16+

Айгөл Бариева: «Мин әтидән көнләшә идем» (ФОТОЛАР)

Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевның гомере һәм иҗат юлы кыска булды. 43 яшендә ул безнең арадан китеп барды. Бүген әтисе салган сукмактан атлаучы Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аның турында истәлекләрне барлыйбыз.

Айгөл Бариева: «Мин әтидән көнләшә идем» (ФОТОЛАР)

Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевның гомере һәм иҗат юлы кыска булды. 43 яшендә ул безнең арадан китеп барды. Бүген әтисе салган сукмактан атлаучы Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аның турында истәлекләрне барлыйбыз.

- Айгөл, тамашачы артистны төрле холыклы образларда күрә, рольләренә карап, бәя бирә. Әтиең тормышта нинди холыклы ке­ше иде?
- Ул чаян йолдызлыгында туган, бик тиз кызып китүчән иде. Әти мәрхәмәтле, ачык йөзле булды. Шуңа күрәдер, безнең өйдән бервакытта да кеше өзелмәде. Әти гадел, туры сүзле иде, ялагайлана белмәде, бөтен нәрсәне йөрәгенә якын алды. Әгәр кеше ошамый икән, аның белән аралашмады.



- Артист халкы арасында беренче урынга эшне куючылар да бар. Әтиеңнең гаиләгә мөнәсәбәте ничегрәк булды?
- Әти гаиләсен дә, эшен дә, укучыларын да тигез күрде. Ул ниндидер планнар, идеяләр белән яшәде, чапты, өзгәләнде, һәркайсы өчен вакыт тапты. Үзе өчен яшәргә өлгерми дә калды. Кызганыч, әлбәттә. Мин әтинең тик утырганын хәтерләмим. Ул театрдан кайтуга, радиога, телевидениегә тапшырулар алып барырга чаба иде. Банкетлар, туйлар алып барды. (Туйларда ул чалмалар киеп, догалар укып никах яңарту йоласын да башкара торган иде). Башта театр училищесында, аннары мәдәният һәм сәнгать институтында укытты. Эштән тыш көн саен дәү әнигә шалтыратып торды, янына барып кайтырга да вакыт тапты.

- Сиңа да әтиеңнең «чи­ре» йокмаганмы соң?
- Бераз өйдә утырсам, минем нәрсә дә булса эшлисем килә башлый. Бер концерттан узуга, икенчесенең идеясе башта туа. Бер-ике атна концерт куймасам, сусыз гөл кебек шиңәм. Миңа аралашу кирәк.



- Кайбер артистлар балаларын кечкенәдән үк театрдан читләштерә...
- Мин сәхнә артында үс­тем. Премьераларны карап бардым. Әти безне беркайчан да үзеннән калдырмады. Гастрольләргә дә алып барды. Аннан артистлар да: «Урманга утын ташып йөрмиләр», - дип көләләр иде.

- Башка артистларның балалары белән аралашып үстегезме?
- Әйе, театрда гына түгел, безнең җәйләребез дә бакчада бергә үтте. Искәндәр Хәйруллин, Чулпан Закирова, Айсылу Ишморатова, Айсылу Хафизовалар белән бер тирәдә үстек. Кичләрен алар белән бергә учаклар ягып утыра идек.

- Әтиең синең сәхнә юлын сайлавыңа каршы булуын беләбез. Ни өчен шулай икән?
- Беренче чиратта, әти миңа гаилә бәхете теләгәндер. Сер түгел, кайбер хатын-кыз артистларның ялгыз калганнары да бар бит. Аннары, театрда артистларның рольсез йөргән чаклары да була. Минем кино артисты буласым килгән иде. Әмма ул хыял тормышка ашмады, әти каршы килде. Әти әнигә: «Гөлфия, Айгөлнең бөтен мөмкинлекләре бар. Сәхнә өчен яратылган ул. Ләкин син аны сәнгать юлыннан җибәрмә. Ул минем кебек бөтен нәрсәне йөрәге аша үткәрә», - дигән иде. Җыр сәнгатендә сәхнәгә беренче адымнарымны әти белән бергә ясадым. Балаларга киртә куеп булмый ул. Иң мөһиме - яраткан эшең булсын. Мин үз эшемне яратып башкарам. Бәйсез кеше, үземә үзем хуҗа. Драма артистлары белән чагыштырганда, безнең эш җиңелрәк.



- Әти-әниеңнең мәхәббәт тарихын да сөйлә әле.
- Аларны җыр кавыштырган. Икесе дә Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөргәннәр. Шунда танышып гаилә корып җибәрәләр. Әтинең абыйсы белән энесе дә сөйгән ярларын шунда тапкан. Әни белән әти ул чакта студентлар гына була. Миндә әтинең Санкт-Петербургтагы театр һәм кино сәнгате институтында укыган чагында әнигә язган хатлары саклана. Мин аларны укыган саен гаҗәпләнәм. Алар шундый матур итеп әдәби телдә язылганнар. Аларны кешеләргә дә укытасым килде. Яшьләргә дә үрнәк булыр. Шуңа күрә җыентык итеп туплап, нәшриятка тапшырдым. Шушы араларда «Тапшырылган хатлар» дигән исем белән дөнья күрәчәк. 1996 елда әти истәлегенә багышлап, беренче кассетамны чыгарган идем.

- Әтиең чибәр кеше. Сәхнә кешесенә теләсә кемнең күзе төшә. Гаиләдә көнләшү дигән нәрсә бар идеме?
- Минем әни дә бик чи­бәр иде. Шуңа күрәдерме, әти көнләшә иде, әни бик сиздермәде. Спектакль­ләр­дә башка хатын-кыз артистларны кочаклаганын күрсәм, мин әтигә көнләшеп карый идем. Әти-әни бер-берсен бик яратып яшәделәр. Тик, кызганыч, гомерләре генә кыс­ка булды.

- Әтиең уйнаган кайсы спектакльләр күз алдыңда?
- «Кияү белән кәләш», «Ахырзаман», «Ике сәгать бер гомер», «Хуҗа Насретдин» һәм «Хәят» белән Тукай турында телевизион спектакльләре һаман сагындыра.



- Әтиеңнең эштән тыш нинди шөгыльләре бар иде?
- Ул шахмат уйнарга, балык тотарга яратты. Буш вакыты булса, бакчага китә иде. Гитарада бик оста уйнады. Аннары безнең өйдә китаплар күп иде. Әти күп укыды. Аннан күреп үзем дә укыдым.

- Сәхнәгә әтиең белән беренче тапкыр аяк басканың хәтердәме?
- Без УНИКС концертлар залында бергә «Синең өчен чәчәк җыям» дигән дуэт җырладык. Ул вакытта дуэт җырлау сирәк иде. Халык аны бик ошатты. Аннары гаиләбез белән авылларда гастрольләрдә йөрдек. Танылган артист Хәлим Җәләлов концертны алып бара иде.

- Син иҗаттан бераз аерылып та тордың түгелме?
- Кияүгә чыгып ­балалар үстергәндә, 5-6 ел сәхнәдән читләшергә туры килде. Алар үсә төшкәч, дисклар яздыра, концертларда катнаша башладым. Аннары 2004 елда «Нечкәбил» конкурсында катнашып, икенче урынны алу минем тормышымны үзгәртеп куйды. Шуннан соң дискым, клибым чыкты, телевидениедән күренә башладым.

- Их, бүген әти исән булса иде, дип өзгәләнгән чакларың бармы?
- Андый вакытлар еш була. Йөрәк ярасы төзәлә дисәләр дә, мин моның белән килешмим. Ул елдан-ел көчәя генә. Миңа хәзер дә әтинең киңәшләре җитми. Дус, яклаучы буларак та кирәк ул. Әгәр әни белән икесе дә исән-сау булсалар, мин аларны чит илләргә ял итәргә җибәрер идем.

- Ирең Ленарда да әтиеңнең сыйфатларын эзләдеңме?
- Әти сыман ул да ышанычлы кеше. Аңа теләсә кайчан таянырга була.

- Балаларыгызның сәнгатькә карашы ничек? Кайсы юлдан китәргә җыеналар?
- Ничек кенә каршы килсәм дә, улыбыз Камил әтинең юлын дәвам итәр, ахрысы. «Әни, син минем офиста утырып бәхетсез булуымны телисеңме?» - дигәненә бер сүз дә әйтә алмыйм. Үзе быел унынчы сыйныфта гына укый. Узган ел безне шаккатырып, театр студиясенә йөри башлады. Алар куйган «Рыцарские страсти» дигән спектакльне барып карадым, баш рольдә уйнады. Шуннан соң аның сәләте барлыгын аңладым. Алга таба сәнгатьтән башка эшне күз алдына да китерми. Үзе теләгәч, аңа бернинди киртә дә куеп булмый. Хәзер мәктәпләрендә төшерелә торган фильмнарда уйный. Халыкара фестивальдә катнашып, лауреат исемен дә алды. Быел Константин Хабенский җыйган студиягә кастингтан узды. 17 кешедән 5есен генә сайлап алдылар. Әгәр әти исән булса, Камилнең сәнгатькә гашыйк булуына аптырар иде. Аллага шөкер, Айлинә башка юлны сайларга хыяллана. Быел унберенче сыйныфны тәмамлый.

- Туган ягы Саба районы Шамил Бариев турында нинди истәлекләр саклый?
- Туган авылы Явлаштау авы­лындагы мәктәп, урам Шамил Бариев исемен йөр­тә. Мәктәптә аның музее бар. Әтинең бөтен шәхси әйберләрен шунда тапшыр­дым.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading