– Икесе дә Базарлы Матакта яшәде. Эльвира Кыямова бездә агент булып 8 ел эшләде. Нина Родионова – безнең ветераныбыз, иминият системасында 38 ел эшләгән, остазыбыз, районда белмәгән кешесе юк, – диде безгә Фәрит Ибәтов. – Эльвира өченче балага декрет ялына киткәч: “Бала табам да, эшкә чыгам”, – дип әйтә иде. Без аңа: “Әле тиз генә эшкә чыкмассың”, – дигән идек. Баласына ике ай булдымы икән, улын каенанасына калдырып, эшкә чыкты. Менә бит ничек әниле-кызлы булып яшәгән алар. Без дә эштә бер гаилә сыман булдык. Җәен җиләккә, кышын чаңгы шуарга чыгабыз. Туганлашып беттек. Нинди генә мәсьәлә килеп тумасын гел бергә чишә идек. Бөтен уйларыбыз уртак булды. Кызлар көн дә искә алып елый. Әле Спас районыннан да авыл кешеләре килгән иде, алар да бик юксынып искә алдылар. Бик мөлаем, һәркемгә ачкыч таба торган кешеләр де шул. Безнең эштә башкача була да алмый. Эштән кояштай балкып чыгып киттеләр. Соңрак шундый авыр хәбәр җиткерделәр. Оешмабыз өчен зур югалту. Булдыра алганча, гаиләләренә ярдәм итеп торачакбыз, Аллаһ боерса. Гаиләләренә сабырлык инде!..
“Ахыргача ышанмадык”
Эльвира Кыямова Базарлы Матакка килен булып төшкән. Әлки районының Ташбилге авылы кызы. Тормыш иптәше Айдар белән, аның әти-әнисе янында яшәгән.
– Киленебез Эльвираны җирләгәнгә берничә көн генә үтте әле, балаларны үзләрен генә калдырганыбыз да юк. Кайгыбызны уртаклашып, көн дә кеше килә. Күпме планнары, хыяллары чынга ашмый калды, – диде безгә мәрхүмәнең каенсеңлесе Алия Нуруллина. – Абый өстенә карарга да куркыныч, ни үле, ни тере дигәндәй. Эльвира киткәч, түгәрәк дөньябызның бер почмагы китекләнде. Өч баласы ятим калды. Ул көнне мин эшләрем чыгып Юхмачы авылына юл тоткан идем. Кайтыр юлда Урта Әлки янындарак миңа бер машина сигнал бирде, тизлекне киметтем. Карасам ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка машиналар җыелган. Юл кырыенда тимер өеменә әйләнгән машина ята, карарлыгы да калмаган инде. Шок хәлендә туктап калдым. Күз алдымда булды бу хәл. Биш минут элек кенә юл һәлакәте булган. Автомобиль салонындагы Эльвира белән Нина Николаевнаны алу өчен машинаны кискәләргә туры килде. Башымда бары бер сорау бөтерелде, абыйга шалтыратып, ничек итеп: “Эльвира үлде”, дип хәбәр итәргә? Бу сүзләрне аңламыйча, аңларга теләмичә тинтерәдем. Иң авыры, йөрәкне әрнеткәне – бу кара хәбәрне балаларга ничек җиткерергә? Айдарга шалтыраттым. “Нишлисең, утырып торасыңмы, барасыңмы?” – дим. Ул ерак юлларга товар ташый, бу юлы да Самарага юл тоткан иде. Ул нидер шикләнде. Шунда ук: “Син болай гына шалтыратмыйсың, ни булганын сөйлә”, – ди. “Эльвира һәлакәткә юлыккан”, – дим, үлгән икәнлеген әйтмәдем. Айдар әйтә, “Телефонга кайгы уртаклашкан смслар килә, ни булган соң?” – ди. Ул бит ерак юлда, хәзер аңа әйтсәм дә, шул ничәмә-ничә чакрымнарга сузылган юлны кайтасы да бар бит әле. Руль артындагы кешегә ничек бу кайгыны әйтәсең ди инде. “Реанимациядә ул”, – дип әйтергә туры килде. Әмма “изге теләктәге” кешеләр табыла бит, абыйга шалтыратып инде хәбәр дә бирергә өлгергәннәр. Шуннан соң начальнигына шалтыраттык, Самарадан кайтканда артыннан тагын бер машина озата кайтты. Ахыргача табиблар ялгышкан, менә хәзер күзен ачар, комага гына киткәндер, дип уйладым бит. Аннан соң моргка алып киттек. Башы, муенына бик каты зыян килгән. Төп бәрелү Нина Николаевна ягына туры килгән. Аңарда да күпсанлы җәрәхәтләр ачыкланган.
Алия сүзләренә караганда, Эльвираның алдында барган җиңел машина ике зур машинасын узарга чыга. Эльвира да аның артыннан тәвәкәлли. Теге машина каршы яктан килгән машинаны күреп кире үз попосасына чыгып өлгергән. Эльвира да тизлеген киметкән, әмма үз полосасына күченергә зур йөк машиналары юл бирмәгән, дигән фараз бар. Эльвираның машинасы каршыга килгән“КамАЗ”га бәрелә.
Комментарийлар