- Татарстан халыклары ассамблеясы составында бүген 36 милли-мәдәни оешма барлыгын истә тотканда, бөтен милли оешманың да уку бүлеге әлегә юк булып чыга...
- Кызганычка, шулай. Ачылган бүлекләр дә кайвакыт эшләп китә алмый. Йә балалар йөрми, йә аларны укытырга педагоглар табып булмый. Бу эшне милли оешмалар хәл итәргә, ата-аналар белән сөйләшүләр алып барырга тиеш. Татарстан халыклары ассамблеясы да, Халыклар дуслыгы йорты да безнең партнерлар булып тора. Мәктәбебез дә Дуслык йортында урнашкан. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә дәреслекләр алабыз, матди-техник базабыз яңартылып тора. Фестиваль, бәйгеләр, слетлар уза. Ел саен каникул чорында күпмилләтле җәйге лагерь эшли. Узган ел 350 бала ял итте. Анда, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучыларыннан кала, Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы этно-мәдәни компонентлы һәм күпмилләтле мәктәпләрдә белем алучылар да ял итә. 2007 елдан бирле эшләп килгән лагерьның төп максаты - мәдәниятара диалог, турыдан-туры аралашу ярдәмендә төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышу.
- Татарстан халыклары ассамблеясы утырышында чыгыш ясаганда, сез, кадрлар проблемасы бар, дип белдергән идегез. Ул проблема ничек хәл ителә?
- Укытучылар коллективы шулай ук күпмилләтле. Барысы да белгечлекләре буенча педагоглар. Элек укытучы итеп телне белгән кешене чакыра идек. Иң мөһим таләп телне белүе иде. Хәзер исә бары тик укытучы белгечлеге алган кеше генә белем бирә ала дигән таләп бар. Читтән чакырып китерә алмыйбыз, бездә аның өчен штат юк. Шуңа да укытучыларыбыз сәгатьләп эшли, хезмәт хакы бик аз, аларга социаль пакет каралмаган. Тулай торак белән дә тәэмин итә алмыйбыз. Шуңа да милли-мәдәни оешма үзенең бүлеген ачарга ниятли икән, беренче чиратта педагог табарга тиеш була. Бу күп кенә оешмалар өчен проблема булып тора, бүлек булдырасылары килә, ә укытучы таба алмыйлар. Икенче бер проблема да бар: укытучысы табылырга да мөмкин, әмма аның якшәмбе көнне аз гына акчага укытасы килми. Бездә эшләүче педагогларның барысының да төп эшләре бар, монда да килеп укыталар. Мин аларны миссионерлар дип әйтәм. Алар үз туган халкы алдындагы миссияне үтиләр. Моны аңлаган кайбер педагогларыбыз Казанның югары уку йортларында укытучы һөнәрен дә үзләштерде. Әйтик, әфган телен укыта торган егетебез белеме буенча юрист, хәзер ул психология һәм педагогика курсларында укый.
- Мәктәпнең кайсы бүлекләре аеруча популяр?
- Чуваш, әзәрбайҗан, грузин, төрек, әфган, гарәп бүлекләре актив эшли, корея бүлеге популяр, аны чит тел буларак та укучылар күп. Быел бурят, вьетнам бүлекләрен ачтык. Украин бүлеге кабат эшли башлады.
- Билгеле бер бүлеккә шул телне, культураны өйрәнергә теләгән башка милләт кешеләре дә йөриме?
- Андыйлар да бар. Күбесенчә алар катнаш гаиләдән булып, тормыш иптәшләренең телен өйрәнергә киләләр. Берәр милләт егетенә гашыйк булган кызлар да йөри безгә. Грузин бүлегенә берничә ел рәттән Грузиягә ял итәргә барган ханым йөри, аны грузин теле, мәдәнияте кызыксындыра. Әтисе бер кечкенә малайны грузин бүлегенә алып килде, үзе милләте буенча - грузин, хатыны татар икән. Кавказ биюләре популяр булганлыктан, аны өйрәнергә 14 төрле милләт баласы йөри.
- Бию дигәннән, сез иҗади чараларда да актив катнашасыз бугай?
- Халыклар дуслыгы йортында узган һәр бәйрәм, концертта катнашабыз. Халыкара туган тел көнен һәр елны билгеле бер тематикага багышлыйбыз. Узган ел грузин шагыйре Шота Руставелиның «Витязь в тигровой шкуре» поэмасына 800 ел булды, шул уңайдан әлеге әсәрне ун телдә укыдык. Быел чуваш шагыйре Петр Хузангайның 110 еллыгын билгеләп үттек. Аның шигырьләрен балалар 14 телдә укыды. Шул рәвешле балаларыбыз башка милләт кешеләре турында да белеп үсә.
Комментарийлар