16+

Юлларыңа бала чыкмасын

15 майдан Казанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм балаларның юлларда имгәнүен кисәтү йөзеннән, «Игътибар - балалар!» операциясе башланды. Бу уңайдан ЮХИДИ барлык машина йөртүчеләргә юлларда аеруча сак булырга кушып мөрәҗәгать итә.

Юллардагы җәяүлеләр кичүенә, тукталышларга, балалар бакчалары һәм мәктәпләр яннарына якынлашканда тизлекне киметергә онытмагыз, дип кисәтә ул. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә иң күп очрый торган сәбәп - баланың юлга көтмәгәндә атылып чыгуы. Машина йөртүчеләр аларны борылышта күреп өлгермәскә дә мөмкиннәр. Алда балалар күренсә, якынлашканыгызны сигнал биреп яки фараларны кабызып белдерүегез хәерле.
Узган тәүлекләрдә генә дә Казан шәһәрендә 216 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бәхеткә, аларда зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Узган тәүлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 1236 машина йөртүче һәм 241 җәяүле административ җаваплылыкка тартылганын әйтү дә күп нәрсә турында сөйли. Шулардан 196сы куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, 110ы машинада кешеләр йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, 80е машина салонында балаларны тиешле урындыкларда утыртып йөртми. 7 кеше исә руль артына исерек килеш утырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading