Беркөнне кәрәзле телефоныма таныш түгел номердан шалтыраттылар. “Киров өлкәсеннән – ике бала әнисе Светлана булам мин”, – ди.
Телефон номерымны шифаханәдә бергә ял иткән күршесеннән алуын, минем журналист буларак язганнарны укып белүен әйтте.
– Сезнең белән күрешеп сөйләшәсем, күзгә-күз карап серләшәсем килә, – дип дәвам итте. – Бу ялда Казанга барырга ниятләп торам. Ике кызым да шунда укый. Берсенә – 17, икенчесенә – 19 яшь. Минекеләр бигрәк тә беркатлы, самими авыл балалары. Яман бәндәләргә юлыгып, намусларын югалтмасыннар, дип борчылам. Үсмер чагымда күз алдымда булып узган, кешеләргә артык ышанучан классташ кызымның башына җиткән бер вакыйга исемнән чыкмый. Рөхсәт итсәгез, сезгә килеп, шул турыда түкми-чәчми сөйләп китәр идем. Башкаларга гыйбрәт өчен, бәлки әле гәҗиткә дә язып чыгарсыз, – диде ул.
Ризалыгымны алгач, рәхмәт әйтте. Светлана ханым сөйләгән кыйссаның хәрефен дә төзәтмичә, әмма исемнәрне генә үзгәртеп, укучы хөкеменә тапшырам.
– “Светик-самоцветик, сиңа сер итеп бер әйбер сөйлим, түлке беркемгә чыгармаска ант ит! Мин дәү апамның ирен үлеп яратам!..” Моннан 23 ел элек, күрше авыл мәктәбенә йөреп, интернатта торып укыганда, авылдашым, 16 яшьлек Гөлзиләдән бу хәбәрне ишеткәч, таң калган идем, – дип сөйләп китте Светлана ханым. – Беренче мәхәббәттән исереп, тәмам акылын җуйган үсмер кызның өзелеп яраткан кешесен үтереп мактавы, ә дәү апасын аңа лаек түгел дип, чүпкә тиңләве исемдә калган. Әти-әниләреннән кача-поса җизнәсе Илфир белән кайда, кайчан очрашулары, апасына сиздермичә генә ничек сөешүләре, 37 яшьлек ирнең балдызына битараф булмавы турында сөйләгәндә, классташымның авызы колагына чаклы ерылды, чем кара күзләрендә очкыннар кабынды, бит урталары алсуланып чыкты, вакыт- вакыт тавышы калтыранып киттте.
Апа белән бәхетле түгел ул. Унбер ел торсалар да, балалары юк. “Кысыр хатын белән яшәүдән ни мәгънә?” – ди җизни. Күрерсең дә торырсың, тагын сигез айдан мин аңа тупырдап торган малай табып бирәчәкмен! – дип телсез калдырды ул мине.
– Ни сөйлисең, Гөлзилә? Бәбиләр тугыз айдан соң гына туа бит ул. Анатомия дәреслегендә шулай дип язылганын оныттың мени? – дидем.
– Ә минеке чыгарылыш имтиханнары алдыннан туачак! –дип авыз ерды ул.
– Юкны сөйләмә! Андый нәрсә белән шаярмыйлар. Бәби табу түгел, ул хакта уйларга да иртә әле безгә. Мәктәпне тәмамлагач, әүвәле берәр җиргә укырга кереп, һөнәр үзләштерәсе булыр. Аннан соң эшкә урнашырбыз. Тәтәни әйтмешли, һәркемнең үз насыйп яры була. Үз мәхәббәтеңне сабырлык белән көтеп алырга кирәк. Шул насыйбыбызны очраткач та, акны- күкне карамыйча, күз алартып, кияүгә чыгарга димәгән. Тәтәни әйтә: егетне һәрьяклап сынап карау һич кенә дә оят эш түгел, ди. “Сиңа туры киләме ул, юкмы? Көн итәргә яраклымы? Үзен генә яратучы, эшлексез, ялкау, кансыз усал, йә үтә дә кысмыр бәндә түгелме? Акылын җуйганчы көнләшмиме? Кыз кешегә бераз ялындыру да килешә. Җете ак озын күлмәк киеп, өрфия фаталар ябынып чибәрләнерсез. Әти-әни, туган-тумача күз алдында никахлашканда, Ходай каршында бер-берегезгә тугрылыкка ант итәрсез. Фәрештәләр саф сөюегезгә шаһит булыр, сезгә бәрәкәтле озын гомер, бәхет теләп дога кылыр. ЗАГСта язылышып, алтын балдаклар алмашырсыз. Менә шуннан соң бәбиләр турында хыялланырга да ярый. Бәби – Аллаһ бүләге”, – ди тәтәни.
– Кем шаярта? Мин чынлап сөйлим! – дисә дә, ул чакта авылдашымның бу сүзләренә ышанмадым, колак артыннан гына уздырып җибәрдем. – Синең яратып караганың юк! Шуңа гаеп итәсең. Әллә миннән көнләшәсме? – дип авызымны япмакчы булды ул.
– Юкны сөйлисең! Кемне булса да чынлап ярату гаеп түгел, зур бәхетнең үзедер инде ул. Кайсыбыз саф мәхәббәт турында хыялланмый? Киноларда, китапларда – мавыктыргыч, серле мәхәббәт тарихлары. Гөлзиләкәчем, акылыңа кил! Турыдан ярып әйтүемә хәтерең калмасын: бәхетле буласың килсә, бул! Әмма җиләк кебек кызга үз апасының иреннән башка кеше беткәнме? Җизнәң үзе килеп бәйләнсә дә, аннан ераграк йөрергә кара. Азгын ир затының татлы теленә алданып, намусыңны каралта күрмә! Үкенерсең, әмма соң булыр! Без капчыкта ятмый, диләр. Яшертен серегезнең ачылуы бик ихтимал. Бөтен авыл алдында хурлыкка калдырсаң, кырыс әтиең үзеңне эт итеп тукмап ташлар. Әниеңнең канлы күз яшьләреннән, дәү апаңның кара каргышыннан курыкмыйсыңмы? Укытучыбыз Анна Михайловнаның класс сәгатендә: “На чужом несчастьи счастье не построешь”, – дип сөйләгәне исеңдәме? Минемчә, безгә әлегә мәктәпне ничек тәмамлау, кая булса да укырга керү турында уйларга кирәк. Үз тиңебезне табарга, яратырга да, яраттырырга өлгерербез. Синең җизнәң безнең яшьтәгеләр өчен чып-чын “карт бабай” бит ул.
– Ни сөйлисең, ахмак! Нинди бабай булсын ул? Аның бөтен мускуллары уйнап тора! Ул шундый дәртле! Кайнар канлы! Кочагына бөтереп алып, калкандай киң, көчле күкрәгенә кысып, иреннәремнән суырып үпкәндә, һушымны җуя язам! Ул барыбер минеке булачак! Ападан аертып алам мин аны! – дип кырт кисте Гөлзилә.
Уку елы азагына якынлашкан мәлдә, бүлмәдә имтиханнарга әзерләнеп утыра идек. Уйламаганда-көтмәгәндә Гөлзиләбез бик нык кычкырып җибәрде дә, ухылдап идәнгә авып төште. Эчен тотып, тәгәрәп йөри башлады. Интернаттагы тәрбиячебез Асия апаны чакырып кердек. “Сукыр эчәк өянәгенә охшап тора бу, балакайлар. Авыртуы бик көчле күрәсең, Гөлзиләнең яңаклары уттай яна. Тизрәк “ашыгыч ярдәм”гә шалтыратыйм әле”, – дип чыгып йөгерде. “Авыру”ны шәһәргә алып киттеләр. Шуннан соң классташыбыз белән очрашу насыйп булмады.
Гөлзилә таңда бала тапкан. Көмәне турында кешегә сиздерәсе килмичә, эчен бик каты кысып бәйләп йөргәнгә күрәдер, бәбие чирләшкә булып туган. Бүлнискә палатадашының хәлен белергә килгән авылдаш аркылы записка җибәреп, баланың әтисеннән үзләрен роддомнан килеп алуын үтенгән. Берничә көн үтсә дә, хәл белүче дә, килеп алучы да булмаган. Әтисенең: “Йөземә кара якты, имансыз. Йортыма кайтып аяк басмасын, бусагамнан кертмәячәкмен!” – дигән каһәрле фәрманы гына килеп ирешкән. Аптыраган яшь ана, табибтан рөхсәт сорап, Илфирның эш урынына шалтыратып, аны эзләтеп караган. Сәркатип кыз Таня: “Илфир абый эшеннән расчет алды бит ул. Гайбәтчеләр, сөяркәсенең бала табуы турында ишеткәч, авылдан чыгып качкан, дип сөйли. Кичә аның Соликамск поездына утырып киткәнен күреп калганнар”, –дип җавап биргән. Бу яман хәбәрне ишеткәч, чарасызлыктан аңы томаланган Гөлзилә, нарасыйның битенә мендәр каплаган да, яланаяк, яланөс көенчә бүлнистәге бәдрәф тәрәзәсеннән чыгып качкан. Аның ни үлесе, ни тересе табылмады...
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар
3
1
Бу хикэя сойлэнеп бетмэгэн кебек...
0
0