16+

Юридик ярдәмне бушка ал

26 сентябрь көнне Татарстан шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарда Хокукый ярдәм көне узачак.

26 сентябрь көнне Татарстан шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарда Хокукый ярдәм көне узачак.

Аның кысаларында кешеләр профессиональ юристлардан түләүсез консультацияләр, киңәшләр ала алачак. Халыкка халыкара түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне «Россия юристлар ассоциациясе» бүтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан өч айга бер тапкыр үткәрелеп тора һәм бөтен илне колачлый. Татарстанда бу көнне «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк кабул итү бүлегендә, әлеге партиянең җирле бүлекчәләренең кабул итү бүлекләрендә, шулай ук республикадагы кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә көн дәвамында гражданнар кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 292-41-39, 238-10-00 телефоннары аша алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading