16+

Адәм баласы рәхәткә түзә алмый

Шулай яратышып кавышкан парлар да аерылышамы икәнни? Аларның язмышы турында ишеткән таныш белешләре әнә шулай аптырап калды. Салих белән Гөлчирә институтта укыганда танышалар. Мәхәббәт җимешләре булган ике уллары дөньяга аваз сала. Укуларын тәмамлагач, икесе дә яхшы гына эшкә дә урнаша. Гаилә башлыгы берничә елдан өч бүлмәле фатирын да ала. Әйтәләр...

Адәм баласы рәхәткә түзә алмый

Шулай яратышып кавышкан парлар да аерылышамы икәнни? Аларның язмышы турында ишеткән таныш белешләре әнә шулай аптырап калды. Салих белән Гөлчирә институтта укыганда танышалар. Мәхәббәт җимешләре булган ике уллары дөньяга аваз сала. Укуларын тәмамлагач, икесе дә яхшы гына эшкә дә урнаша. Гаилә башлыгы берничә елдан өч бүлмәле фатирын да ала. Әйтәләр...

Шулай яратышып кавышкан парлар да аерылышамы икәнни? Аларның язмышы турында ишеткән таныш белешләре әнә шулай аптырап калды. Салих белән Гөлчирә институтта укыганда танышалар. Мәхәббәт җимешләре булган ике уллары дөньяга аваз сала. Укуларын тәмамлагач, икесе дә яхшы гына эшкә дә урнаша. Гаилә башлыгы берничә елдан өч бүлмәле фатирын да ала. Әйтәләр бит, адәм баласы михнәткә түзсә дә, рәхәткә түзә алмый ул.
Бервакыт кичен Салих эштән кайтып керсә, Гөлчирә янында бер ят ир белән хатын нидер сөйләшеп утырганын күрә. Башта ул аларга игътибар итми. Алар икенче мәртәбә килгәндә Салих шикләнеп куя, чөнки Гөлчирә үзен сәер тота башлый. Өйдә ниндидер китаплар пәйда була. Көннәрдән бер көнне Гөлчирә өлкән улын каядыр алып чыгып китә. Малай кайткач әтисенә серне ачып бирә. Әнисе аны халык күп җыелган бер йортка алып барган икән. «Анда русча нидер укыйлар, аннары мохтаҗларга ярдәм итү өчен акча җыеп алалар», - дип сөйли ул. Салих бу хакта туганнарына сөйләп биргәннән соң, тегеләр, секта түгелме икән ул, дип шикләнә башлыйлар. Ә Гөлчирә исә ирен дә, балаларын да шунда барырга кыстый. Салих хатынын күпме генә үгетләсә дә, аны бу афәттән йолып кала алмый. Тора-бара хатын өйгә кунарга да кайтмый башлый. Теләсә ни сөйләп иренең теңкәсенә тия. Җитмәсә Салихның әтисе авырып урын өстенә егыла. Эшеннән берничә айга ял алып, авылга кайтып китәргә мәҗбүр була.
Салих әтисен җирләп килгәннән соң, хатыны аңа башка кешедән бала табарга җыенуын әйтеп сала. Үзенең аерылышырга теләвен дә белдерә. Фатирны урталай бүлүне таләп итә башлый. Шундый иркен фатирны бүлү жәл булса да, Салих ризалаша. Ир фатирны үзенә бер бүлмәлегә, хатынына икелегә алыштыра.
Салих балаларыннан башка яшәүне күз алдына да китерми. Әниләренең сәер гадәтләренә чыдый алмаган уллары әтиләре янына күченеп киләләр. Гөлчирәнең авыру әнисенә дә исе китми. Ана кеше кызы өчен борчылып йөри торгач, урын өстенә егыла. Гөлчирә фатирын сатып, акчасын хәйрия өчен дип сектага илтеп тапшыра. Үзе, бер тиенсез калгач, дусларына ияреп, яшь баласы белән авылга китеп бара. Адәм баласы җирдә эшләргә тиеш, янәсе. Салих бер бүлмәле фатирда ике улы белән яшәп кала. Үзенең тормышы җимерелүен ул дусларына, танышларына әйтергә уңайсызлана. Психологлар белән дә сөйләшеп карый, әмма сектага килеп эләккән кешене аннан аерып алырга җиңел түгеллеген әйтәләр. Салих аннан улларын саклап калуына сөенә.
Ни кызганыч, бүген әнә шул коточкыч афәт аркасында никадәр гаиләләр таркала, туганлык җепләре өзелә. Секталар эшчәнлеген тыя торган кануннар да юк, чөнки алар теләсә нинди дини оешма исеме астында теркәлеп яши бирәләр. Үз башына төшкән кеше генә аның ни дәрәҗәдә коточкыч икәнен аңлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading