16+

Ярминкәгә Тарн-Варн фермерлары да килгән иде

Вахитов районының Чехов базары янәшәсендәге Груздев урамындагы 5нче йорт каршындагы мәйданда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә үткән шимбәдә Чулман аръягы муниципаль районнары фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте.

Ярминкәгә Тарн-Варн фермерлары да килгән иде

Вахитов районының Чехов базары янәшәсендәге Груздев урамындагы 5нче йорт каршындагы мәйданда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә үткән шимбәдә Чулман аръягы муниципаль районнары фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте.

Алексеевск районыннан килгән Александр Калинин мактый-мактый бал сата.
- Әтием Геннадий инде утыз еллап умартачылык белән шөгельләнә, соңгы җиде елда үзем дә булышам. Балның килограммын 250- 260 сумнан сатабыз. "Казан ярминкәсе" мәйданында узучы Россиякүләм умартачылар ярминкәләрендә дә катнашабыз. Республикада балны тапшыру урыны булсын иде,- ди яшь егет, өлкәннәрчә фикер йөртеп.

Буа шикәр заводының автокибете яныннан да кеше өзелми. Лилия Айзатуллина эреле-ваклы капчыкларны "очырта" гына. Буа шикәр комының килограммы - 45 сум.

- 1996 елдан терлекчелек эшенә керештек, ел саен 50-60 үгез алып үстерәбез. Ярминкәләргә һич иренмичә киләбез, юлга бензин өчен акчаны дәүләт бирә,- диделәр Аксубай районының Кыязлы авылыннан Әлфирә белән Рәис Шакировлар. Нурлат районының Төрнәле авылыннан Сергей Питуганов та: "Шәхси хуҗалыкта ел саен 25 үгез үстерәбез, алты сыер тотабыз",-ди. Сыер итенең килограммы 280-300 сумнан тәкъдим ителә. "Рацин-Шәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять сөтнең литрын 28 сумнан сата. Озын чиратка баскан әби-апалар: "Авыл сөте куе да, тәмле дә!"- дип, сатучы урынына үзләре мактап мәш киләләр.



Чираттагы чатырда сату итүчеләрнең кайдан булуларын сорадым.
- Тарн-Варннан.
- Каян-каян? Карлово-Варыдан?

Нурлат төбәгендә Тарн-Варн атамалы авыл, ә Нурлат шәһәренең үзендә шул исемдәге урам бар икән.



- Кайбер кешеләр: "Ял итәргә кая бардыгыз?", - дип сораганда, Тарн-Варнга бардык, Карлово-Вары кырыенда инде шунда, дип шаяртабыз. Ышаналар,- дип көлештеләр ирле-хатынлы Татьяна белән Александр Алексеевлар.

- Җәйге чорда 20-25 дуңгыз үстерәбез. Килограммын 240-250 сумнан сатабыз. Ярминкәләр оештырылуы бик әйбәт, балалар укый, аларга булышабыз, - диделәр Алексеевлар.

Чулман (Кама) аръягындагы районнар фермерларының күбесе Казандагы ярминкәгә төнге икедән үк юлга кузгала икән. Ару-талуларын сиздермичә, елмаеп сәүдә итәләр. Бәяләр дә 25 процентка арзан: бәрәңге - 12, кишер - 15, кәбестә - 12, суган 20 сум. Авыл хезмәтчәннәренә, агропредприятиеләргә рәхмәтнең иң зурысы. Казанда ярминкәләр май аена кадәр барачак.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading