16+

Юлларда да мошенниклар эзәрлекли. Аларның иң популяр ысуллары нинди?

Мошенниклар – ялкаулар рәтенә керми торган “һөнәр ияләре”. Алар хәтта юлларда да эшли.  Юл автоподставасы – Россиядәге мошенниклыкның иң киң таралган төрләренең берсе.

Юлларда да мошенниклар эзәрлекли. Аларның иң популяр ысуллары нинди?

Мошенниклар – ялкаулар рәтенә керми торган “һөнәр ияләре”. Алар хәтта юлларда да эшли.  Юл автоподставасы – Россиядәге мошенниклыкның иң киң таралган төрләренең берсе.

Ул корбаннан акча алу максаты белән оештырылган юл-транспорт һәлакәтеннән гыйбарәт.
Җинаятьчеләр кармагына ничек эләккәнне үзегез дә аңламый калырга мөмкинсез. Әмма популяр схемалар турында алдан белсәк, нерваларны һәм акчаны янга калдырып була.

Кискен тормоз. Менә шундый парадокс. Алдагы машинада – мошенник, арттагысында – корбан. Автоподставачы, уңайлы вакытны туры китереп, тормозга баса. Стоп-сигналлар, әлбәттә, кабынмый. Арттагы машина йөртүче туктап өлгерми. Мондый схемада алдакчы, юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштермичә һәм инспекторларны чакырмыйча, зыянны компенсацияләүне таләп итә. Сезне бу хәлдә видеорегистратор коткара. Ләкин мошенниклар камералар куелмаган машиналарны сайларга тырыша. Бу очракта аның муляжын булса да урнаштыру комачау итмәс иде.

Узып киткәч туктау. Алдакчы утырган машина сезне уза һәм, кискен генә, тормозга баса. Күпчелек очракта корбан туктап өлгерми. Шуңа күрә, шаһитлар яки видеорегистратор булмаса, һәлакәттә корбан машинасы гаепле саналачак.

Кысылган машина. Иң куркыныч схемаларның берсе. Монда алдан әзерләнгән төркем катнаша. Ике машина бичара корбанны уң яктан да, сулдан да кысрыклый. Аннары берсе кискен маневр ясый. Бәрелешүдән качу өчен, корбан шундый ук тизлек белән рульне бора. Бу вакытта өченче полосадагы җинаятьтәш, бәрелеш килеп чыксын өчен, махсус якынрак килә. Әгәр мондый хәлгә эләксәгез, сезне юл читенә кыса башлаган вакытта ук полициягә шалтырата башлагыз. Туктагач, ишекләрегезне бикләгез һәм полиция килгәнче машинадан чыкмагыз. Булган хәлләрне видеога яздырырга тырышыгыз.

Кеше бәрдерү. Бу ысул күбрәк парковкаларда очрый. Машина йөртүче артка чигенгән вакытта тавыш ишетә. Туктый, йөгереп чыга һәм аксак кешене күрә. Янәсе, аның өстенә менгән. Шунда ук барысын да күргән «очраклы шаһитлар» барлыкка килергә мөмкин. Алар сезнең хәлгә керә һәм акча сорый. Бу очракта, полиция чакыртырга яисә травмпунктка барырга тәкъдим итегез. Машинагызда арткы камера барлыгын әйтегез. Куркытыгыз ягъни.

Түләүле трасса. «Автодор» матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, машина йөртүчеләр, түләүле юлдан йөргәннәре өчен бурычларны каплауны таләп итеп, смс-хәбәрләр ала. Бу хәбәрдә сайтка сылтама да бар. Ләкин аның аша түләсәң, акча мошенникларга китәчәк. Мондый хәбәр килсә, сайтны яхшылап тикшерегез. СМС җибәрүченең чын исеме AVTODOR-TR гына булырга тиеш. Әгәр смста түләү өчен кыска сылтама күрсәтелгән булса, бу – мошенниклар. Бурычның барлыгын avtodor-tr.ru рәсми ресурсында гына тикшерергә мөмкин.

Машина номерын урлау. Карак машина янына килә дә, машинаның номерын салдыра. Һәм качып киткән кыяфәт чыгара. Бу вакытта машина йөртүче аның артыннан йөгерә, а машина ачык кала. Ә җинаятьтәшләр бу вакытта машинаны чистарталар. Эш шунда ки, чынлыкта сезнең машина номеры салынмый, ә чит номерны кием астында кыстырган булып чабалар.

Юлда ярдәм сорау. Гадәттә, җинаятьчеләр бу схема өчен бушрак юлларны сайлый. Машинаны юл читенә куялар, капотны ачалар, аварийканы кабызылар. Потенциаль корбан ярдәм итәргә туктасын өчен кул күтәрәләр. Кеше туктап, ярдәмен тәкъдим итә. Аферистлар гадәттә ватылган машинага эвакуатор чакырырга акчасы юклыгын, ә телефоны сүнгән буолуын әйтә. Ул сездән акча сорый, ә алмашка бер тиенлек «кыйммәтле сәгатен» тәкъдим итә. Мондый хәлдә акчалата түгел, ә реаль ярдәм күрсәтү яхшырак. Эвакуаторны чакыртырга яки 112 шалтыратырга тәкъдим итегез. Мөгаен, «зыян күрүче» баш тартыр.
Уяу булыгыз, үзегезне, якыннарыгызны һәм автомобилегезне саклагыз!

Лилия Яфизова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading