Мансура Габитова, пенсионер:
- Ирем кинәт вафат булды. Менә инде бишенче ел ялгыз мин. Балалар, оныклар яныма килеп китәләр анысы, тик бергә яшәмибез шул. Баштарак бик авыр булды. Беркая чыкмадым, аннары: «Тукта, Мансура, болай ярамый, ялгызлыктан авыруга сабышасың!» - дип, үземне кулга алдым. Базарга барып яңа күлмәк алып кидем, җәен...
Мансура Габитова, пенсионер:
- Ирем кинәт вафат булды. Менә инде бишенче ел ялгыз мин. Балалар, оныклар яныма килеп китәләр анысы, тик бергә яшәмибез шул. Баштарак бик авыр булды. Беркая чыкмадым, аннары: «Тукта, Мансура, болай ярамый, ялгызлыктан авыруга сабышасың!» - дип, үземне кулга алдым. Базарга барып яңа күлмәк алып кидем, җәен бакчада тавыклар алып асрыйм, телевизордан төрле сериаллар карыйм, китап укыйм, спектакльләргә йөри башладым. Үземә иптәшләр таптым. Гел елап утырган әби белән күңелсез булган, күрәсең, хәзер балалар да ешрак килә башладылар. Оныклар компьютер бүләк иттеләр. Хәзер аны кулланырга өйрәтәләр. Тиздән ерактагы туганнарым белән интернет аша аралаша башлармын дип торам.
Психолог киңәше
- Күршеләр, туганнарыгыз белән ешрак күрешергә, аралашырга тырышыгыз.
- Күңелегезгә ятышлы нинди дә булса шөгыль табыгыз.
- Иптәшкә йорт хайваны, кош-корт алырга була.
- Концерт театрларга йөрегез.
Ялгыз кешеләрнең иң күбесе Япониядә икән. Биредә аларның тормышын уңайлы итәргә тырышалар. Әйтик, берүзе генә яшәүче кешеләр өчен кибетләрдә яшелчәләрне кечкенә капларда саталар. Алар өчен махсус роботлар да уйлап чыгарганнар. Роботлар хәрәкәтләнә, сине көннәр буе тыңлап утырырга да әзер. Хәтта «ашыгыч ярдәм» хезмәте дә чакырта беләләр. Безнең укучыларыбызга да ярап куяр иде бу робот-иптәшләр...
«Бар дөнья утында яныгыз, ялгызлык утында янмагыз», - дип җырлыйлармы әле? Ялгыз калу чынлап та яман. Кеше күңелендәге бушлык ялгызлыкка китерә, ди психологлар. Хәтта парлы кешеләр дә, тиешле игътибар булмаса, үзләрен ялгыз хис итә. Ялгызлар башкалардан читләшергә, үз эченә бикләнергә мөмкин.
- Мөселман кешесе беркайчан да ялгыз булмый, - ди Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. - Аллаһы ялгыз булмаган кешенең дә иң якын иптәше булырга тиеш, ә берүзе калган кеше намазга басса, дингә килсә, догалар кылса, Аллаһы аның иң якын дустына әйләнәчәк. Дин буенча, балалар әти-әнине хөрмәт итәргә, картаймыш көннәрендә тәрбия күрсәтергә тиешләр. Безнең бәхетебез әти-әнинең изге догасына бәйле. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Әүвәл миңа шөкер кылыгыз, аннары әти-әниегезгә шөкер кылыгыз», - ди. Әти-әнигә хөрмәт күрсәтелмәсә, бер генә изге гамәл дә файда китермәс. Әти-әнигә мөнәсәбәт нинди булса, безнең балалардан үзебезгә карата да шундый караш булыр. Коръәндә шундый сүзләр бар: «Байлык, балалар - сынау». «Балалар - тормышның бизәге» дигәне дә бар. Сабыйлар тормыш бизәгенә әйләнсен өчен, без аларга дөрес, дини тәрбия бирергә тиеш. Аларның киләчәген кайгыртам дип, Аллаһыны онытырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар