16+

Яшәргә, эшләргә яки укырга килүчеләргә Татарстанның капкалары ачык

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, 18 декабрь-Халыкара мигрантлар көне буларак билгеләп үтелә. Төрле илләрдә 232 миллион мигрант яши. Мисал өчен: АКШта- 45 миллион 800 мең, Россиядә- 11 миллион, Германиядә-9 миллион 800 мең. СССР таркалганнан соң, Россиядән 57 мең кеше АКШка даими яшәргә күченеп киткән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 18 декабрьдә Халыкара мигрантлар көненә багышлап матбугат конференциясе үткәрелде. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова таныштырганча, республика 2018 елда 2 737 мигрантка, ә 2019 елда 4 440 мигрантка арткан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мигрантлар эшләре идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның 11 аенда Татарстанда 177,5 мең чит ил гражданы теркәлгән. Болар: даими яшәргә, вакытлыча эшләргә, укырга һәм туристлык максатларында килгән кешеләр.

 — Үзбәкстан белән Татарстан хөкүмәтләре арасында хезмәт мигрантлары алмашу турында килешү бар. Үзбәкстан гражданнары Казандагы, Түбән Камадагы һәм Әлмәттәге предприятиеләрдә эшлиләр, - диде Эльмира Зарипова.
 Даими яшәргә күченеп кайтучы ватандашларга ярдәм буенча дәүләт программасы гамәлдә.
— Хезмәт министрлыгына 2018 елдан 2020 елның 15 декабренә кадәр ватандашлардан 1518 гариза керде. Быел 384 гаиләгә, ягъни, 813 кешегә дәүләт программасы нигезендә ярдәм күрсәтеллде. Татарстанга даими яшәргә күченеп кайтучыларның 23 проценты татарлар, - диде министр Эльмира Зарипова.
Казанда 1999 елда оештырылган “Яңа гасыр” (“Новый век”) автоном коммерциячел булмаган хәйрия фонды эшли.

 —Без мигрантлар белән эшләүдә бай тәҗрибә тупладык. “Хезмәт мигрантларының социаль яраклашуы һәм җәмгыятьтә үз урынын табуы буенча секторара ресурс үзәге” проектын гамәлгә куйдык. Семинарлар оештырып, Россиянең башка төбәкләренә тәҗрибәбез белән уртаклашабыз,-диде “Яңа гасыр”автоном коммерциячел булмаган хәйрия фондының генераль директоры Лилия Таишева.
 Фонд кәрәзле телефоннар өчен M-Help социаль кушымтасы булдырган. Мигрантлар әлеге чыганактан юридик һәм файдалы мәгълүмат ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading