16+

Арсен Савва: «Канкойгыч сугышларда безнең милләттәшләрне күпләп юк иттеләр – балаларның башларын өзделәр, төрлечә җәзаладылар»

Ассириялеләр - үз дәүләтләре булмаган милләтләрнең берсе. Алар элек Иранда, Төньяк Иракта, Сүриядә һәм Төркиядә яшәгәннәр. Бүгенге көндә дөнья буйлап таралганнар. Россиядә 20 меңнән артык ассирия кешесе гомер кичерә. Без Казандагы ассириялеләр оешмасы җитәкчесе Арсен Савва белән сөйләштек.

Арсен Савва: «Канкойгыч сугышларда безнең милләттәшләрне күпләп юк иттеләр – балаларның башларын өзделәр, төрлечә җәзаладылар»

Ассириялеләр - үз дәүләтләре булмаган милләтләрнең берсе. Алар элек Иранда, Төньяк Иракта, Сүриядә һәм Төркиядә яшәгәннәр. Бүгенге көндә дөнья буйлап таралганнар. Россиядә 20 меңнән артык ассирия кешесе гомер кичерә. Без Казандагы ассириялеләр оешмасы җитәкчесе Арсен Савва белән сөйләштек.


- Арсен Владимирович, тарихтан да укып беләбез, ассириялеләр - күп михнәтләр чиккән халык. Милләт буларак ничек сакланып калгансыз икән?
- Безнең милләт сугышлардан гомер буе газап чиккән. Православие динендә булганлыктан, әби-бабайларыбыз яшәгән мөселман илләрендә аларны бик каты кыерсытканнар. Шунлыктан башка илләргә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. 2013 елда Ирактагы канкойгыч сугышларда да безнең милләттәшләрне күпләп юк иттеләр. Балаларның башларын өзделәр, төрлечә җәзаладылар. Бу - безнең өчен зур фаҗига. Һәрвакыт бердәм булуыбыз милләтебезне саклап калырга ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

- Әби-бабаларыгыз Казанга кайчан килеп урнашкан? Бүгенге көндә аларның гореф-гадәтләрен дәвам иттерәсезме?
- 1918 елда Казанга 40 ассирия гаиләсе килеп яши башлый. Белемнәре булмау сәбәпле, аларга аяк киемнәре төзәтү һәм чистарту эшләрен бирәләр. Хәзерге вакытта Татарстанда 126 ассирия милләте вәкиле яши. Без биредә башка халыклар белән тигез хокуклы. Халыклар ассамблеясы советына кердек.

Татарстанда аз санлы халыкларга игътибар зур.Үзебезнең бәйрәмнәрне бергәләп уздырабыз. 1 апрельдә Яңа ел бәйрәме (Хаб-Ниссан) үткәрдек. Гыйнварда һәм июньдә - Мар-Зайя, августта Мар-Нихал бәйрәмнәре уза. Пасхада бала-чаганың күкәй җыю йоласы бар. Сентябрьдә - Мар-Слыва, аннан соң дини бәйрәмнәребез үтә. Туйлар мондагыча уза. Элек кызларны ундүрт яшендә кияүгә алсалар, аның белән балигъ булгач кына яши башлаганнар.

- Сездә, кунак килгәндә, өстәлгә нинди ризыклар куела? Хатын-кызлар милли ризыкларны әзерлиме?
- Бездә күбесенчә көнчыгыш ашлары өстенлек итә. Милли ризыкларыбыздан дохва (иттән), катны ачыган сөттән әзерләнә. Чәй эчәргә яратабыз. Чәй янына хасыда дигән баллы ризык куела.

- Мәдәниятегезгә килгәндә...
- Җыр-биюләребез көнчыгыш халыкларыныкына охшаш. Халык­лар дуслыгы йортында бию ансамблебез эшли. Анда халыкның элекке биюләрен өйрәнәләр. Халык җырларын да онытмыйбыз. Аларны туйларда җырлыйбыз.



- Милләттәшлә­регез арасындагы танылган шә­хес­­ләрне дә беләсе килә.
- Татарстан гимнын русчага тәрҗемә иткән шагыйрь Филипп Пираев бәлки кайберәүләргә таныштыр. Мәскәүдә яшәгән галим, доктор, дәвалаучы Джуна Давиташвили безнең милләттәшебез иде.

- Хәзерге буынның туган телен оныта баруы куркытмыймы? Бүгенге көндә ассириялеләр укыр­га, белемгә омтыламы? Үзегез кайда белем алдыгыз?
- Безнең туган телебез - рамен теле (симет телләре семьялыгына керә), Библия дә шул телдә язылган. Кызганыч, бүгенге көндә балаларыбыз туган телне онытып бара. Әгәр гаиләдә бала белән туган телеңдә аралашасың икән, ул аны онытмаска тиеш. Башка халык­лардагы сыман, бездә дә катнаш гаиләләр барлыкка килде. Һәр ата-ана баласына югары белем алдырырга тырыша. Уку йортын тәмамлаучылар төрле оешмаларда хезмәт куя. Үзем Казан дәүләт федераль университетын, аннары аспирантура тәмамладым.

- Башка төбәкләрдә яшә­гән милләттәшләрегез белән аралашасызмы?
- Безнең Мәскәүдә, Рос­товта, Краснодар шәһәрләрендә җәмгыятьләребез бар. Анда чиркәүләр дә төзелгән. Алар белән форумнарда, конференцияләрдә аралашырга туры килә. Андагы милләттәшләр үз оешмаларында бары тик үз телебездә генә сөйләшә. 2011 елда Казанга Ирактан Епископ Мар Исхак Иосиф килде. Ул чакта Иракта чиркәүне шартлатканнар иде. Без аны Татарстандагы шартларны күрсәтү өчен чакырдык. Епископ биредә дин әһелләре белән очрашты. Казанда мөселманнарның ассириялеләргә карата мөнәсәбәтен күреп бик сөенде һәм гаҗәпләнеп китте. Аның: «Илдә шундый мөселманнар булганда, ассириялеләр тынычлап йоклый ала», - дигән сүзләре әле дә истән чыкмый. Соңыннан ул Президентка Рәхмәт хаты да юллады.

- Ассириялеләр оешмасында ниләр белән шөгыльләнәсез?
- Ассириялеләрнең тарихы һәм мәдәнияте хакында «Бара» дигән бюллетень-журнал чыгарабыз. Бүгенге яшьләргә үткән тарихыбызны җиткерәсе килә. Милләттәшләр белән очрашып, аралашып торабыз. Бүгенге көндә без тынычлыкта, яхшы шартларда яшибез икән, Татарстан җитәкчеләренә рәхмәтле булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading