- кунакларга, иң беренче чиратта, Казан атмосферасын күрсәтергә тырышабыз. Туристлар аеруча да «Кол Шәриф» белән Благовещение соборына яратып йөри. Казан буйлап экскурсияләрне дә үз итә. Көндез вакытлары булмаганнар «Төнге Казан» экскурсиясенә языла ала. «Гасыр даһие» күргәзмәсе дә туристларның игътибар үзәгендә. Матч көнне бирегә Португалия спикерлары килде. Туристлар күбрәк татарларның кемлеге, килеп чыгышы белән бик кызыксына, - ди Зилә Вәлиева.
Казан, Татарстан рухын аерым бер гаилә тарихында караудан да кызыграк ни булсын?! «Манеж» күргәзмәләр залында «Гаилә тарихы - Республика тарихы» дигән күргәзмәдә шәһәр кунаклары Сәйдәшевләр, Михеевлар, танылган табиблар, нефтьчеләр, дары заводында 300 ел эш стажы булган гаилә тарихлары белән таныша. Идел буенда яшәүчеләрнең туй, дәвалау йолалары шулай ук кызыксыну уята. Күргәзмәләргә билетларны Кремльнең һәр музееннан алып була.
Казан Кремленә Роналду да килергә тиеш булган.
- Без дә Роналдуны көттек, ләкин эш көне тыгыз булу аркасында килә алмады. Универсиада вакытыннан чыгып әйтәм: спортчылар ярыш узган шәһәрне өйрәнергә ярата. Мөмкинлекләре булса килерләр иде,- ди Зилә Вәлиева.
Кубок вакытында шулай ук барлык театрларда да сезон озынайтылды. «Әкият» курчак театры, Яшь тамашачы театры футбол бәйрәменә ике премьера әзерләгән. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры исә кунакларны «KAZAN CLASSIC FEST» фестиваленә көтә.
Комментарийлар