16+

«Әйләнеп киләм...»

17 ноябрьдә «Казан» Халыкара аэропортында һәлакәткә очраган «Боинг-737» пилотының соңгы сүзләре билгеле булды. Россия Тикшерү комитеты сайтында белдерелгәнчә, пилот һава хәрәкәте белән идарә итү пункты диспетчерларыннан, 500 метрга кадәр күтәрелергә һәм аэропортка төшү өчен әйләнеп килергә, дигән команда алгач, ул: «Әйләнеп киләм», - дигән. Россия Тикшерү комитеты хәбәрендә хәзер күзәтү...

17 ноябрьдә «Казан» Халыкара аэропортында һәлакәткә очраган «Боинг-737» пилотының соңгы сүзләре билгеле булды. Россия Тикшерү комитеты сайтында белдерелгәнчә, пилот һава хәрәкәте белән идарә итү пункты диспетчерларыннан, 500 метрга кадәр күтәрелергә һәм аэропортка төшү өчен әйләнеп килергә, дигән команда алгач, ул: «Әйләнеп киләм», - дигән. Россия Тикшерү комитеты хәбәрендә хәзер күзәтү камералары язмалары һәм һава хәрәкәте белән идарә итү пункты белән экипаж арасындагы сөйләшүләр өйрәнелә диелгән.
* * *
«Боинг» фаҗигасендә һәлак булган дүрт кешенең гәүдә өлешләре идентификацияләнгән.
* * *
«Боинг»тагы кара тартманың икенче кассетасы табылган. Аны һәлакәт булган урыннан җыеп алынган лайнер кисәкләре арасыннан алганнар.
* * *
Россия Генераль прокуратурасы Казанда, «Боинг» һәлакәте белән бәйле рәвештә, очышларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә закон үтәлеше буенча планнан тыш тикшерүләр оештыра. Аның нәтиҗәләре буенча гаепле затларны җавапка тарту чаралары кабул итү мәсьәләсе каралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading