Без аның белән адашлар. Гадәттә, адашлар язмышында охшашлыклар була дип әйтәләр. Ләкин мин язмышларыбызның охшаш булуын һич теләмәс идем... Адашымның гыйбрәтле язмышын сезгә дә бәян итәргә булдым.
...Булат белән без институтта укыганда таныштык. Кара чәчле, зур зәңгәр күзле егеткә игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Ул да миңа күз аткалап йөри, тик сүз катарга кыюлыгы җитми. Ярты еллап укыгач, бер группадашыбыз туган көненә чакырды. Хәйран кызып киткән кызлар килеп сүз каткалап карасалар да, эреп китмәде Булат. Миңа - егетләр, аңа кызлар якынлашса, никтер безнең карашлар очрашкалап куя иде.
Үзем эчмәгәч, сәрхушләр арасында буталып йөргәнче өйгә кайтыйм дип, урамга чыгып киттем. Мин атлыйм, минем арттан кемдер ашыгып атлый. Бераз шул рәвешле куышып килгәннән соң, безнең адымнар тигезләште. Бу Булат иде. Шул көннән соң без, булмаган сәбәпләрне бар итеп, бер-беребезгә шалтыраткалый башладык. Дәресләрдән соң ул мине озатып куйгалый иде.
Икенче курста укыганда Булат никтер күңелсезләнеп йөри башлады. Тикшеренүләр үтеп төрле дәвалау курслары алганнан соң, хәле хәйран яхшыргандай булды. Тик тулысынча тикшеренү өчен хастаханәгә ятарга кирәк, диделәр. Булатның хәлен белергә баргач, аның әнисе белән таныштым.
Бер якта яшәмәсәк тә, тукталышка бергә чыктык. Шунда Булатныкы кебек зур зәңгәр күзләрендәге борчуын яшерә алмаган Мәрьям апа миңа: «Яратасыңмы син минем Булатымны?» - димәсенме! Мин ни дияргә дә белми аптырап торганда, ул җавабын да бирде: «Яратасың, кызым, күреп торам. Ул да сине өзелеп сөя, тик аның бит санаулы гомере калып бара». Шул сүзеннән соң аяк астымда җир убылгандай булды. Мин яшьләремә буылган халәттә үксеп елаучы Мәрьям апаны тынычландырырга тырыштым. Кая соң ул, баласының гомере бетәчәген белгән ананы тынычландырырлык көч дөньяда бар димени?!
Бераз тынычланганнан соң, Булатка берни дә сиздермәскә сүз куешып, Мәрьям ханым белән саубуллаштык. Хастаханәдән шактый хәлләнеп чыккан Булат үзенең авыруы хакында берни белми иде. Аның кебек тормышны яратучы, аның кебек һәр минутның кадерен белүче оптимист кеше дөньяда башка юктыр.
Ә беркөнне ул мине үзләренә кунакка чакырды. Кыенсынып кына булса да бардым, Мәрьям апа әзерләнеп көтеп торган икән. Өйләрендә һәр нәрсәдән затлылык бөркелә, бөтен җирдә чисталык, тәртип.
Озакламый әтисе дә кайтып җитте. Әсгать абый инженер, шактый җитди күренсә дә, аралаша башлагач, Булатның шаянлыгы аннан икәнлеген аңладым. Мәрьям апаның тәмле ризыкларыннан авыз иткәннән соң, Булат сүз башлады: «Әти-әни, мин Гөлнараны бик яратам, өйләнешсәк, каршы килмәссезме?» - димәсенме бу! Минем шаккатудан телем әйләнмәс, башым эшләмәс булды. Әтисе: «Гөлнараң риза булса, без риза», - ди. Әлеге сөйләшүнең булачагын башына да китереп карамаган Мәрьям апа, аптыравын яшерергә тырышып: «Иртәрәк түгелме соң?» - дип, миннән тискәре җавап булачагына ышанган иде бугай. Ә мин шулчак: «Риза!» - диюемне сизми дә калдым.
Әлеге сөйләшүгә ике ай узганнан соң, без Булат белән кавышып, аларда яши башладык. Минем гомеремнең иң бәхетле дә, бәхетсез дә көннәре башланды. Ул мине, мин аны өзелеп сөям, андый мәхәббәт бик азларга гына тәти торган мәхәббәттер, аның нинди зур бәхет булуын аңлату мөмкин түгел. Ә бәхетсезлегем шушы бәхетне озакламый югалтачагымны аңлап бәргәләнүдән иде.
Кавышуыбызга бер ел була дигәндә, Булатның хәле кискен начарланып китте. Соңгы стадиягә җиткән кан рагын дәвалап булмый, диделәр. Дарулардан шифа таба алмаган, санаулы көннәре калуын белмәсә дә, күңеле белән сизгән Булатка бу дөньядан матур һәм үпкәсез генә китү юлын күрсәтүче ниндидер остаз кирәк иде. Остаз дигәнең аны үзе тапты ул чакта...
Мин укуда, әти-әнисе эштә чакта урамда аңын җуеп егылган Булат яныннан мөселман булган кешеләр: «Исеректер бу!» - дип җирәнеп китеп барганнар. Ә менә соңрак остазы дип йөрткән Дмитрий ул вакытта аңа ярдәм кулы сузган. Булат аңына килгәч, адресын сорап, өйгә кайтарып куйган. Соңрак Дмитрий хәл сорашып еш кына шалтыраткалый башлады. Нәтиҗәдә гомеренең соңгы көннәрен яшәүче Булатта ниндидер өмет чаткылары уятучы, бу дөньядан теге дөньяга матур гына күчү юлларын да күрсәтүче шул Дмитрий булды. Булатка бу дөньядан бәхетле булып китәргә, ә әнисенә бу авыр хәсрәт белән алга таба да яшәргә юл күрсәтүче дә ул булды.
Каенанам белән каенатам янына атна саен кереп йөрим. Миңа башка яр табарга кушалар. Тик Булатымны алыштырырдай кешене мин мәңге очратмаячакмын. Быел инде Булатсыз бишенче язымны каршылыйм. Майда кавыштык, майда мәңгегә аерылыштык та. Һаман яратам, кайтмасын белсәм дә, һаман көтәм. Юктыр дисәләр дә, чын мәхәббәт бар икән ул...
Фото: https://www.freepik.com/
"ШК" архивыннан
Комментарийлар
12
2
Бала табырга булган
0
0