16+

Язны апрель алып килсә генә инде

Көннәр кайчан җылыта икән инде? Әллә яз, чыннан да, килмиме быел? Бу соңгы вакытта халык арасында иң популяр сораудыр, мөгаен. Нәүрүз, Май чабу кебек кыш озату бәйрәмнәрен дә бик тырышып үткәрдек инде югыйсә. Әмма календарьда язның беренче ае инде тәмамланып килсә дә, урамда кыш әле: бөтен җиһан ап-ак карга күмелгән,...

Синоптиклар да, бүген-иртәгә җылытачак, дип сөендерергә ашыкмый. Яз дилбегәне үз кулына апрельнең беренче яртысында алырга тиеш.
Бүген исә республикада аязучан болытлы һава саклана, кар яварга тиеш. Температура 1-6 градус салкын. Иртәгә дә көннәр җылытмый: 29 мартта төнлә 11-16 градуска кадәр салкынайтачак, болытлы һава, явым-төшемнәр дә булырга мөмкин. Ә көндез бераз җылырак булачак - 0, -5 градус, дип хәбәр итә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Табигатьтә начар һава торышы юк дигәндәй, урамда кыш икән, аның кадерен белеп калырга кирәк. Бу бит әле рәхәтләнеп чана-чаңгы шуарга, кар атышып уйнап алырга, табигатьтәге аклыкка-пакьлеккә һәм матурлыкка хозурланып калырга да була дигән сүз. Ә яз барыбер килер ул, вакыты җиткәч...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading