16+

Лира Шәйхетдинова: «Шоуларга корылган туй мәҗлесләре ике-өч елдан бетәчәк»

Татар туе нинди була? Унике ел туйлар оештыру һәм аларны алып бару белән шөгыльләнгән Лира Шәйхетдинова, шушы сорауга җавап эзләп, музейларга кадәр барып җиткән, авылларга кайтып, әби-бабайлар белән дә сөйләшкән. Бүген ул «XXI гасыр татар туе» дигән яңа проект өстендә эшли. Бер яшь парга шундый туйны уздырырга өлгергән дә инде.

Лира Шәйхетдинова: «Шоуларга корылган туй мәҗлесләре ике-өч елдан бетәчәк»

Татар туе нинди була? Унике ел туйлар оештыру һәм аларны алып бару белән шөгыльләнгән Лира Шәйхетдинова, шушы сорауга җавап эзләп, музейларга кадәр барып җиткән, авылларга кайтып, әби-бабайлар белән дә сөйләшкән. Бүген ул «XXI гасыр татар туе» дигән яңа проект өстендә эшли. Бер яшь парга шундый туйны уздырырга өлгергән дә инде.

Лира кечкенәдән театр артисты булырга хыялланса да, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә белгечлеген үзләштергән.
- Мин сәхнәне яраттым. Мәктәптә укыганда бии дә, җырлый да идем. Сәхнә гел үзенә тартып торды. Актер булып китмәсәм дә, тормышта үз урынымны таптым. Иҗади эш белән шөгыльләнәм -туйлар оештырам. Элек туган көннәр, чыгарылыш кичәләре, кыскасы, нинди бәйрәм бар - барысын да үткәрә идем. Хәзер исә туйлар оештыру, алып бару белән генә чикләнәм. Барысын да бергә колачлап булмый, минем бер юнәлештә генә үсәсем килде.

- Ә ни өчен нәкъ менә туй?
- Туй ул - кеше тормышында бер генә була торган һәм үтә дә мөһим вакыйга. Туй мәҗлесе - күңелгә иң якыны, чөнки аңарда үзенә күрә бер олы мәгънә бар. Һәр туйга үзенчә якын киләм, шунлыктан бер айга бер генә туй уздырам, башкасына вакыт калмый. Баштарак мин алып баручы гына идем, киләсең, туй үткәрәсең дә кайтып китәсең. Миңа бу гына җитми башлады. Яшь парлар белән бер дулкында булу өчен якыннан танышырга кирәклеген аңладым. Туй алдыннан алар белән әллә ничә тапкыр очрашам, гаилә тарихлары белән кызыксынам, үзләре, якыннары белән бәйле истәлекле вакыйгалар турында сорашам. Нәсел шәҗәрәләрен төзибез. Хәтта кунакларны мәҗлескә чакыруның да сценариен төзергә мөмкинбез. Шоуга, «шаккаттризм»нарга корылган, әллә нинди ямьсез уеннардан китә башладым. Гадилек, эчкерсезлек, ихласлык, рухи кыйммәтләрне, традицияләрне барлау - менә шулар минем максатым. Шул ук вакытта борынгыдан калган туй йолаларын, уеннар, такмаклар, биюләрне заманчалаштырып бирәм.

- Туйларны болай итеп уздыра башлавың «акыл утырган» яшькә керүең белән дә бәйледер?
- Улым Фәрит тугач, тормышка башкача карый башладым. Гел русча гына сөйләшә идем, улымны кулга алуга, үземнән-үзем татарчага күчтем, догалар өйрәндем. Аның минем генә түгел, әби-бабайларның нәсел дәвамчысы да булуын төшендем. Улыма нәрсә биреп калдыра алуым турында уйландым. Сүзем акча, фатир турында түгел, ә тәрбия, гореф-гадәтләр, традицияләр хакында. Шуннан эш алымнарымны да үзгәртергә ниятләдем. Иң элек Милли музейга бардым. Анда гозеремне җиткергәч, Каюм Насыйри музеена барырга тәкъдим иттеләр. Аның хезмәтләре белән таныштым. Безнең татарларда бик күп кызыклы туй йолалары бар икән бит. Авылларга барып, әбиләр белән сөйләштем. Алар миңа сандыкка бирнә җыярга өйрәтте. Кияү мунчасы, килен токмачы, түбәтәй - аларның һәрберсенә билгеле бер мәгънә салынган. Әйтик, түбәтәй, шулай ук калфак эченә яшьләрнең әти-­әниләре яки берәр бәхетле пар дога язып теккән. Бу кәләш белән кияүне күз тиюдән саклаган. Хәтта чулпы белән колак алка тагуның да хикмәте бар булып чыкты. Алар кызларны яман күздән саклый икән ләбаса. Каюм Насыйри туй мәҗлесендә пешерелә торган бәлеш турында да искә алып үтә. Аның рецептын мин авыл әбиләреннән өйрәндем. Киләчәктә планыма шул элементны да кертергә уйлыйм. Беренче тапкыр оештырган татар туенда сандык кертү элементын да кулландык, йөзек салыш уенын да уйнадык, киленнең аш-суга осталыгын да тикшердек. Самавырдан мәтрүшкәле чәйләр эчтек. Бирнәнең кайбер әйберләрен кәләш үзе әзерләде. Туй мәҗлесенә ул әнисе кияүгә чыкканда кигән күлмәген яңартып киде.

- Кәләш дигәннән, кыз сатып алу йоласын син ничектер өнәп бетермисең кебек?
- Мин аны уздыруның мәгънәсен күрмим. Яшерен-батырын түгел, егет-кызларның күбесе туйга кадәр яшәп тә ала. Кайберәүләр бишәр ел бергә яшәгәч кенә туй үткәрә. Бу очракта ул бигрәк тә кирәкми. Кыз сатып алу бит ул булачак кияүне сынау йоласы. Син аның белән күпме гомер таныш булгач, аның белән яшәгәч, нәрсәгә инде ул сынап карау. Шул вакыт эчендә кияүне әллә ничә тапкыр сынарга була. Саф егет белән кыз өйләнешкәндә исә кыз сатып алу йоласы урынлы була.

- Соңгы вакытта туйлар уздыруда Европага иярү сизелә. Син моңа ничек карыйсың?
- Сериаллар нәтиҗәсе инде бу. Кәләшнең дус кызлары бертөсле кием кияргә тырыша хәзер, мин аны модадан чыкты дип саныйм. Туйларны билгеле бер төстә үткәрә башладылар, ягъни декор элементларында бер генә төс өстенлек итә. Аның үзенә бер мәгънәсе бар, без исә аны белмибез, матур дип кенә кабатлыйбыз. Башларына таҗ киюче кәләшләр дә очрый. Ул бит король хатыны түгел таҗдан йөрергә. Бу наданнарча иярү була. Нишләп үзебезнең татар туйларын яңартмаска, аларны модага кертмәскә ди әле. Миңа калса, шау-шулы, утлы шоулар, төрле хайваннар катнашындагы программалы туйлар үткәндә калачак. Мәскәү белән Петербург бу авырудан арынды инде. Алар хәзер гади, тыйнак мәҗлес оештыру ягында.

- Лира, яшь егет-кызларга нәрсә киңәш итәр идең?
- Туй ул бик җитди вакыйга. Әкиятләр туй белән тәмамланса, яшь парларның тормышы туйдан башлана гына. Шуңа тормыш юлын лаеклы итеп уза белергә кирәк. Үзең сайлаган пар ышанычлы булсын. Тормышта очраган сынау-авырлыкларны бергә күтәрергә көч табарга кирәк. Болар берсе дә туйны ничек уздыруыңа, аны оештыру өчен күпме акча түккәнеңә карамый.
Дилбәр Гарифуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading