16+

«Алмаз абыебыз Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан биргән»

6 февраль көнне юл һәлакәтендә вакытсыз гомере өзелгән Актаныш районында гомер иткән Алмаз абый Кәшаповны 8 февральдә җирләделәр.

«Алмаз абыебыз Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан биргән»

6 февраль көнне юл һәлакәтендә вакытсыз гомере өзелгән Актаныш районында гомер иткән Алмаз абый Кәшаповны 8 февральдә җирләделәр.

6 февральдә Саратов өлкәсенең Хвалын районында 6 автомобиль юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Бу авариядә Актаныштан махсус операциягә гуманитар йөк илтүче 53 яшьлек Алмаз Кашапов каза урынында һәлак була.

Авылдашлары, аны белгән һәркем, бик яхшы кеше иде, Алмаз кебекләр бик аз, махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен янып йөрде, дип искә ала.
Алмаз абый Кәшапов соңгы елларда шәхси эшмәкәр булып теркәлгән дә, ерак араларга зур йөкләр ташу белән шөгыльләнгән. Хатыны белән ике бала тәрбияләгәннәр. Олысына унҗиде яшь, кечесе икенче сыйныфта укый. Хатыны район үзәк хастаханәсендә эшли. Актанышта "Без бергә" дип аталган волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Гөлинә Иделбаева Кәшаповлар бик тәртипле, матур гаилә, ди. Без шалтыратканда да ул Алмаз абыйны искә алып утыра идем диде. Күз яшьләре аша әлеге игелекле зат турында сөйләп бирде.

– Җеназага халык бик күп килде, күрше авыллар, районнардан да килгәннәр. Халык урамга да сыймады. Аны яраталар, хөрмәт итәләр иде, – диде ул.

Алмаз абыйның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен тырышып йөрүен, аларга алгы сызыкка ярдәм, азык-төлек илтүдә башлап йөрүен, авыл, район халкын берләштерүдә күп өлеш кертүен, намуслы, ихлас кеше булуын билгеләп үтте Гөлинә.

– Волонтер хәрәкәтен оештырып җибәргәч, Актаныш районы үзәгендә безгә урын бирделәр. Бүләк лагеры территориясендә иде ул. Шактый гына әйбер җыйдык. Шуларны махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен машина эзли башладык. Танышларыбыз безгә: “Менә шундый кеше бар, ризасызлык белдермәс, моңарчы да алгы сызыкка барган булган”, дип Алмаз абый Кәшапов турында әйтте. Бардык янына, таныштык. Ә ул: “Ярдәм итәргә кирәк икән, барабыз”, диде. Шул дәвердән бирле туганнар шикелле, бер команда булып эшләдек. Таң атып, кич җиткәнче бер юлдан йөрелде. Хәтта танышларыбыз әле дә, энә белән җеп кебек идегез, диләр. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә 10нчы тапкыр гуманитар ярдәм алып киткән иде. 3 февраль көнне кузгалдылар. 6ысы көнне миңа таныш булмаган номердан шалтыраттылар. Бер ир-егет тавышы. “Сезнең машинагыз гуманитар ярдәм белән идеме?” ди. Аптырап калдым, ә ул янә сораулар аудара: “Кызыл төстәге фура сезнекеме:”, Мин ни булды, дим, шул вакытта гына егетләребезнең юл һәлакәтенә юлыгуын, шоферның үлүе турында хәбәр итте. Пассажир урынында утырган Ринат абыйга шаһитләр ярдәм иткән, телефонын эзләп табып миңа шалтыратканнар икән. Ә Алмаз абыебыз Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан биргән. Шул арада район башлыгына шалтыраттым, штабтагылар белән район хакимиятенә җыелдык.

Беркемнең дә бу коточкыч хәбәргә ышанасы килми. Күпме егетләр өчен җан атып йөргән ирнең гомере шулай өзелергә тиеш түгел иде, дип ачына һәркем. Төп сорау, якыннарына ничек җиткерергә?!

– Алмаз абыйның тормыш иптәше Рамилә апа белән беренче көннән үк танышбыз. Сабыр, кешелекле, татар хатын-кызларына хас тыйнак ул. Алмаз абый, аны: “Әнкәйнең килене” дип атап йөртә иде. Янәсе, берәр эш килеп чыкса: “Туктагыз әле, кызлар, минем әле әнкәйнең килене бар, аңа шалтыратып алыйм”, дип шаярта иде мәрхүмкәй. Рамилә апага әлеге җанөшеткеч хәбәрне җиткерү өчен өенә килдек. Машинабызны күрү белән йөгереп үк чыкты. Кемдер җиткергән булган, балалар ишетеп, шок булмасын өчен үзе соңрак әйткән аларга. Юл һәлакәте турында берни әйтә алмыйм, тикшерү бара.

Актаныш егетләре белән булган фаҗига турында бөтен республика волонтерлары белеп ала. Һәркайсы ярдәмгә ашыга. Чаллы волонтерлары Алмаз Кашаповның машинасындагы гуманитар йөкне ике йөк машинасы белән кайнар ноктага алып барып җиткерә.

– Һәр эшкә бик җаваплы карый иде Алмаз абый. Үз фикере бар иде, сүзен турыдан үтемле итеп әйтә белде. Халык аны хөрмәт итте. Үзебездә генә түгел, күрше районнарда да бик мактыйлар иде, – диде ул.

Алмаз абыйны туган авылы Иске Кормаш авылына алып кайтып җирлиләр. Биредә аның белән саубуллашу мәрасиме уза.
Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче блогер, волонтер Рүзәл Минһаҗев Алмаз абыйга багышлап шигырь язган. Күңелләрне кузгатырлык ул. 

Кайгы җиле бүген капка шакый,
Бу югалту кисте йөрәкне...
Аның кебек изге, ак кешеләр,
Күкләргә дә шулай кирәкме?

Тормыш сынавына карамастан,
Балкып тора иде йөзләре...
Кайтавазлар булып янгырый күк,
"Без бит бергә" дигән сүзләре...

Язмага реакция белдерегез

4

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    авыр туфрагы жинел булып кергэн гурлэре якты булсын мэрхумкэйнен

    Мөһим

    loading