16+

«Яшәгән саен, яратуыбыз көчәя генә»

Автор фотосы 25 ел бергә гомер кичереп, биш бала үстерүче Миләүшә белән Фәнил Зәйнуллиннар әйтте миңа бу сүзләрне. Боларның сүз булсын дип әйтелгән ниндидер купшы сүзләр түгеллеген аларның гаиләсе белән танышырга баргач инандым мин. Карап торышка алар абыйлы-сеңелле кебек, бер-берсенә бик охшаганнар. Чит кешеләр дә ирле-хатынлыны абыйлы-сеңелле дип уйлый икән....

«Яшәгән саен, яратуыбыз көчәя генә»

Автор фотосы 25 ел бергә гомер кичереп, биш бала үстерүче Миләүшә белән Фәнил Зәйнуллиннар әйтте миңа бу сүзләрне. Боларның сүз булсын дип әйтелгән ниндидер купшы сүзләр түгеллеген аларның гаиләсе белән танышырга баргач инандым мин. Карап торышка алар абыйлы-сеңелле кебек, бер-берсенә бик охшаганнар. Чит кешеләр дә ирле-хатынлыны абыйлы-сеңелле дип уйлый икән....

Автор фотосы

25 ел бергә гомер кичереп, биш бала үстерүче Миләүшә белән Фәнил Зәйнуллиннар әйтте миңа бу сүзләрне. Боларның сүз булсын дип әйтелгән ниндидер купшы сүзләр түгеллеген аларның гаиләсе белән танышырга баргач инандым мин.

Карап торышка алар абыйлы-сеңелле кебек, бер-берсенә бик охшаганнар. Чит кешеләр дә ирле-хатынлыны абыйлы-сеңелле дип уйлый икән. Һөнәрләре буенча да «игезәк»ләр. Миләүшә ханым трамвай йөртсә, тормыш иптәше Фәнил инкассация машинасында эшли. Танышып китүләре дә шул һөнәрләре аркасында булган.
- Элек Горький паркы тирәсендә трамвайлар борылыш ясап китәләр иде. Ә мин шул тирәдәге 2 нче инфекцияле авырулар хастаханәсендә машина йөртүче булып эшләдем. Миләүшәне гел күзәтеп йөри торгач, бер көнне янына килеп, эш сәгатенең кайчан бетәсен сорадым. Эштән соң озата кайттым, шуннан соң ике ай да узмады, өйләнешеп куйдык. Башта бер кечкенә генә бүлмәдә яшәдек. Аны бүлмә дип тә әйтеп булмый. Бер карават, аңа терәтеп үк куелган өстәл һәм карават башында суыткыч - борылыр урын да юк. Санап киткәнем дә шул бөтен булган байлыгыбыз иде. 1990да Эльвирабыз туды, ике елдан Алсуны алып кайттык. 1998дә - Алия, 2002дә - Лилия, 2004тә, ниһаять, улыбыз Марат туды, - Фәнил әфәнде балаларының туган елларын ялгышмыйм дип уйлана-уйлана санады. - Сырхауханәгә барган саен төртелми калмыйм, башлар әйләнеп бетә - бишәү бит алар безнең, - дип горурланып өстәп куйды.
Гаилә ишәйгәч, кырык квадрат метрлы фатирда яши башлыйлар. Горький паркы тирәсендә кунакханә комплексын төзи башлагач, аларның йортларын сүтәләр, ә күп балалы гаиләгә биш бүлмәле фатир ачкычын тапшыралар. Хәзер алар шунда яшәп ята. Мин аларда булганда ике олы кызлары эштән кайтып керде. Уку белән эшне бергә алып баралар икән. Кечкенәләре исә авылда әбиләре янында ял итә иде. Быел беренче тапкыр гаилә белән ял итәргә Сочига барганнар.
- Балалар үсте хәзер, үзебез өчен дә яши башладык. Биш бала үстерү авырдыр, диләр. Бернинди авырлыгын күрмәдек дияргә була. Олылары кечкенәләрен үстереште. Балалар яхшы укыды, тәртипле булдылар. Бергә яши башлаганда бернәрсәбез дә юк иде. Барысын да булдырдык, тырыштык. Хәзер икенче баланы алып кайтырга да авырсыналар. Ә без аларның берсен дә уйламадык, тәвәккәлләдек. Аның каравы хәзер балаларга карап сөенеп туймыйбыз.
Моннан ике ел элек Миләүшә ханым «Хатын-кыз - ана» номинациясендә «Ел хатын-кызы» исеменә дә лаек булган.
- Әни кеше, балалар, ир бар, вакыт юк дип, үзе турында онытмаска тиеш. Ул бит иң беренче хатын-кыз. Ә хатын-кыз һәрвакыт чибәр булырга тиеш. Мин эшкә һәрвакыт чәчләремә прическа ясап, бизәнеп-ясанып йөрим. Ничек өлгерәсең дип сорыйлар. Эшкә иртәнге дүрттә чыгып китәргә кирәк икән, өченче яртыда ук торып утырам, йокым калса кала, әмма өйдән матур итеп чыгып китәм. Андый хатын-кызны ире дә, балалар да ярата, - ди Миләүшә ханым.
Яратмаса, тормыш иптәше һәр көнне иртәнге дүрттә үк машина белән эшенә озатып куймас иде. Чәйне хатыным кайткач кына эчәм дип аны көтеп торыр идемени? Үзләре дә әнә, «яшәгән саен, яратуыбыз көчәя генә» дип әйтеп торалар бит.
Редакциядән. Зәйнуллиннар кичә, Татарстанның иң яхшы гаиләләренең берсе буларак, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Чара Президент сараенда узды. Анда барлыгы 54 гаилә чакырылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading