16+

Язның яме чәчәк белән

Җиләс һәм юеш һаваны кыл урталай ярып, яз, чәчәк исе борынны кытыклый. Чәчәкнең дә ниндие бит әле! Язның тәүге горурлыгы - лалә!!! Халыкара хатын-кызлар көнендә әлеге нәзакәтле, ягымлы (белмим, нигәдер миңа алар нәкъ менә шулай күренә) табигать бүләге аеруча популяр. Менә без дә Әтнәгә барып, яз билгесе булып саналган лалә...

Язның яме чәчәк белән

Җиләс һәм юеш һаваны кыл урталай ярып, яз, чәчәк исе борынны кытыклый. Чәчәкнең дә ниндие бит әле! Язның тәүге горурлыгы - лалә!!! Халыкара хатын-кызлар көнендә әлеге нәзакәтле, ягымлы (белмим, нигәдер миңа алар нәкъ менә шулай күренә) табигать бүләге аеруча популяр. Менә без дә Әтнәгә барып, яз билгесе булып саналган лалә...

Әлеге гүзәллектән чыннан да күзләр камаша. Якының лалә бәйләме күтәреп кайтса да, йөзгә елмаю йөгерә, күңел бәйрәм итә. Ә монда 15 мең төп лалә үсеп утырсын әле! Соры, ялыктыргыч көннәрдән туеп, якты кояш, яз көтү халәтеннән шашар дәрәҗәгә җиткән күңелгә ни кирәк тагын! Ак, шәмәхә, куе сары, кып-кызыл, алсу, сап-сары, тагын әллә нинди төсләр катнашмасы әсирлегенә эләгеп, шулар эченә кереп югаласы, бу матурлыкның бер генә тамчысын да әрәм итмичә, бик озаклап күңелдә саклыйсы килә.

Минем - хисләрдән, ә Айгөл һәм Искәндәр Галиевлар гаиләсенең эштән башлары әйләнгән чак. Февраль ае алар өчен чып‑чын урак өсте. Бер генә көн дә соңармыйча, бөреләнгән чәчәкләрне җыеп, бәйрәмнәргә кадәр урнаштырасы бар. Без дә эшнең иң кызган вакытына туры килдек.

- Бер мең лаләне Гашыйклар көненә алып киттеләр. Калганнарын 8 мартка әзерлибез менә, - ди Айгөл, «лалә кыры»ндагы эшеннән бүленмичә генә. Шундук эш тәртибе белән дә таныштыра башлый. - Суганчаларга җәй көне Голландиядән заказ бирәбез. Аларны көз көне кайтаралар. Шуннан соң һәрберсен берәмтекләп чистартып, октябрь ахыры-ноябрь башында тартмаларга утыртабыз. Алар бер‑ике атнадан тамыр җибәрә. Бәйрәмнәргә өлгертер өчен, гыйнвар урталарында теплицага җылы җибәрәбез. Бер‑ике атнадан бөреләнгән чәчәкләргә төс керә.

- Айгөл, теплицагызда ничә төрле лалә үсә? Халык аеруча кайсы төсләрне, сортларны яратып ала?
- Лаләгә ихтыяҗ бик зур. Алдагы елларда базарга чыгып сатсак яки чәчәк кибетләренә куйсак, быел Казаннан күпләп алып китәләр. Стронг Голд, Dick pashier, Rosalie, Dynasty, Fabio, Parad һ.б. төрләрне утыртабыз. Ә куе сары һәм кызыл төстәге Ad rem дигән сорт аеруча популяр.

- Теплица шартларында үсә торган матур чәчәк таләпчәнме соң? Хезмәтегез үзен аклыймы?
- Лалә чәчәкләрен беренче тапкыр моннан сигез ел элек утырткан идек. 1,5 мең төп белән башланган эшебезнең күләмен арттырып, бүгенгесе көнгә 15 меңгә җиткердек. Киләсе елга, Аллаһы боерса, тагын да киңрәк җәелергә дигән ниятебез бар. Табышы юк дип әйтмим. Бар, әмма чыгымы да, үз көчебез дә шактый керә. Суганчаларны еврода сатып алабыз, шунлыктан бәяләре шактый кыйммәтләнде. Эш тәртибен дә белергә, һәрнәрсәне вакытында эшләргә кирәк. Температура шартлары да төгәл үтәлергә тиеш. Артык җылы булса, лаләләр тиз арада чәчәк атып бетә. Кирәгеннән артык суык һава да ярамый. Үзең дә аңлагансыңдыр, эшнең иң күп чоры февральгә туры килә. Чәчәкләрне җыеп, бер төрдә булган 20 данә лаләдән «техник бәйләм» ясыйбыз. Әле менә ярдәм итешергә әнием Әминә дә килде. Үзем дә вакытлыча ялга чыктым (Айгөл терапевт булып эшли. Тормыш иптәше Искәндәр дә Әтнә район хастаханәсендә бик абруйлы табиб. - З.С.). Өзелгән чәчәкләрне 1‑3 градус температурада бер ай сакларга мөмкин. Гомер озынлыгы ике‑өч айга кадәр дә сузыла ала, диләр. Әмма безнең бер айдан артык саклаганыбыз юк.


Сүзен-сүзгә

Чәчәк кибете хезмәткәре Людмила:
- Казанның чәчәк сату кибетләрендә лаләләр ел дәвамында бар. Аның бер данәсе 80 сум тора. Бәйрәм көннәрендә бәяләре күтәрелер дип уйлыйбыз, чөнки сорау арта. Күпчелек ир-егетләребез хатын-кызларга нәкъ менә шушы чәчәкләрне бүләк итә. Икенче урында - розалар. Быел без Голландия лаләләрен түгел, ә үзебезнең җирлектә үскәннәрен саттык.



Вазадагы лалә чәчәгенең гомерен озайту буенча берничә киңәш

  • Киселгән чәчәк ботакларын суга утыртыр алдыннан тагын бер тапкыр үткен пычак белән кисеп куярга кирәк. Бу чәчәкләрне черүдән саклый.
  • Лалә җылылык яратмый. Шуңа күрә аны кояш нурлары туры төшеп торган, үтәли җил йөргән урынга куймаска киңәш ителә.
  • Язның беренче чәчәгенең суын көн саен алыштырып тору мәҗбүри. Вазага берничә боз кисәге һәм бер аспирин төймәсе салып кую да файдага гына. Болардан тыш, яраткан чәчәкләрегезнең гомерен озынайтырга теләсәгез, суга махсус препаратлар да (мәсәлән, «Бутон» яки «Флора») кушарга була.
  • Лаләләр «күрше»лә­ренә дә бик таләпчән. Ничек кенә матур күренмәсен, алар белән бер вазага роза, энҗечәчәк, мәк, лилия, нәркиз, канәфер яки орхидея чәчәкләрен утыртырга киңәш ителми.
  • Әлеге чәчәкләр баллы ярата. Шуңа күрә аларны 3% лы махсус шикәр белән тукландырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading