16+

Актаныш районыннан Ринат Ямиев айпад отты

«ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында уздырыла торган "Язылучыга Ipad" конкурсына нәтиҗәләр ясады. Төп приз - Айпадны Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев ала. Ул 5450 сумлык газета-журналларга язылган. Өч цифралы фотоаппарат Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхулова (4128 сумлык язылган) һәм Илдус Гыйләҗев (3114 сумлык),...

«ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында уздырыла торган "Язылучыга Ipad" конкурсына нәтиҗәләр ясады.

Төп приз - Айпадны Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев ала. Ул 5450 сумлык газета-журналларга язылган.
Өч цифралы фотоаппарат Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхулова (4128 сумлык язылган) һәм Илдус Гыйләҗев (3114 сумлык), Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салиховка (2891 сумлык подписка) китә.

Беренчеләрдән булып "ТАТМЕДИА" басмаларына язылу квитанцияләрен җибәргән тагын 50 катнашучы кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнә.
Шуны да әйтергә кирәк, узганы белән чагыштырганда, бу бәйгедә катнашучылар ике тапкыр артыграк. География дә, Татарстан чикләреннән узып, башка төбәкләргә дә чыккан.

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә катнашучы өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте басмаларына ярты елга язылырга кирәк.

Фото: tatmedia.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading