16+

Йөрәктәге киртәләрне сындырдылар

Дөньяга елмаеп карарга кирәк, ул чакта дөнья да сиңа елмаеп җавап бирәчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында беренче тапкыр үткәрелгән «Татарстан энҗесе» республика бәйгесенә килгән 29 яшьлек Казан кызы Таисия Козьякованың дөньяга карашына, фикер йөртешенә минем исем китте. Сау-сәламәт кешеләр кирәксә-кирәкмәсә дөнья мәшәкатьләренә һәм башкасына зарланганда, инвалид кызның тулы канлы тормыш алып баруына чын-чынлап сокландым мин.

Дөньяга елмаеп карарга кирәк, ул чакта дөнья да сиңа елмаеп җавап бирәчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында беренче тапкыр үткәрелгән «Татарстан энҗесе» республика бәйгесенә килгән 29 яшьлек Казан кызы Таисия Козьякованың дөньяга карашына, фикер йөртешенә минем исем китте. Сау-сәламәт кешеләр кирәксә-кирәкмәсә дөнья мәшәкатьләренә һәм башкасына зарланганда, инвалид кызның тулы канлы тормыш алып баруына чын-чынлап сокландым мин.

- Мактана дип әйтмәгез, мин химия-технология институтын кызыл дипломга тәмамладым, бүгенге көндә бухгалтер булып эшлим. Саннар мине ярата, мин - саннарны, - дип көлә Таисия. - Эшемнән тәм табып, рәхәтләнеп эшлим. Әлбәттә, эш урынына барып түгел, өйдән торып. Хәзер бит интернет, компьютер заманасы, өйдән чыгып та торасы юк.

Кыз нинди генә эш белән шөгыльләнми: бәйли, рәсемнәр ясый, сәяхәт итәргә ярата.

- Сәяхәт итү, чит илләрне күрү - минем нечкә урыным, - дип көлә кыз. - Мин Парижны да күрдем, Грециядә һәм башка бик күп илләрдә дә булдым. Аңа да карамастан, минем өчен Казаннан да якынрак җир юк бу дөньяда.

Таисия - бәйге башланыр алдыннан сөйләшкән беренче кешем. Әле аның «Татарстан энҗесе»ндә җиңүче буласын белмим, чөнки бәйгегә килүчеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, инвалид коляскасында утыруларына карамастан, югары уку йорты тәмамлаган, кайсы кая эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче затлар - чыннан да, аларга карап сокланмаслык та түгел шул.

Әлмәт шәһәреннән килгән Лилия Заһретдинованы гына алыйк. ТИСБИнең чит телләр факультетын тәмамлаган. Немец, инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Гарәп телен тирәнтен өйрәнергә хыяллана. Тәрҗемәче булып эшли. Крючок белән нинди генә матур кофталар, күлмәкләр һәм шәлләр бәйләми ул. Аның иҗат җимешләрен «Ильдан-Лик» мода театры кызлары киеп, бәйгегә килгән халык хозурына тәкъдим дә итте.

Әлки районының Әхмәт авылыннан килгән Гөлназ Вәлиуллина да югары уку йорты тәмамлаган. Бухгалтер булып эшли.

- Безгә кызганып карарга кирәкми, без - көчле кешеләр, тормыш авырлыкларына бирешмибез, - диде кыз.

Чыннан да шулай, төшенкелеккә бирешмичә гел башын горур чөеп йөрүче Балтач районыннан Алсу Шәһмөхәммәтованы аласыңмы, коляскада утыруына карамастан, күтәренке күңелле, диджей булып эшләүче Казаннан Елена Штягинанымы, Буадан ике шигырьләр җыентыгы авторы (өченчесе табадан төшәргә тора), «Ярдәм» волонтерлар оешмасы активисты Лилия Сәләхетдинованы аласыңмы, әллә дүрт китап авторы, шагыйрә, шашка буенча республика чемпионы Чулпан Габдулганиеваны, бала чактан коляскада утырырга мәҗбүр булган Әлмәт кызы Анастасия Козинаны әйтәсеңме - барысы да сокланырлык, аларга карап, менә болай итеп тә яшәп була бит, дип үрнәк һәм гыйбрәт алырлык шәхесләр.

Соңгысы - Анастасия бәйгегә ире Владислав белән килгән иде. Озын буйлы, чибәр йөз-кыяфәтле ир Анастасия янында йөгереп кенә йөри, кыз да бәхетле - күзләре яна. Бер-берләрен яратулары әллә кайдан күренеп тора. Алар моннан сигез ел элек танышкан, озак кына очрашып йөргәннән соң, дүрт ел элек гаилә корып җибәргәннәр. Владислав хатынын бик яратуы һәм аның белән горурлануы турында әйтте. Анастасиянең үз куллары белән эшләгән оригами һәм йомшак уенчыклардан ясалган матур букетларын күрсәткәндә күзләрендәге очкыннарны күрсәгез! Бәйгедә дә гашыйклар бергә вальс биеде.

- Татарстанда төрледән-төрле чаралар уздырылып тора, ләкин мондый үзенчәлекле чараның оештырылганы юк иде әле - бу тарихка кереп калырдай вакыйга. Бирегә җыелган көчле рухлы гүзәл затларыбыз үзләренең язмышларына буйсынмыйча, сәламәт кешеләргә дәрес, гыйбрәт бирерлек итеп яшәп ятулары белән сокландыра, сәламәтлек чикле булу, мөмкинлекләр дә чикле дигән сүз түгеллен исбатлый, - диде Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова.

Жюри әгъзаләренә җиңүчене билгеләү бер дә җиңел булмады - кызларның барысына да беренче урын бирерлек иде. Беренче урынны иң беренче әңгәмәдәшем - Казан кызы Таисия Козьякова алды. Икенче урынга - Лилия Лотфурахманова, өченче урынга Венера Новичкова лаек дип табылды. Гомумән, «Татарстан энҗесе» бәйгесендә берәү дә игътибарсыз калмады. Жюри кызларны «Иң нәзакәтле», «Иң максатчан», «Иң романтик» һәм башка номинацияләрдә бүләкләде.

- Бу бәйге мине тетрәндерде, дулкынландырды һәм таң калдырды. Без бүген җәмгыятьтә киртәләрсез мохит тудыру турында сөйлибез, ә бу очрашу безнең йөрәкләрдәге киртәләрне алып ташлады, - диде жюри рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Бәйге азагында катнашучылар өчен дә, килгән тамашачы өчен дә күңелле сюрприз әзерләнгән иде - биредәгеләрнең барысы да истәлекле вакыйга шаһиты булды. Яшел Үзән кызы Алеся Лежнинаның Алексей Ларин белән никахларын теркәделәр. Кыз Алексей белән Казанга физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган бер семинарга баргач таныша. Әлеге танышу күрешүләргә, күрешүләр әкеренләп мәхәббәткә әверелә. Яшь парларга никахлашу таныклыгын Казанның ЗАГС идарәсе хезмәткәре Юлия Данилова тапшырды. Кәләш ахырдан туй чәчәкләре букетын бәйгедә бергә катнашкан, инде дуслашырга өлгергән кызлар өстенә ыргытты - чәчәкләр Буа кызы Ләйсән Зәләлиева кулларына килеп төште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading