16+

«Ышану яхшы, әмма тикшереп торуың хәерле»

Казанда быел күпфатирлы 202 торак йортка капиталь ремонт ясалачак. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, февральдә 141 йортта эшләр башланган инде.

«Ышану яхшы, әмма тикшереп торуың хәерле»

Казанда быел күпфатирлы 202 торак йортка капиталь ремонт ясалачак. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, февральдә 141 йортта эшләр башланган инде.


Пушкин ур., 58, Дзержинский ур., 27 һәм Театр ур.,5 адресы буенча урнашкан мәдәни мирас биналары да яңартылачак. 76 йортта 265 лифт яңага алмаштырылачак. Алар инвалидларның һәм хәрәкәтләнү кыенлыгы булган гражданнарның мәнфәгатьләрен уйлап эшләнә. Мондый лифтларга көзге, тоткыч, сөйләшү һәм хәбәр бирү, Брайль азбукасы төймәләре, ишекләрне ябучы фотобарьер, кайсы катта булуны аваз белән хәбәр итүче җиһаз-аппаратуралар куелган. Узган ел алмаштырылган 283 лифтның 170е нәкъ шундый.
«Торак-коммуналь» хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» турындагы 185 нче федераль закон кысаларында, Казанда 2008-2011 елларда гына да 1185 торак йорт капиталь төзекләндерелде, төрле чыганаклардан 7 миллиард сум акча тотылды. Быел башкалада капиталь ремонт эшләренә Федераль фондтан - 556,8; Татарстан бюджетыннан - 119,2; шәһәр бюджетыннан 290,9 һәм торак милекчеләре түләүләреннән 344,4 миллион сум юнәлтеләчәк. Программа кысаларында 73 йортның түбәсе капиталь төзекләндереләчәк, ә программага кермәгән йортларда әлеге эшләр агымдагы төзекләндерү исемлегендә башкарылачак. Казанда капиталь ремонт эшләренә сыналган һәм инде тәҗрибәсе булган 30 подрядчы оешма сайлап алынган.
Мэр Илсур Метшин Гвардия урамындагы 5 нче йортка үткәрелүче капиталь ремонт эшләре белән шәхсән танышты. Бу йорт 1973 елны сафка баскан, ләкин төзекләндерү күрмәгән. Эшләрне «Крейт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара. «Подрядчы узган елларда үзен уңай яктан күрсәтте. Ышану яхшы, әмма тикшереп торуың хәерле», - диде мэр, әлеге йортта яшәүчеләр белән сөйләшкәндә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading