16+

“Яралы иптәшемә ярдәмгә ташландым”

Хәрби операциядә катнашучы егетләребез ялга кайтты. Ике атналык ялны якыннары белән үткәрү бәхете тиде аларга. Бу инде фронттан ялга кайтканнарның өченче партиясе. Мобилизациягә эләгеп, махсус операциягә киткән Кама Тамагы районы Келәнче авылы егете Илгиз Мөхәммәтҗанов турында газетабызда язган идек инде.

“Яралы иптәшемә ярдәмгә ташландым”

Хәрби операциядә катнашучы егетләребез ялга кайтты. Ике атналык ялны якыннары белән үткәрү бәхете тиде аларга. Бу инде фронттан ялга кайтканнарның өченче партиясе. Мобилизациягә эләгеп, махсус операциягә киткән Кама Тамагы районы Келәнче авылы егете Илгиз Мөхәммәтҗанов турында газетабызда язган идек инде.

Илгиз Казандагы хәрби өйрәнүләр вакытында Нурисламның «Һәркөнне керәсең төшемә», Фирдүс Тямаевның «Ялгыз торна» җырларын башкарып социаль челәтәрләр аша танылды.

Кечкенәдән үк сәхнәдән төшмәгән егет Донбасста да җырлавын ташламаган. Иң авыр чакларда җырлап җибәрә идем, ди Илгиз. Дөресен әйтим, Казандагы хәрби өйрәнүләр вакытында аралашкан белән чагыштырганда, хәзерге әңгәмәбез нык аерыла. Ерак сәфәргә кузгалганчы, без аның шаярып та, көлешеп тә алдык, Илгиз бертуктамый үзе турында сөйләде. Ә хәзер нык җитдиләнгән ул. 

– Өйгә кайтып та кергән юк әле, кунактан-кунакка йөрибез, – диде ул шатлыгы белән уртаклашып. – Мин мотоукчылар полкында. 27 декабрьдә Казаннан чыгып киткән идек. Донецк җирләренә килеп җиткәч климатка, андагы мохиткә, вазгыятькә ияләшер өчен бер айлап авылда яшәдек. Зарланырлык түгел, бөтен нәрсә дә бар. Исемле посылкалар да килеп җитә иде. Элемтә генә начар анда. Атнасына, яки ике атнага бер әти-әниләргә, йөргән кызым Ландышка шалтыратып хәлләрен белә идем. Аерылышкач, бигрәк тә тансык, якын икән алар. Хатлар да килә безгә. Алар күңелне җылыта, туган ягыбыз турында искә төшереп тора. Ул хатларны үзебез белән йөртәбез. Окопларны, блиндажларны да алар белән бизибез.

Ротация, ягъни хәрби частьләрне алыштыру башлангач Илгизләрне тиздән алгы сызыкка керәчәксез дип әзерли башлыйлар. Февраль башында егетләребез юлга кузгала.
– Алгы сызыкта без ун көн булдык, башны күтәреп булмый, дроннар, снарядлар очып кына тора. Төннәрен аеруча куркыныч, хезмәттәш егет белән бер-беребезне саклап йоклый идек. Әле дә колагымда снарядлар шартлау тавышы ишетелеп тора. Украина ягында шул ук гади, мобилизацияләнгән солдатлар, алар да Россиягә каршы сугышырга теләми. Окоп эчендә, блиндажда качып яталар, безнең якка ату тавышын чыгару өчен ут ачалар, – дип сөйли егет. 
Илгизгә Казандагы өйрәнүләрдә алган бар күнекмәсен эшкә җигәргә туры килгән.

– Бермәлне безнең позицияләргә Украина солдатлары гранотометтан ата башлады, янәшәмдәге бер егеткә снаряд кыйпылчыклары эләкте. Уйлап торырга вакыт булмады, тиз арада ярдәм итәргә кирәк иде. Жгут салдым, укол кададым. Яраларын бәйләдем. Беребездә дә курку юк, ут астында бары бер уй – бөтен егетләр дә исән-саумы? Анда бердәмлек хисе бик көчле, – ди Илгиз. 

Алгы сызыктан чыкканнан соң егетләр ике атна якындагы бер авылда ял иткән. Роталарында пешекчеләре дә бар икән, кайнар ризыктан өзелмәгәннәр. Авылларда кибетләр дә бар, шунда яшәүчеләр дә хәрбиләребезне җылы каршы алган, без сезне ничә ел көттек, дип елаган олы яшьтәге җирле халык. 

– Җиңү безнең якта булачак, башкача булырга да тиеш түгел. Күпме егетләребез безнең тынычлык өчен башын салды, – ди Илгиз моңсуланып.
Сүз уңаеннан, кайткач авыл халкы белән очрашкан ул. Шунда җырчы егетебез сөйгәне Ландыш белән «Казан егетләре» һәм Зәринә Хәсәншина репертуарыннан «Ак чәчәкләр» җырын башкарган. Ул видео да интернет челтәрендә таралып өлгерде инде. 

“Яшәү” дигән татлы сүзгә сыйган
Сер ачкычы кайда, кем белә?
Таң күгеннән гүя безнең гомер
Чык тамчысы булып түгелә.

Илгиз-Ландыш башкаруындагы җыр аерым бер мәгьнәгә ия, дип әйтимме соң. Күңеле ак-пакь булган, башкаларга да шуны тараткан кешеләр турында ул. 

Гомер таҗын өзә ачы җилләр,
Җаннар елый, шулчак нишләргә?
...Ак чәчәкләр йолдыз булып яна
Өмет нуры сүнгән кичләрдә. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading