16+

91 яшьлек десантчы Павел Клетнев: «Күккә күтәрелгәч яшәрәм»

Узган шимбәдә 91 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев Минзәлә аэроклубында 4000 метр биеклектән сикерде. Бөркетнең канаты очканда ныгый, диләр. Павел ага да: «Һавада үземне фәрештәдәй хис итәм, барлык авыруларым җирдә кала, күккә күтәрелгәч яшәрәм», ди.

91 яшьлек десантчы Павел Клетнев: «Күккә күтәрелгәч яшәрәм»

Узган шимбәдә 91 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев Минзәлә аэроклубында 4000 метр биеклектән сикерде. Бөркетнең канаты очканда ныгый, диләр. Павел ага да: «Һавада үземне фәрештәдәй хис итәм, барлык авыруларым җирдә кала, күккә күтәрелгәч яшәрәм», ди.

Павел Кузьмичка Ленинград блокадасында, Бөек Ватан сугышында, Венгрия өчен көрәштә дә катнашырга туры килгән. Кыскасы, сугыш михнәтен, ачлык, ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган ул. Начар ишетүе дә сугыш «бүләге». Ветеран белән аңлашу авыррак булганга, очыш үзенчәлекләрен аның белән бергә парашюттан сикергән офицер Тәлгать Камалеевтан сораштык.
Павел ага сикергән рекордлы 4000 метр биеклектән хәтта яшьләр дә "очарга" кыймый икән. Сәгатенә 200 километр тизлек, 70 секунд бернинди парашютсыз кош кебек ирекле очыш. Бу Павел Кузьмичның алтынчы тапкыр сикерүе.

Сугыш вакытында 1943 елда ике тапкыр парашют белән сикерергә туры килгән аңа. Бары 87 яшенә җиткәч кенә, шактый еллардан соң, кабат күккә күтәрелергә тәвәкәлләгән. Һава десант гаскәрләренең юбилей бәйрәменә 2012 елның 1 августында 1500 метр биеклектән сикергән. Былтыр исә Павел Плетнев ике тапкыр "очарга" өлгергән. Бер очышын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган. Ул вакытта ук ветеран: "Сәламәтлегем рөхсәт итсә, Бөек Җиңү көне уңаеннан тагын сикерәм әле", - дип әйтеп куйган булган. Сүзләре чынга ашкан. Бәйрәмне көтеп тормыйча, узган шимбәдә үк очыш ясады. Аның белән гел бергә сикерә торган оныгы быел авырлы икән, шуңа да Павел ага иптәшкә Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат мәктәбендә тәрбияче офицер Тәлгать Камалеевны чакырган.

- Сокланмый мөмкин түгел, күп яшьләргә үрнәк булырлык әле ул. Безнең кадетлар интернат мәктәбендә аның оныкчыгы Даниель укый. Мәктәп каршындагы «Яшь десантчы» клубында Павел Кузьмич үзе дә еш кунак. Кадетлар белән патриотик тәрбия эше алып бара, сугыш хатирәләрен сөйли. Павел ага туры юлдан бара торган кеше. Оратор, батыр, акыл белән эш итә. Нервлары нык, күз тимәсен, - ди Тәлгать абый.

Павел ага тумышы белән Лаеш районының Рогозино авылыннан. Хәзер Северный бистәсендә улы гаиләсендә яши. 91 яшендә булса да, тик торганы юк бабайның. Бакчасында җылы якларда гына очрый торган җимешләр үстерә, киви, виноград, әстерхан чикләвегенә кадәр бар икән. Мәктәпләргә очрашуларга да еш чакыралар үзен.
Павел Клетнев ирешелгәннәр белән туктап кала торганнардан түгел. Һава десант гаскәрләре көне уңаеннан, 1 августта ул тагын парашют белән сикерергә җыена. Очыш өчен мәйдан да эзли башлаган инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading