16+

Яньчелгән машина – күз көеге

Универсиада вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яньчелгән машиналарга игътибарны көчәйтәчәкләр.

Яньчелгән машина – күз көеге

Универсиада вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яньчелгән машиналарга игътибарны көчәйтәчәкләр.

Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү, машиналарның җәмәгать транспорты һәм Универсиаданың «клиентлар төркеме» генә йөрергә тиешле полосалардан йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен карау өстенә аларга яньчелгән һәм техник төзексезлекләргә ия булган машиналарны күзәтү бурычы да йөкләнә. Россия ЭЭМ Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең бүлек башлыгы Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, элегрәк шәһәр урамнарыннан алгы тәрәзәләре ватык, бамперлары төшкән яки ватылган, багажник ишекләре яньчелгән килеш рәхәтләнеп йөргән машиналарга көн бетәчәк. Күзгә күренеп торган җитешсезлекләре булган машиналар Универсиада көннәрендә күз көеге булырга тиеш түгел икән.
Мондый машина хуҗалары җаваплылыкка тартылачакларын белеп торсыннар. Закон тарафыннан билгеләнгән җавапка тарту төрләренә штраф түләттерү, транспорт чарасының дәүләт номерларын салдыру яки штрафстоянкага озату керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading