Университетта иң төпле белем бирүче, абруйлы мөгаллимнәрнең берсе публицист, язучы, журналист, галим Илдар Низамов иде. Шушы көннәрдә аңа 80 яшь тулды.
У кытучыбыз хәзерге вакытта балачагы узган Әтнә районы Чишмәле Сап авылында гомер итә. Шалтыраткач танымас дип уйлаган идем, тик трубканы алуга, ул үзенә генә хас интонация белән саф татарча: «Элвира (ул махсус соңгы иҗеккә басым ясап әйтә) балакай икән», - дип эндәште. «Кешенең йөзе, кыяфәте үзгәрергә мөмкин, ә тавыш шул ук кала, нәкъ менә тавыш кеше турында күп нәрсә сөйли», - ди укытучым.
«Аппаратың дөрес түгел»
Юбилей дигәннән, Илдар абый туган көннәр уздырырга яратмый. «Татарда туган көнне билгеләү булмаган. Ни сәбәпле әле мин дөньяга килеп, яшәп ятканым өчен генә макталырга тиеш, ди. Әти-әнигә рәхмәт әйтергә кирәк. Мине мактаган һәр сүз аларга дога булып ирешсен. Үзеңнән дә бигрәк, туганнарыңның исән-сау булуына, синең өчен дә сөенеп-борчылып яшәүләренә рәхмәт әйтергә онытмаска кирәк. Туган көн йоласы бәлки туганлык көне йоласы булып гадәткә кереп китәр», - ди ул. 10 октябрь көнне Язучылар йортында узачак кичәне дә ул, юбилейга бәйле түгел, «Бөртектән -көшел» дип исемләнгән китабы басылып чыгу уңаеннан оештырыла, дип шәрехләде.
- Илдар абый, сез элек авылда фәнни эшләр язу җиңелрәк тоела, дия идегез. Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез, ни өчен авылга кайтып төпләнергә булдыгыз?
- Туган авылга, туып үскән йортка мәхәббәт, балачагым узган сукмаклар әти нигезенә, туган якка чакырып кайтаргандыр да мине. Хатыным Мөсфия, төпчек кызым Гөлназ гаиләсе белән Чишмәле Сап авылында яшибез. Көн саен бер вакыйга. Әле менә юанычыбыз - иң кечкенә оныгыбыз тәпи йөреп китте. Авылда эш җитәрлек. Бакчада мәш киләбез. Мөсфия белән җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Быел майлы гөмбә аеруча күп. Балыкка да барам кайчак. Бакчада бер бәләкәй генә беседкабыз бар. Менә шунда ничектер рәхәт языла. Тел байлыгы турында «Сакаллы сабыйларга әлифба» дигән китап әзерлим. «Тел - бизәк дөньясы» дигән ике томлык китабым нәшриятка тапшырылган. Анда Габдулла Тукайдан башлап бүгенгә кадәр иҗат итүчеләрнең язмаларыннан мисаллар - 100 еллык тарих тупланган. Әле дә фәнни эшләр язам. Үзем белгәннәрне башкаларга тапшырып калдырасым килә.
- Сөбханалла, яшәү дәрте, яңа идеяләр ташып тора әле үзегездән.
- Күпләр миннән озак яшәүнең сере нидә дип кызыксыналар. Адәм баласына табигатьтән физик эш - хәрәкәт һәм акыл бирелгән. Менә шушы ике халәт, закон яшәргә тиеш кешедә. Мин, ничә яшьтә булуыма карамастан, хәрәкәтләнергә тиеш. Туганнан алып үлгәнче хәрәкәтләнергә. Бу табигать белән аралашу мөмкинлеге бирә. Табигатьтә булырга аеруча да яратам.
- Хәрәкәт дигәннән, спорт белән дуслыгыгыз ничек?
- Спорт белән шөгыльләнмәсәм дә, байтак еллар инде иртән физик күнегүләр ясыйм. Еш кына яткан килеш физзарядка ясап алам. Кул, аяк, тез, бармаклар, муен, башны хәрәкәтләндерәм. Барысы да язылып китә. Файдасы бар.
- Сезгә төгәллек хас. Курс эшләре, диплом эшләре язганда, бер генә өтер дәүләт стандарты таләпләренә туры килмәсә дә, «аппаратыгыз дөрес түгел» дип, эшләрне кире бора идегез. Бүген дә шундыймы сез?
- Бар инде ул таләпчәнлек. Йомшарып булмый, кырыслык кирәк. Мин моны бәйләнчеклек тә димәс идем. Изге нияттән бәйләнгәнмен бит. Тел ваклана алмый. Шуңа да тел белән бәйле әйберләрдә төгәллекне, таләпләрне үтәү мөһим.
- Ә бу сыйфатыгызны гаиләдә ничек кабул итәләр?
Сүзгә Мөсфия апа кушыла:
Бәйләнчеклеге бар анысы. Тик бу туйдыра торган бәйләнчеклек түгел. Бу - тәртип, мин моны файдага дип кенә уйлыйм. Илдар ул таләпчән, төгәл. Тормыш иткәндә кирәкле сыйфатлар. Артыгын таләп итми. Илдар белән яшәү авыр дип әйтә алмыйм. Ул бик туган җанлы. Якыннарыбыз, туганнарыбыз белән аралашып, тату яшибез, шөкер.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөсфия...
Илдар абый белән Мөсфия апа 56 ел бергә тигез, тату гомер кичерәләр. Танышканда, егет елгачы була. Аны Казан елга техникумыннан Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп җибәрәләр. Соңрак Уфада оешкан елга базасында җитәкче булып эшли башлый. Шул ук вакытта Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген дә тәмамлый. Уфада чыга торган «Кызыл таң» газетасына эшкә урнаша.
Базага кассир булып килгән Башкортстан чибәре Мөсфияне бер күрүдә үк ошата егет. Яшьләр язмышларын уртак итә. Низамовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Быел олы уллары Рөстәмгә 55 яшь тулган. Кызлары Гөлшат - педагог, Гөлназлары - музыка укытучысы.
- Минем беренче тәнкыйтьчем, укучым, корректорым, киңәш бирүчем дә - Мөсфия. Белгечлеге буенча филолог булмаса да, туган авылы Комлы Күлдә саф чиста татарча сөйләшәләр. Шуңа да телгә кагылышлы ялгышларны шунда ук сизә Мөсфия. Гомер буе йорт, гаилә мәшәкатьләрен берүзенә күтәрергә туры килгән тол хатыннар, тол ирләр бар. Йа-а-а, дөнья! Синең мәшәкатьләреңне гомер буе икәү бергә күтәреп яшәсәк иде, дип телим, - ди Илдар абый.
Мөсфия апа - Илдар абый өчен чынлап та зур терәк. Сәламәтлеген дә кайгырта (майлы ризыклар ашатмаска тырышам ди), фәнни эшләрен язганда да булыша. Кечкенәдән балаларда әтиләренә карата хөрмәт тәрбияләгән.
- Илдар язарга утырса, әтиегез эшли, комачауламагыз, дия идем. Баштарак машинкада басарга ярдәм иттем. Ә компьютерлар чыккач, махсус үзләштермәдем, эш кушмасын дидем, - ди Мөсфия апа, уенын-чынын бергә кушып.
Ә Илдар абый 80 яшендә булса да, компьютерда үзе баса икән. Шәкертләренең язмаларын, чыгышларын даими күзәтеп бара, өч-дүрт радио тыңлый.
Журналист телне тоемларга тиеш
- Бүген татар матбугатында ялгышлыклар еш китәме?
- Журналистларны эшкә алучыларга барысына да бер таләп куяр идем. Иң мөһиме - язучы телне тоемлыймы, шуны ачыкларга кирәк. Еш кына «тапшыру шуның белән тәмам» диләр. «Шушының белән тапшыру тәмам» дөресрәк яңгырый лабаса. Телне тоемламау, тел сурәтләү чараларын урынлы файдаланмау, сүзне дөрес мәгънәдә кулланмау, иҗекләрне, кушымчаларны дөрес куймау - болар барысы да телне боза. Кешедә телне тоемлау юк икән, иҗатка, бәлки, килергә кирәк түгелдер. Басуда эшләсен ул. Башка өлкәдә хезмәт итсен. Элек газеталарда телгә багышланган махсус кушымталар чыга иде. Хәзер берсендә дә юк. Милләт белән телне янәшә куйган очракта гына без унышка ирешә алачакбыз.
- Сез очерк, парча жанрында иҗат итүче сирәк журналистларның берсе. Бүген бу жанрлар ни өчен югала дип саныйсыз?
- Югалмый, сүнми алар, башка жанрлар белән катнашкан хәлдә яшиләр. Очерк жанры элементларын күп язмаларда очратырга була. Минем соңгы аспирантым Айгөл Гусейнова нәкъ менә шул проблеманы өйрәнә. Бүгенге журналистикада очерк жанрының югала бару сәбәпләрен ачыклый һәм аның бүген дә барлыгын мисаллар белән раслый.
- «Бөртектән - көшел». Яңа туган «балагыз» (Илдар абый һәр яңа басманы шулай атый иде) нәрсә турында?
- Кояш - бихисап нурлардан, диңгез - тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән - гамь нурларыннан тукыла. Китапта шул нурларны парчалар итеп тасвирлап, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә күңел дәрьясын, рухи дөньяны сурәтләргә омтылдым. Гамь ул - кешенең эчке дөньясыннан чагылган бер нур. Җаның тормышка, кешеләргә битараф булмаса, үзең өчен генә яшәмәсәң, синдә гамь булыр һәм иң әүвәл ул синең карашыңда чагылыр.
- Сез тормышыгыздан канәгатьме, Илдар абый? Үткәннәргә үкенмисезме?
- Фәлсәфи сорау. Канәгать булырга ярамыйдыр, мөгаен. Бик тыныч яшәр идең дә, тик каядыр сугыш, шартлаулар, мондый шартларда ничек тыныч яшисең, ди?! Минем гомеремдә, шөкер, башны ташка бәрерлек үкенечләр булмады. Ходай миңа шундый мөмкинлек бирде. Үземне төрле өлкәдә сынап карадым. Аннары, журналистика үзе - күптармаклы һөнәр. Белгәннәремне башкаларга да өйрәтә алдым, башкаларның иҗатын өйрәнү мөмкинлеге дә булды. Әйләнә-тирәмдәге кешеләр гел ярдәмгә килә. Туганнар белән дә элемтәләр бик әйбәт. Шөкер итәргә кирәк.
10 октябрь көнне сәгать 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында Илдар Низамовның «Бөртектән- көшел» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.
Комментарийлар