16+

73 яшьлек студент Вера Цибульская: «Кеше максатлары беткәч һәм нәрсәгә дә булса өйрәнү теләге сүнгәч картая»

Уфадан 73 яшьлек Вера Цибульская шулай ди. Россиянең иң өлкән яшьтәге студенты Башкортстан дәүләт педагогия университетының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергән. Көн дә иртәнге сигезгә дәрескә бара.

73 яшьлек студент Вера Цибульская: «Кеше максатлары беткәч һәм нәрсәгә дә булса өйрәнү теләге сүнгәч картая»

Уфадан 73 яшьлек Вера Цибульская шулай ди. Россиянең иң өлкән яшьтәге студенты Башкортстан дәүләт педагогия университетының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергән. Көн дә иртәнге сигезгә дәрескә бара.

- Башта тарих факультетына укырга кермәкче иде. Тарих минем өчен һәрчак кызык булды. Республика архивына еш йөрим, тарихи документларны өйрәнәм. Берсендә революциягә кадәрге документларны архивтан сорагач: «Аларны студентларга гына бирәбез», - диделәр. Укырга керү турында шунда уйлана башладым да инде. Әмма тарих юнәлеше буенча укырга керү авыррак булды. Документларымны рус теле һәм әдәбияты факультетына да биргән идем, анда имтиханнар бирү күпкә җиңелрәк булды, шундук үттем. Баллар яхшы булгач, хәтерем әйбәт икән, башта белем бар дип, күңелем тынычланып калды, - ди ул. - Югары белемем булмавы тормышта һәрчак ниндидер кыенлыклар тудырды. Эшкә урнашу турында сүз бармый, кеше арасында берәрсе: «Син нинди институт тәмамладың?» - дип сораса, кызарып чыга идем. Кайчандыр, мәктәптән соң, Нефть университетына кергән идем, әмма гаилә хәлләре аркасында, аны ташларга туры килде. Аннары тагы бер институтка кердем, тик балалар кечкенә булу сәбәпле, укый алмадым. Шуңа күрә, укырга беркайчан да соң түгел дип, быел укырга кердем. Өйдәгеләр бу яңалыкны тыныч кабул итте. Бер оныгым гына, сәламәтлегем өчен борчылып, югары уку йорты программасы бик авыр булыр, дип кисәтте.

Вера Цибульская өчен иң рәхәте - яшь кызлар һәм егетләр белән бер парта артында утыру. XI сыйныфны яңа гына тәмамлап килгән студентлар да аны ничек бар, шулай кабул иткән. Кыенсынмасын өчен, аңа «Син» дип кенә эндәшәләр икән.



- Шәхсән үземне яшем оялдырмый. Нәрсәсе бар инде аның? Иң мөһиме - күңел картаймасын, диләр бит. Үз-үземне сиземләвем буенча, тормышның уртасына да җитмәдем, күпме эшем эшләнмәгән әле! Күптән түгел машина йөртү таныклыгы алдым. Юл кагыйдәләрен шундук ятладым. Практика вакытында инструкторлар мине хәтта мактый да иде. Имтиханнарны да бик җиңел тапшырдым. Уфада өченче буын университеты ачылды. Шунда компьютер курсларына, инглиз теле дәресләренә йөрим. Әлбәттә, без - башка буын кешеләре, заман технологияләрен үзләштерү өчен түземлек һәм вакыт кирәк, - ди ул.

Вера Цибульская гомер буе инженер булып эшләгән. Бу өлкәдә төгәл фәннәр таләп ителә. Хәзер нәфис әдәбият уку студент өчен бераз читенрәк. Рус һәм чит ил әдәбиятыннан сессиягә кадәр укыласы китапларның исемлеге бик озын, шуңа күрә ул буш вакытын университет китапханәсендә уздыра.

- Сез мине карт димәгез. Беләсезме кеше кайчан картая? Тормышта максатлары беткәч һәм нәрсәгә дә булса өйрәнү теләге сүнгәч. Ә минем әле максатларым күп, бу уку йортын тәмамлагач, тагы да берничә курс үтәсем килә. Шул компьютер дигәннәрен тулысынча үзләштерергә иде! Хәзер бит бөтен дөнья шуңа корылган. Коммуналь хезмәтләрне дә өйдән чыкмый гына түләргә була ди, - дип хыяллары белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Ул университетта түләп укый. Оныклары»: «Уку өчен үзебез түләячәкбез», - дигәннәр. Әбиләре тынычлап белем алсын өчен, хәтта бакча участогын да саттырганнар. Хәзер студент әби йә укуда, йә китапханәдә, йә өйдә шөгыльләнә. Күрше әбиләре белән эскәмиядә эшсез утырырга бөтенләй дә вакыты юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading