Беренче свиданиега чакыргач та, мең кат уйладым. Уйладым һәм бармадым. Икенче көнне дә чакырды, ә менә анысында баш тарта алмадым, чөнки аны күрәсем килде.
Без таң атканчы аралаштык, сөйләшеп туя алмадык. Миннән 8 яшькә өлкәнрәк булса да, без бер дулкында идек. Рәхәт кеше, үз кешем иде ул. Аннары беренче һәм кайнар төнебез булды. Аның белән бер түшәккә ничек эләгүемне хәтерләмим, мәхәббәттән исердем, башымны югалттым. Аның назлы кулларын, татлы иреннәрен әле дә хәтерлим. Шулай итеп, без ике елга якын очраштык.
Бәхетле көннәребез күп булды, ләкин мин һәрвакыт аның өйләнгән булуын истә тоттым. Аның өчен гаиләсе һәрвакыт беренче урында булды. Шуңа да араларны иртәме, соңмы өзәргә кирәк иде. Ул көнне елаганнарым... Төне буе елап чыктым. Аннан башка яши алмам сыман булды, бернәрсәгә дә күңелем ятмады, уемнан һич чыкмады. Ләкин вакыт дәвалый. Алты ел вакыт узгач, без күрештек, тик безнең арада берни дә булмады. Бетте, хисләр суынган инде. Бары кайвакыт теге чактагы бәхетле мизгелләремне сагынам...
Комментарийлар