16+

Орнитолог Илгизәр Рәхимов: «Аккошлар мәхәббәте... мәңгелек түгел»

Ни өчен аккошлар мәхәббәт символы санала, нишләп орнитологлар бала чыгармаучы күкене хөрмәт итә, сыерчыкларның саны нигә азайган? Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов белән әңгәмәбез барышында тагын бик күп сорауларга җаваплар таптым.

Орнитолог Илгизәр Рәхимов: «Аккошлар мәхәббәте... мәңгелек түгел»

Ни өчен аккошлар мәхәббәт символы санала, нишләп орнитологлар бала чыгармаучы күкене хөрмәт итә, сыерчыкларның саны нигә азайган? Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов белән әңгәмәбез барышында тагын бик күп сорауларга җаваплар таптым.


- Илгизәр Ильясович, сез кош­лар турында бик озаклап, тәмле итеп сөйләргә яратасыз, орнитология белән кызыксынуыгыз кай­чан барлыкка килде?
- Бала вакыттан ишегалдындагы кош-кортлар, мәче, этләр минем дуслар иде. Песнәк баласын да, карга баласын да күтәреп кайт­каным булды. Бөҗәкләр дә игътибардан читтә калмады. Гаиләдә бер генә бала булгач, әни моны миңа иптәш булмаудан күрде, дәшмәде, түзде. Мәктәпне тәмамлаганда ук үземнең биолог буласымны тәгаенләп куйган идем. Шул елларда, Советлар Союзында иң беренче буларак, Казанда табигатьне саклау кафедрасы ачылды. Анда конкурс югары булды, «бишле»ләр белән генә кабул иттеләр. Ә минем бер имтиханым «дүртле» булды, укырга керә алмадым. Армиядән кайткач, тагын кереп карадым - ике «бишле», ике «дүртле» алдым, бу юлы да кабул итмәделәр. Аннары рабфакта укып алып, ниһаять, студент булдым. Кафедра мөдире Виктор Поповта укуым белән бәхетлемен, аның дәресләре бик кызыклы үтә иде, үзенең фәненә карата бездә мәхәббәт уятты. Орнитология ул - бик мавыктыргыч фән. Республика буенча кошларның 300дән артык төре бар, ә Казанда 200 төрдәге кош яши. Өйрәнү өчен аларның һәммәсе кызыклы.

- Иң кечкенә һәм иң зур кош дип кайсыларын әйтер идегез?
- Иң зурысы - бөркет, иң кечкенәсе - кычыткан чыпчыгы. Иң озын гомерлесе - козгын. Ул йөз елга кадәр яши, диләр. Әмма бу факт ачыкланмаган, замокларда яши торганы, бәлки, озак та яшидер, аларны ашаталар, шартлар яхшы. Ә табигатьтә яши торганнары алай ук озын гомерле булмыйдыр.

- Җылы яктан күчмә кошлар да кайтып җитте, алар кыш чыгарга Африкага кадәр очып ки­тәләр икән?
- Бытбылдык белән керәшә Африкага оча. Чәүкәләр, карлыгачлар, сандугачлар, сыерчыклар, үрдәкләр Европа илләренә, әйтик, Италия, Испания, Франциягә китә. Чинар чыпчыгы (зеленушка) Кытайга ук юл тота. Көн әйбәт булса, мең чакрымны алар бер атнада үтә. Эсседә очмыйлар, иртән һәм кичен хәрәкәт итәргә тырышалар. Керәшә, карлыгачлар тизрәк оча, бу араны берничә көн эчендә үтәләр. Ерткыч кошлар вак кошларга караганда тизрәк оча.

- Алар юлда ничек бер дә адашып калмыйча, үз туган ояларын эзләп таба?
- Кошларда, безнең белән чагыштырганда, ориентация механизмы көчле. Аларның баш миләрендә, гади генә итеп әйткәндә, компас бар һәм ул магнит кырын сизеп тора. Без дә беләбез ул магнит кыры барлыгын, әмма аны тәнебез белән сизмибез. Ә кошлар сизә. Шуңа таянып, алар беркайчан да адашмый, төнлә дә, яңгырлы көндә дә юлны табалар. Җил аларның көтүләрен тегендә-монда тузгытырга да мөмкин, әмма векторны табып, юлларын дәвам итә алалар.

- Климат җылыну аркасында, кайбер күчмә кошлар кышны бездә уздыра башлады. Алар салкыннарны исән-сау кичерәләрме?
- Кышларга калучы кошларның саны елдан-ел арта. Бу бөтен дөнья буенча шулай. Элек кыргый үрдәкләрнең бездә калу очрагы бөтенләй юк иде. Хәзер исә, кыш­лар җылы килгәч, күп кенә сулыкларны боз капламый, Болак та тоташ катмый. Аннары батарейлардан чыккан техник җылы су Кабан күленә, ТЭЦ янындагы күлгә агып чыга, боз катарга ирек бирми. Үрдәкләр шунда рәхәтләнеп кышлый. Аларга суык куркыныч түгел, чөнки тән температуралары - 42 градус. Ә менә азык булмаса, кышны чыгарга бик авыр. Шуңа да бөҗәкләр белән тукланучы кошлар җылы якларга китәргә мәҗбүр. Ярма, җимеш, катнаш ризык белән тукланучылары, әйтик, чәүкә, саескан, кара каргалар исә бездә кышларга кала башлады, аларга азык табу авыр түгел. Көтүләре белән көне буе Самосырово чүплегендә эзләнеп тукланалар да кичкә паркларга кайтып куналар.

- Авыл халкы, чыпчыклар азайган кебек, ди...
- Алар хаклы, чыпчыклар кимеде. Без моны атлар кимү белән аңлатып та карыйбыз. Элек авыл җирендә ат асрыйлар иде, чыпчык­лар ат тизәгендә казынырга ярата бит. Сыер тизәге аларны кызыксындырмый, аның ашказаны дүрт камералы булгач, азыкны ахырга кадәр эшкәртеп бетерә. Ә атның ашказаны аша ярма бөртекләре бүртеп чыга. Чыпчыклар шуның белән туклана. Сыерчык­лар да кимеде, чөнки аларга оя корырга урын калмады. Парк, зиратлардан иске агачларны кисеп алдылар, аларның куышларына кошлар оя кора иде. Сыерчык ояларын ясап элүчеләр дә сирәк. Элек 1 апрель - Бөтендөнья кош­лар көнен зур бәйрәм кебек үткәрә идек. Әтиләр белән бергә кош оялары ясап элеп куюыбыз, аларны сыерчык килдеме икән дип күзәтеп торуыбыз истә. Кош­лар көне уңаеннан бер мәктәпкә чакырдылар. Укучыларның әти-­әниләре дә килгән иде. Укытучы, кош­ларга оялар элик, дигән тәкъдимен җиткерде. Бер әти кеше, мин оя каян алыйм, дисә, икенчесе, аны ясар өчен материал кирәк бит, үзем сатып алыйммы, ди. Арадан берсе, әзер килеш кибеттә дә сатыла, дип куйды. Калганнар, аны үз акчабызга сатып алып куйыйкмы дип, мине шаккатырдылар. Кошларга оя ясау традиция­се бетте хәзер. Булган оялар да череп бетте.

- Күгәрченнәрнең дә саны азай­дымы?
- 2000 елларга кадәр Казанда уртача 700-800 мең күгәрчен бар иде, бүгенге көндә нибары 200-300 меңләп кенә. Аның сәбәбе берничә. Бердән, шәһәрдә яшәү өчен шартлар кимеде. Элек алар биш катлы хрущевкаларның чормаларында яшәде, бер йорт чормасында гына да 50дән артык оя иде ул вакытта. Хәзер йортлар биек итеп төзелә, күгәрченнәр ул биеклеккә кадәр менми, шуңа өстәп, ачык чормалары да юк, оя кора алмыйлар. Икенчедән, халык бик сакчылга әйләнде, каткан ипи кисәкләрен чүплекләргә чыгармый башлады. Димәк, аларга азык та юк. Өченчедән, үз чорында чебеш, каз бәпкәләренә тимәсен өчен, ерткыч кошларга, әйтик, тилгән, карчыгаларга актив ау оештырдык. Шәһәр эчендә алар калмады. Алар урынына каргалар килде, шул рәвешле аларның саны да артты. Каргалар исә күгәрченнәрне кырыштыра башлады. Әмма шунысын да әйтергә кирәк: азык булмагач, күгәрченнәр кимегәч, каргаларның да саны кимүне күзәтәбез. Җәй көне каргаларны, студентларга күрсәтер өчен, эзләп йөрергә туры килә.

- Илгизәр Ильясович, аккош­ларны мәхәббәт символы дип атау кайдан килеп чыккан ул?
- Аккош бит инде ул - матур, нәзакәтле кош. Аларны элек патшалар, күзне иркәләп торсыннар, сулыкларны бизәсеннәр дип, махсус рәвештә, күлләргә җибәрткән. Соңгы елларда зоопарк та аларны Кабан күленә җибәрә башлады. Аккошларның үз парларын мәңгелеккә сайлавын да беләбез. Алар гел бергә янәшә йөзә, балаларын да парлап үстерә. Казлар бала чыгарганда, йомырканы ана каз гына басып утыра. Ә аккошларга килгәндә, ата аккош та баса. Шул рәвешле ана аккошны ял иттерә. Әкиятләрдә дә аккош уңай персонаж буларак бирелә. Хәтта бер браконьерның, минем аккошларга атарга кулым күтәрелми, дип әйт­кәнен беләм. Ә менә аккошлар парларын югалтса, моны күтәрә алмыйча, кыялардан ташланып үлә дию - миф. Парсыз калган аккош икенче бер ялгыз кошны табып парлаша.

- Интернеттагы Кабан күлен чистартучы аккош турындагы видео һәммәбезне дә шаккатырды. Аны чынлап та Экология елының символы дип атый алабызмы?
- Бу аның фәкать оя кору инстинкты. Казлар да бит басып утыр­ганда әйләнә-тирәсендә томшыгына нәрсә эләгә, шуны янына урнаштырып бара. Аккош та шулай итә, күлне чистартса, ул аны бөтенләй читкә чыгарып барыр иде.

- Ата сандугач ана кошка мәхәббәтен белдереп сайрый дибез, монысы да мифмы?
- Ата кош иң беренче булып очып килә дә, икенче кошларга, бу минем территориям дигәнне аңлатып, сайрый башлый. Бер куактан икенче куакка күчеп сайрый-сайрый, ул чикләрен билгели. Көчле кошлар иң яхшы урынны алып кала. Чикләр бүленеп беткәч, ана кошлар очып кайта. Аларның да иң көчлеләре лидер ата кошны сайлый.

- Иң акыллы кош - карга, диләр, бу чынлап та шулаймы?
- Каргасыманнар дип төзә­тәсем килә. Белгечләрнең әйтүе буенча, алар чынлап та акыллы.

- Кәккүкнең кеше гомерен санавын ничек аңлатасыз?
- Бу уйдырма гына. Каян килеп чыкканын да әйтеп булмый. Кәккүкләрне, йомыркаларын башка кош оясына калдырганнары өчен, яратып та бетермиләр. Әмма без орнитологлар аларны хөрмәт итәбез, чөнки күкеләр табигатьне сакларга булыша. 300 кош арасында алар гына төкле ефәк күбәләге белән туклана. Башка кошлар аларны капса да, төкле булулары аркасында, ашый алмый. Кәккүк булмаса, әлеге күбәләкләр урманны юк итәр иде.

- Күптән түгел генә Кызыл китапның яңа - өченче басмасы чык­ты, анда нинди үзгәрешләр бар?
- Һәр ун ел саен берәр китап чыгарып барабыз. Элеккерәк чык­канына, икенче китапка, 70 төрле кош кергән иде. Соңгысында 60ка якын. Китаптан көртлек төшеп калды, чөнки аның саны артты. Тагын берничә кош төшеп калды, аларның Татарстанда булмау факты ачыкланды. Моннан алда чыккан китапта алар искә алынган, чөнки күрүчеләр булган, без исә ул кошларның ялгыш кына очып керүен, безнең территория­дә яшәмәүләрен раслый алдык. Бөркетлеләр семьялыгыннан булган орлан - ак койрыкның саны берничә йөзгә җитте, әмма аны әле Кызыл китаптан чыгармыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ильгизэр Ильясович! Энгэмэгез бИК ошады.рэхмэт сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кызыклы әңгәмә!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шундый китаплар балаларга кызык .Рэхмэт сезгэ язмагыз эчен .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик эчтэлекле, кызыклы язма. Ни кадэр мэгьлумат алдым. Бик зур рэхмэт.

          Мөһим

          loading
          2
          X