Авылда өч яңа йорт салынды. Белгәнебезчә, ул тораклар җимерек йортларда яшәүчеләрне фатир белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә төзелгәннәр иде. Ике фатирлы шул йортларның берсеннән безгә дә фатирлар бирделәр. Берсендә Шалкановлар гаиләсе яши, икенчесендә без - Сөләймановлар гаиләсе гомер итәбез. Әмма Шалкановлар күптән йортта теркәлсәләр дә, без пропискага кергәндә,...
Авылда өч яңа йорт салынды. Белгәнебезчә, ул тораклар җимерек йортларда яшәүчеләрне фатир белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә төзелгәннәр иде. Ике фатирлы шул йортларның берсеннән безгә дә фатирлар бирделәр. Берсендә Шалкановлар гаиләсе яши, икенчесендә без - Сөләймановлар гаиләсе гомер итәбез. Әмма Шалкановлар күптән йортта теркәлсәләр дә, без пропискага кергәндә, кыенлыклар килеп туды. Йортны да үз исемебезгә рәсмиләштерә алмыйбыз. Торак документларын бирмиләр. Безнең хәтта торак-коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазе дә башка кеше исеменә килә. Бу мәсьәләдә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.
Сөләймановлар гаиләсе, Теләче районы, Лесной бистәсе.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин:
- Тузган йортлардан яңа торакка күчү программасы түбәндәгечә башкарыла: әгәр торакка мохтаҗ кешенең тузган торагы хосусый милке булып санала икән, ул аны, федераль закон нигезендә, бер квадрат метрын 11 мең 22 сумнан башкарма комитет, җирле үзидарә карамагына «сатарга» тиеш. Бу хакта килешү төзелә. Сатып алучы як исә бу йортны җимереп, аның урынына яңа объект салырга йә башка максатларда файдаланырга хаклы. Сатудан кергән акчаны исә кеше торак алыр өчен ачылган исәп счетына күчерә. Ул булачак торак бәясенең пай кертеме буларак файдаланылачак. Аннары социаль ипотека программасындагы кебек, елына 7 процент белән, фатирның калган суммасын түләп бетерергә кирәк булачак. Йорттагы һәр фатирны төрле программа белән файдаланучыга тапшырырга була. Шуңа да Сөләймановлар, Шалкановлар гаиләсе очрагында аңлашырга кирәк. Алар нинди программа буенча тапшырылган фатирларда яши икән? Моның өчен район башкарма комитетына гариза язарга, ә район, үз чиратында, Дәүләт торак фондына хат юлларга тиеш.
Теләче муниципаль районы башлыгы аппарат җитәкчесе Илдар Мубинов исә бу проблеманы хәл итәргә вәгъдә итте.
- Сөләймановлар гаиләсен кабул итәргә әзербез, юристлар ярдәмендә, аларның мәсьәләсен хәл итәргә тырышачакбыз. Кирәкле хатны да Дәүләт торак фондына юллаячакбыз, бу аңлашылмаучанлык киләчәктә хәл ителәчәк, - диде ул «ШК»га җавабында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар