16+

«Зәркәнче дә тупас әйбер тәкъдим итми»

Чүтри кәмин - дүрт таш, Ниләр күрми безнең баш... Автобиографик планда язылган «Агымсуларга карап» повестен чын ихластан яратып укып чыкканнан соң да, миңа тынгылык бирмичә, шушы ике юл башымда айкалды. Шушы ике юллык такмак мине Шәйхи Маннур дигән язучыга «бәйләп куйды». Миндә кечкенәдән үк җырлау, рәсем ясау, хат язу маһирлыгы...

«Зәркәнче дә тупас әйбер тәкъдим итми»

Чүтри кәмин - дүрт таш, Ниләр күрми безнең баш... Автобиографик планда язылган «Агымсуларга карап» повестен чын ихластан яратып укып чыкканнан соң да, миңа тынгылык бирмичә, шушы ике юл башымда айкалды. Шушы ике юллык такмак мине Шәйхи Маннур дигән язучыга «бәйләп куйды». Миндә кечкенәдән үк җырлау, рәсем ясау, хат язу маһирлыгы...

Чүтри кәмин - дүрт таш,
Ниләр күрми безнең баш...

Автобиографик планда язылган «Агымсуларга карап» повестен чын ихластан яратып укып чыкканнан соң да, миңа тынгылык бирмичә, шушы ике юл башымда айкалды. Шушы ике юллык такмак мине Шәйхи Маннур дигән язучыга «бәйләп куйды».
Миндә кечкенәдән үк җырлау, рәсем ясау, хат язу маһирлыгы бар иде. Мәктәп һәм авыл сәхнәләрендә «Ак пароход», «Үз илемдә» җырларын башкара идем. Авылдашларыма рәхмәт, чыгышымны алкышларга күмәләр иде. Казанга Флюра Сөләйманова исеменә: «Җырчыларны кайда әзерлиләр?» - дип сорап хат язуым да хәтеремдә. Хатлар язуым исә бернинди киртәләргә дә очрамады. Хатлар яза-яза, мин язучылык дигән сихри дөньяга үз сукмагымны салганмын булып чыкты.
Хат дигәннән, язучының үз тормышы сурәтләнгән теге шәп повесть тәэсиреннән туган уйларымны, яшь тәнкыйтьче кебегрәк, Татарстан Язучылар берлегенә юлладым. Хатым Шәйхи ага Маннурга төгәл вакытында тапшырылган. Конверт белән салган тәнкыйть мәкаләм автор тарафыннан шул кадәр җылы кабул ителгән ки, ул үзе дә миңа җавап хаты җибәрде.
Шигырьләр язуым, хәтта Казанда да басыла башлавым белән мактанганлыктан, хат аша аны «иҗатым» белән дә таныштырырга туры килде. Күбрәк уңай якларына басым ясап, ул аларны «әлегә өйрәнчек шигырьләр» дип атаган. Язучылык эшенең гаять тә авыр хезмәт икәнлеген исбатлап, озын итеп язылган хат иде ул. Миңа тормышны өйрәнергә, югары белем алырга кебек акыллы киңәшләр бирелгән иде анда.
Ул минем башта - әтисез, аннары әнисез дә калып, әнкәйнең апасында үскәнемне хатларым аша белә. Үзе миңа караганда да иртәрәк ана назыннан мәхрүм булганлыктан, ул мине аңлый, шуңа күрә аталарча җылы мөнәсәбәт күрсәтә иде. Таныш-белешләрем, шаяртып, мине «Шәйхи Маннур кызы» дип йөртә башладылар. Аның үзенең кызын - Миләүшәне әтисе фатирында бер тапкыр да очратмадым. Бик күп еллар үткәч кенә, Миләүшә Маннурова турында бераз мәгълүматлы булдым. Миләүшә Шәйхиевна Казан дәүләт университетында югары белем алган. 1970 елдан, ягъни Казан дәүләт мәдәният институты ачылганнан башлап, әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасында эшләгән (хәзер әдәбият һәм татар теле кафедрасы). Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм сәнгате, әдәби багланышларның бер-берсенә тәэсире турында фәнни эшләр алып барган, мәкаләләр язган, фән белән нәтиҗәле шөгыльләнгән. Институтта «Совет культурасы кадрлары өчен» исемле стенгазетаның мөхәррире вазифасын башкарган. Филология фәннәре докторы доцент М.Ш.Маннурова турында КДУның 200 еллыгына багышлап нәшер ителгән «Казан университетын тәмамлаучылар» исемле сүзлектә дә мәгълүмат бирелгән. Мәдәният институтында 1985-1990 елларда читтән торып белем алган бер танышым түбәндәгеләрне сөйләде. Миләүшә Шәйхи кызы Маннурова студентларга чит ил әдәбиятыннан лекцияләр укыган. Үзе бик зыялы, укымышлы, әдәпле булган. Зәвык белән киенгән. Төскә-биткә дә бик чибәр, сөйкемле булган...
Кырыс табигатьле, ләкин гадел аксакал язучы белән якыннан аралашу бәхетенә дә ирештем мин. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә читтән торып укыдым. Сессия вакытлары башлангач, Шәйхи аганың рөхсәте белән, аның фатирында туктала торган булдым. Галактионов урамыннан университет якын. Транспортларда газап чикмичә, лекция һәм имтиханнарга җәяү генә йөрим.
Төгәл режим белән яшәгән язучының эш графигы алдан билгеле: иртәнге чәй, иҗат, «Татар ашлары йорты»нда төшке аш, шахмат клубы, кичке чәй... Мин белгәне - шулар. Искәрмәләр дә булгандыр, әлбәттә. Тормыш бит... Ул шахмат клубында тоткарланса, күрше Рәбига апаларга кереп утырам. (Шәйхи Маннурның «Чын сөю бармы?» әсәрендә шул шахмат клубына йөргән кешеләр сурәтләнгән.)
Шәйхи ага миңа гел әдәбият, аның кануннары турында сөйли иде. Яшь кешенең фикерен ишетәсе килепме, миңа сораулар да биргәли. Әдәби процесстан хәбәрдар булуымны белгәч, йөзенә канәгатьлек билгесе чыга иде. «Кешене кабатлама. Озын-озак булса да, үз сукмагыңны сал», - дип әйтергә ярата иде ул. «Өйрәнчек шигырьләр - иҗатның караламасы. Аларны чиле-пешле килеш дөньяга чыгарырга ашыкма. Кат-кат эшкәрт. Зәркәнче дә тупас әйбер тәкъдим итми, аны нәфисли, аңа күңел матурлыгын сала», - дип өйрәтә иде. Үз күзем белән күргәнне, үз йөрәгем белән тойганны, үз күңелем аша кичергәнне генә язарга кушты.
Шәйхи ага минем читтән торып укуымны ошатып җиткермәде. Ныклы белем алырга кайчан да соң түгел дип, көндезге бүлектә укырга киңәш бирде. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә тәкъдим итте. Ләкин татарча да, русча да яхшы белергә кирәк, диде. Берьюлы ике телне дә шәпләп өйрәнү өчен, август аенда яңадан имтиханнар тапшырып, 21 яшемдә мин КДПИның I курсына укырга кердем. Кызганычка, Шәйхи ага шул елны, ягъни 1980 елның 10 июнендә вафат булды, минем көндезге бүлек студенты булуымны күрә алмады...
Аның хәер-фатихасы белән, чирек гасыр укыту дәверендә мәктәп укучыларына туган телебез бизәкләрен, шигырь серләрен бирүгә ирештем. Шәйхи аганың алтынга тиң киңәшләре белән мин аларны да таныштырдым. Аксакал язучының васыять кебек сүзләрен намус белән үтәдем. Шуңа күрә рухы шат булуына да ышанычым зур.
Бер тармакта гына көч куеп эшләгәндә эш җиңелрәк бара, минемчә. Шул өлкәне генә тирәнтен өйрәнеп, зур уңышларга да ирешергә мөмкин. Киңлек колачлырак булган саен, вакыт та, көч-куәт тә күбрәк сарыф ителә.
Шәйхи Маннур - әдәбиятта барлык жанрларда да диярлек үзенең каләмен сынап караган язучы, дүрт дистәдән артык китап авторы. Шигърияттә - шигырьләре, сонетлары, мәхәббәт лирикасы, мәсәлләре, эпиграммалары, шигъри повесте, баллада һәм поэмалары... Атаклы «Гайҗан бабай» үзе генә дә ни тора! Прозада - хикәяләре, автобиографик әсәре, лирик повесте, романы... Тәрҗемәдәге уңышлары... Көчле сатирасы... Балаларга багышланган әсәрләре... Публицистик язмалары... Тәнкыйть мәкаләләре... Һәм, ниһаять, үзенең сөйләме кебек, үткен телле каләме!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading