16+

Законлы законсыз бүлмәләр белән нишләргә?

«Шәһри Казан» газетасында Батыршин урамы, 25нче йортта урнашкан тулай торактагы бер‑бер артлы янгыннар турында язма басылып чыкканнан соң, әлеге йортка хезмәт күрсәтүче оешмаларда җанлану сизелә башлады.

Законлы законсыз бүлмәләр белән нишләргә?

«Шәһри Казан» газетасында Батыршин урамы, 25нче йортта урнашкан тулай торактагы бер‑бер артлы янгыннар турында язма басылып чыкканнан соң, әлеге йортка хезмәт күрсәтүче оешмаларда җанлану сизелә башлады.

Узган саннарның берсендә, «ЖК-Сервис» оешмасы төзекләндерү эшләре башларга җыена, дип язган идек. Бу юлы исә редакциябезгә Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенең эксплуатация бүлегеннән рәсми төстә шәрехләмә килде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми дип, тикшерүчеләр коридорда яшелчәләр саклана торган әрҗәләрне алырга кушканнар иде. Без исә кечкенә генә бүлмәләрдә урнашкан электр плитәләренә гаҗәпләндек. Югыйсә, 1994 елларда тулай торакта аш пешерү өчен аерым бүлмәләр булган, 12 квадрат метрлы торакта янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча электр плитәләре торырга тиешме икән соң?

- 2007 елга кадәр әлеге йорт тулай торак дип санала иде. Ул чакта анда аш пешерү бүлмәләре дә аерым каралган иде. Әмма Казан башкарма комитеты карары белән (№412, 2007 елның 1 мартыннан), бу йорттан тулай торак статусы алынды. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты карары белән, кеше яшәмәгән кишәрлекләрне дә мөмкин кадәр файдалы итеп куллану максатыннан, аш бүлмәләре дә кеше яши торган бүлмәләргә әйләндерелде. Шуңа да әлеге йортта хәзер аш бүлмәләре юк, - дип җавап биргән «ШК»га Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенең директор урынбасары баш инженер Карунин.
Эксплуатация бүлегендә эшләүче егетләр исә, кечкенә бүлмәләрдә электр плитәләренең урнашуы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, дип белдерә. Кыскасы, менә шундый ябык чылбыр. Законлы рәвештә дә эшләнгән үзе, шул ук вакытта куркынычсызлык таләпләренә дә туры килми.Димәк, законсыз да.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading