16+

Зөһрә Шәрифуллина: «Көненә бер кечкенә генә әйбер, хәтта иннек алсам да, үземне бик бәхетле хис итәм»

Сез үз эшегезне ачар идегезме? Рамил Гыйбадуллин: - Берничә ел элек кибет тә ачып карадым, кием-салымга, мендәр тышларына, кружкаларга сурәтләр төшерү белән дә мавыктым. Хәзер умарта тотам, бал сатып, акча эшлисем килә. Ләкин төп хикмәт акчада түгел, үзебезнең Чупай авылы балын бренд дәрәҗәсенә җиткерәсе иде. Бизнес белән шөгыльләнү миңа, беренчедән,...

Сез үз эшегезне ачар идегезме?

Рамил Гыйбадуллин:
- Берничә ел элек кибет тә ачып карадым, кием-салымга, мендәр тышларына, кружкаларга сурәтләр төшерү белән дә мавыктым. Хәзер умарта тотам, бал сатып, акча эшлисем килә. Ләкин төп хикмәт акчада түгел, үзебезнең Чупай авылы балын бренд дәрәҗәсенә җиткерәсе иде. Бизнес белән шөгыльләнү миңа, беренчедән, башкаларга һәм хөкүмәткә бәйле булмас, икенчедән, вакытымны үземә кирәгенчә үткәрү өчен кирәк. Моңа кадәр ачкан эшләремнең алга китә алмавын бөтен нәрсәне җиренә җиткермәүдән күрәм.

Фәрит Идрисов:
- Кечкенә чакта, шәһәрдән күп итеп сагыз алып кайтырга да авыл халкына кыйбатрак бәядән сатарга иде, дип уйлап йөри идем. Шулай уй гына булып калды да инде.
Бүген дусларым арасында эшкуарлар шактый, кайберләре уңышлы гына эшли, ә кайберләре, күңелләренә хуш килгән өлкәне таба алмыйча, бер бизнесын ябып, икенчесен ача. Мин хөкүмәт эшендә хезмәт куям, әлегә канәгатьмен.

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:
- Бизнес белән беркайчан да шөгыльләнмәдем. Теләк тә, вакыт та юк иде, заманында концертлардан кайтып кермәдек, өчәр ай гастрольдә йөри идек. Аның каравы дусларыбыз арасында эшмәкәрләр күп, алар эшли дә, яши дә, саный да белә. Акчаны саный белмәсәң, бизнес алып барып булмый. Эшкуар дусларыбызның уртак бер сыйфаты бар - алар юмарт, үз җирлекләрендә Сабан туйлары оештырырга булыша, башка яктан да ­кешеләргә ярдәм кулы сузалар. Юмарт кешегә Аллаһы Тәгалә гел биреп тора, диләр.
Безнең гаиләдә акча ягын ирем Азат карый, мин аны тотарга гына яратам. Көненә бер кечкенә генә әйбер, хәтта иннек алсам да, үземне бик бәхетле хис итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading