16+

Себер тайгасына киткән татарларның бүгенге хәлләре, яки «Кара урман» җыры кемнеке?

Себер. Бу сүз элек-электән кара урманнары тулы сер булып кына түгел, күңелләргә шом салып та яңгыраган. Себер белән сөргеннең мәгънәсе бер булып яңгыраган.

Себер тайгасына киткән татарларның бүгенге хәлләре, яки «Кара урман» җыры кемнеке?

Себер. Бу сүз элек-электән кара урманнары тулы сер булып кына түгел, күңелләргә шом салып та яңгыраган. Себер белән сөргеннең мәгънәсе бер булып яңгыраган.

Ләкин ерак Себер якларына гаепләнеп, сөрелеп кенә түгел, Столыпин реформалары башлангач, бу якларны үзләштерү өчен, үзләре теләп киткән татарлар да шактый булган. Аларның токымнары: оныклары-туруннары Красноярск краеның Казачинск районы Отношка авылында - Себер урманнары уртасында үз телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап, бүген дә яшәп яталар.

Кош сайрашып, кеше сөйләшеп таныша
Бу авылның балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Һадия Җәләлетдинова белән дә без шулай очраклы рәвештә сөйләшеп-танышып киттек. Һадия ханым Татарстанның Мәгарифне үстерү институты чакыргач, ара ерак дип тормаган, Казанга юлга чык­кан. Татарстаннан читтә дә татар балаларына туган телебезне өйрәтеп ятучы бу тәрбия­челәр белән очрашуга мин дә бардым. Һәрбер сүзне йотылып тыңлап, дәфтәренә язып утырган бу ханым игътибарымны тиз җәлеп итте. Аннары ул үзе дә балалары белән уйный торган «Гөрләвек» уенын курсташлары белән бергәләп җырлап-биеп күрсәтте. Ул уенда Себер елгаларының исемнәре атала, океан да искә алына. Шунда мин аның ерак Себердән булуын аңлап алдым һәм аның белән кызыксынуым тагын да артты. Дәресләр тәмамлангач, без Һадия ханым белән озаклап сөйләшеп утырдык.

Ак пароходка утырып килгәннәр
Аның ерак бабалары Мамадыш районының Тәкәнеш якларыннан икән. Иң кызыгы, алар авылларының бу исемнәрен Себер тайгаларына кадәр алып килгәннәр. Хәзер дә авыллары Отношка дип йөртелә, бераз урысча төсмере булса да, бу атамада Өтнә исемен тануы авыр түгел. 1911 елда Камалетдин бабай һәм тагын 40лап гаилә, үзләре сөйләп калдырганча, Миколай патша фәрманы буенча Себер җирләрен үзләштерергә дип, туган авылларыннан чыгып киткәннәр. Бүгенге әбиләрнең исендә калганча, алар ак пароходка утырып килгәннәр. Һадия ханымны тыңлаганнан соң, халкыбыз­ның «Кара урман» дигән үзәк өзгеч моңлы җырын шул мөһаҗирләр тудыргандыр дип уйлап куясың. Башлары күккә тигән кара чыршыларны, наратларны кисеп, төпләп, тайга уртасында авыл төзегән алар. Бергә, дус булганга гына исән калганнардыр да. Һәм менә шул дуслык, бердәмлек аларга бабаларыннан васыять итеп тапшырылып, бүген дә бар эшләренең нигезендә ята. Алар үзләре белән туган як истәлеге итеп, Коръән китап­ларын да, май язгыч кебек кирәкле эш коралларын да алган була. Бүген алар Венера ханым Шакирова оештырган музейның кадерле экспонатлары икән.



Енисейск - Красноярск юлының 38нче чакрымында урнашкан әлеге татар авылында бүген 140лап хуҗалыкта 500дән артык кеше гомер итә. Авылны буыннар бәйләнеше яшәтә икән. Һәрбер йортта диярлек, бер түбә астында өч буын дус-тату гомер сөрә: каенана-каената, ул-килен һәм балалар. Болай яшәү рәхәт икәнен аңлаганнар алар: өлкәннәр тәҗрибәсе яшьләр эшенә файда, балалар да караулы. Һәр гаиләдән бер бала, гадәттә төпчек төп йорттан китми. Шуңа да нигезләр таркалмый, йортлар буш калмый икән монда.

Туган телгә тере һәйкәл куеп
Дөрес, монда бәхет утравы түгел: үзгәртеп кору җилләре тайга урманнарына да килеп җитеп, бер җайга барган тормышның астын өскә китергән. 1936 елда колхоз булып оешкан хуҗалыклар зур совхозга берләшә, аннары алар таркалып, бәләкәй колхозларга бүленә. Хәзер инде алары да юк икән. Яшьләргә эш тә бик юк, ди. Шуңа да авыр дип тормыйлар, урман эшендә эшлиләр. Отношканың (юк, аны, нишләптер, үзебезчә итеп Өтнәш дип атыйсы килә) үз янгын сүндерү бүлекчәсе, балалар бакчасы, урта мәктәбе бар. Һадия ханым тәрбияче булып эшләгән бакчага 13 бала йөри. Быел өчесе мәктәпкә керәчәк, тагын дүрт сабый беренче тапкыр бакчага киләчәк. Аларны кечкенәдән татар булулары белән горурланырга өйрәтеп үстерәләр. Тукай, Җәлил шигырьләрен тайга урманнары уртасында да яңгыраталар. Шүрәле, Су анасының сурәтләрен ясыйлар.
Бакчадан ук туган телгә мәхәббәт тоеп үскән балалар туган авылларындагы урта мәктәптә белем ала. Аның тарихы бер гасырдан артык. 1914 елда гарәп телендә белем бирүче мәдрәсә булып ачылган була ул. Чит җирдә, җиде ят арасында белемсез дә булсалар, югалачак­ларын аңлаган алар. Бүген укучылары рус, татар һәм чит тел буларак немец телен өйрәнә торган уникаль мәктәптә 45 бала белем ала. Аларда да шул бер проблема икән инде: кайберәүләр БДИдан куркып, тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән китә башлаганнар. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Солдаттагы улларыннан хата белән язылган татарча хат алгач (әни дигән сүзне дә дөрес язмаган булалар алар), балаларына туган телне өйрәтүне сорап, әти-әниләр югары даирәләргә хат язганнар. Аларның үтенечен истә тотып, укытучы Роза Сабитова үзе программа төзегән һәм ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Гомумән, Татарстанга, Казанга карап яши алар. Дәреслекләр дә, методик әсбаплар да бездән китә. Ара ерак дип тормыйлар, җае чыккан саен, Казандагы төрле фестивальләргә, дуслык лагерьларына балаларны да алып баралар. Юк, бармыйлар икән, алар Казанга, бабаларының туган төбәгенә кайталар. Иң мөһиме, балалар да, өлкәннәр дә татар теленең ана теле икәнен яхшы аңлыйлар. Ул безгә нигә кирәк, аның белән нишлик, - димиләр.

Тәрбияче дә, абыстай да
Себер тайгасында ислам динен дә саклап кала алган алар. Ул да тел шикелле үк изге ядкяр. Беренче йортлар белән бергә мәчет тә салынган. 1999 елда авылда яңа мәчет төзегәннәр.
- Бигрәк тә Рамазан аенда, гает бәйрәмнәрендә, җомга көннәрендә авылның яше, карты урам тутырып мәчеткә агыла, - ди яңа танышым Һадия ханым -малайлар бабайлар артына басып, намаз укый.

Һадия ханым үзе дә шәригать кануннары белән яшәргә тырыша. Очрашуыбыз ураза аена туры килгән иде. Сәфәргә чыккан кешегә уразаны тотмаса да ярый югыйсә. Юк. Бер көн дә калдырмаган. Үзлегеннән гарәп телен өйрәнгән, догалар ятлаган, хәзер абыстай - үзе шәкертләр укыта. Белгәнеңне бүтәннәргә өйрәтү - иң мәслихәт гамәлләрнең берсе. Бу иманлы ханым ире Равил белән өч бала - Фәридә, Алия һәм Шамилне тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Һадия ханым өч оныкның бәхетле дәү әнисе. Туган телеңне, динеңне тапшырыр оныкларың булудан да зуррак бәхет була димени?!

Себер тайгасында татар дигән исемне горур йөртү генә түгел, аңа карата башкаларның да мәхәббәтен уятыр өчен шактый тырышырга туры килә милләттәшләребезгә. Һәм бу тырышлык бушка китми. Район башлыгы Юрий Озерских та бик хөрмәт итә икән аларны. Мәктәпләренең бер гасырлык тарихына багышлап китапчык чыгарырга да үзе ярдәм иткән. Сүз башында болай дип тә язган: «Татарлар - искиткеч халык. Алар тырыш, эш сөючән, максатчан, белемгә омтылучан. Алар борынгы бабаларының традицияләрен хөрмәт итәләр, туган телләрен, милли мәдәниятләрен сак­лыйлар».
Район башлыгының бу сүзләрендә дә хаклык ярылып ята. Сабантуйны район буенча үткәрмәсәләр дә (киләчәктә бу хакта да хыялланалар), бер генә елны да авылларында үткәрми калганнары юк икән. Аңа милли киемнәр тегеп, түбәтәй-калфаклар чигеп, алдан ук әзерләнәләр. Татарларның бу бәйрәмен күрергә дип тирә-күрше авыллардан башка милләтләр дә киләләр икән. Клуб­лары каршында «Авыл моңы» дигән фольклор ансамбле эшли. Сабан туйларның бизәге дә алар икән.

Мин әлеге авылның һәр кешесен Һадия ханым шикеле, кояш кебек нурлы йөзле, очкын чәчеп торган күзле, җор телле, шигъ­ри җанлы, милли аңлы, терекөмештәй тере, уңган-булган дип күз алдыма китердем. Үзләре белән очрашып сөйләшмәсәм дә, яңа танышымның әңгәмәсе буенча мин бу тайга уртасында туган телебезгә тере һәйкәл куйган милләттәшләребезне яратырга да өлгердем инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading