16+

Журналистларга сенсация артыннан куып, хәлне катлауландырмыйча, объектив бәя бирергә кушылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, Татарстанда 1039 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 87се узган ел гына барлыкка килгән, ә 137 массакүләм мәгълүмат чарасы, киресенчә, эшчәнлеген туктаткан. Эшләүдән туктаганнарның күбесе - реклама-күңел ачу юнәлешендә эшләгән басмалар. Мәсәлән, әле кайчандыр халык арасында популяр булган "Из рук в руки" реклама басмасының тиражы 30 меңнән 5...

Журналистларга сенсация артыннан куып, хәлне катлауландырмыйча, объектив бәя бирергә кушылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, Татарстанда 1039 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 87се узган ел гына барлыкка килгән, ә 137 массакүләм мәгълүмат чарасы, киресенчә, эшчәнлеген туктаткан. Эшләүдән туктаганнарның күбесе - реклама-күңел ачу юнәлешендә эшләгән басмалар. Мәсәлән, әле кайчандыр халык арасында популяр булган "Из рук в руки" реклама басмасының тиражы 30 меңнән 5...

Әлеге мәгълүматларны кичә "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында аның җитәкчесе Айрат Зарипов җиткерде. Гомуми абунәчеләр саны 1 млн 233 меңгә җиткән.


- Шулай ук интернет һәм радио да халык арасында бик популяр. Халыкның 75 проценты интернатка керсә, россиялеләрнең 65 проценты радио тыңлый, - диде Айрат Зарипов. - Республикада рус, татар, чуваш, удмурт телләрендә 650 басма матбугат чыгарыла. Аларның гомуми тиражы 1 млн 233 мең данәне тәшкил итә. Татарстанның бер мең кешесенә уртача 314 данә басма туры килә. Ә Россия буенча күрсәткечләргә килгәндә, бу сан 129ны тәшкил итә.

Газетага язылучылар санын арттыручылар арасында "Шәһри Казан" газетасы да телгә алынды. Исегезгә төшерәбез, безнең газетаның пәнҗешәмбе санын алдыручылар саны 22 процентка артты.
Моннан кала, Татарстан медиакырында "Казан" телерадиокомпаниясе нигезендә тәүлек буена эшләүче һәм сәгать саен яңалыклар җиткерүче "Татарстан-24" телеканалы эшли башлавы, Татарстан китап нәшриятының яхшы күрсәткәчләргә ирешүе турында да әйтелде. Ә февральдә "Татарстан 24" телеканалы - Яшел Үзәндә, апрельдә - Чаллы, Түбән Кама, Биектау һәм Зәйдә, майда Әлмәт, Лениногорск, Буа, Баулы, Нурлат җирлекләрендә челтәрле тапшыруларга күчәчәк.

- Узган ел Татарстан китап нәшрияты өчен мөһим вакыйгаларга бай ел булды. Безнең беренче максат социаль яктан мөһим булган проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. 2016 елда 226 данә китап бастырып чыгарды. Аларның тиражы 500 меңгә якын булды. Елның мөһим нәтиҗәләренең берсе - сатудан кергән табышның артуы. Һәм шуңа бәйле рәвештә, төрле дәрәҗәдәге салымнарның күләме арту. Сатудан кергән табышның суммасы узган ел белән чагыштырганда - 22,5, ә салым түләү 21,5 процентка артты. Татарстан китап нәшрияты тарихында беренче тапкыр гомумроссия максатчан программасы буенча китап нәшер итүгә акча бүлеп бирелде. Аның суммасы 550 мең сумны тәшкил итте, - диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Коллегия утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Тәртип FM" радиосы язмышына бәйле дә үз фикерен җиткерде.
- Дөресен генә әйткәндә, без бу теманы күздән ычкындырдык. Кайбер иптәшләр, ә хәзер иптәшләр дә түгел, безнең ресурсларны да кулланып, татарча эшләячәк дигән "яхшы" ният белән ешлык алып, аны "үстереп", читкә саткан. Рөстәм Нургалиевич моңа бик зур канәгатьсезлеген белдерде. Хәзерге вакытта без әлеге радионы саклап калу юлларын эзлибез. Халык бу радионы ярата, шуңа күрә мәсьәләнең чишелеш юллары табылыр, - диде ул.

Әсгать Сәфәров журналистларның тәҗрибәсен арттыру, аларны укыту мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, кайбер журналистлар "кайнар", сенсацияле, шау-шу кузгата торган материаллар артыннан куып, бәлагә юлыгучыларның хәлен тагын да катлауландыра. Мондый вакытта теге яки бу хәлгә объектив бәя бирүегезне сорыйбыз, дип мөрәҗәгать итте җитәкче залда утыручы каләм ияләренә.
Коллегия утырышы ахырында Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә, ә "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булды.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading