16+

Араны өзәргәме, әллә түзәргәме?

Ни өчен безнең җәмгыятьтә кешеләр вакытында аерылыша белми?

Араны өзәргәме, әллә түзәргәме?

Ни өчен безнең җәмгыятьтә кешеләр вакытында аерылыша белми?

Тормыш тәҗрибәмнән күренгәнчә, күпләр мөнәсәбәтләренең шулкадәр дәрәҗәдә бозылганын көтәләр ки, хәтта бергә яшәү генә түгел, бер бүлмәдә дә тора алмыйлар. Сезгә дусларыбызның гаилә тарихын сөйләргә телим.

Алар ун ел элек танышканнар. Айдар уен бәйлелегеннән интеккән. Уен автоматларында бер кич эчендә бөтен хезмәт хакын оттырган. Егетнең дуслары да күп, аралашучан, көллиятне тәмамлый, эше дә җайлы. Хезмәт хакын оттыра башлагач - бурычлары җыела башлый. Башта танышларыннан алып тора, аннары чират - банкларга җитә. Айдар әти-әнисе белән яшәгәнлектән, тулысынча аларның пенсиясенә көн күргән. Олы яшьтәге ир белән хатын уллары өчен бик борчылган, бу чиреннән йолып калу, котылу өчен нинди генә күрәзәче, им-томчыларга йөрмәгәннәр. Айдар үзе дә бу бәйлелектән шулкадәр талчыккан, хәтта үз-үзенә кул салу турында уйлый башлаган.

Һәм менә бервакыт ул аны - Юлияны очрата. Кыз уен автоматлары салонында эшли икән. Айдар Юлияга бер күрүдә гашыйк булган. Танышуның беренче көнендә үк алар телефоннары белән алмашканнар. Ярты ел очрашкач, өйләнешеп тә куялар. Малайлары туа. Сәламәт, акыллы, ягымлы бала. Айдар белән Юлия кредит ипотекасы алып, ике бүлмәле фатирга күчәләр. Айдар "уен"га бәйле авыруыннан да терелә һәм сигез ел эчендә фатир өчен булган ипотеканы тулысынча каплап бетерәләр. Матур, затлы ремонт ясыйлар. Алар Айдарның әти-әнисе белән бер йортта яшиләр. Бала үсә төшә. Аңа өч яшь булганда, Юлия икенче балага авырга уза. Айдарның хатынын аборт ясарга үгетләвен ишеткәч, мин бик гаҗәпләндем. Мин аларны үрнәк гаилә дип уйлап йөри идем. Инде ниһаять муллыкның рәхәтлеген күрергә вакыт җитте, дигәндә генә...

Бәхеткә, Юлияны каенанасы хуплаган, шуңа күрә ул баланы калдырырга була. Кызлары туа. Айдар бар вакытын аның белән үткәрергә тырыша. Сабыйны үзе коендыра, юындыра, аның белән урамда йөрергә, уйнарга ярата. Һәм аяз көнне күк күкрәп яшен яшьнәгәндәй, барыбызны да һуштан яздырган, Айдарның әнисен аяктан еккан вакыйга килеп чыкты - ир хатынын, ике баласын калдырып, әти-әнисендә яшәячәген әйтә. Кызларына бары сигез ай гына иде бу вакытта. Айдар балаларын үстерешергә һәм тәрбияләргә ярдәм итәчәген, әмма Юлия белән башка яши алмаячагын белдерә, хисләр сүрелде, ди ул хатынының ялваруына җавап итеп. Тиздән аның башка хатын белән чуалуы ачыклана. Айдар аның белән күптән очрашып йөри  икән, ләкин хатынын һәм балаларын ташлап китәргә базмаган. 

Шулай ярты ел дәвам итте. Әмма балаларын ике көннән артык күрмичә, тора алмый, бик сагына иде Айдар. Юлияга ул даими рәвештә акча бирә, тулысынча тәэмин итеп торды. Балалар да аны бик сагынды. Ике гаилә арасында яшәп булмый,  балалар хакына булса да, дип Айдар Юлия янына кире кайтырга карар кылган. Хатыны аны гафу итмәгән, ләкин бер үзе генә балаларны да аякка бастырырга теләми. Алар эт белән мәче кебек яши, дип беләм. Элекке мөнәсәбәтләрнең хәзер эзе дә юк, бары уртак балалар һәм милек кенә бәйли ир белән хатынны.

Ләйсән Таһирова,

Казан

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading