16+

«Арбага калгач, бала тәрбияләгән кебек карый ул мине»

Мәхәббәтнең гомере ел ярым, диләр.

«Арбага калгач, бала тәрбияләгән кебек карый ул мине»

Мәхәббәтнең гомере ел ярым, диләр.

Әлки районы Югары Әлки авылында яшәүче Зиннәтулла һәм Саҗидә апа Ультряковлар исә шактый олы яшьтә булуларына карамастан, бер-берсенә булган ярату, хөрмәт итү хисен яклап һәм саклап яши беләләр. Ә бит кайчандыр, сикәлтәле тормыш юллары аларның тормышында да була...

«Бер-ике-өч...»
– Соня, (Зәйнулла абый озак еллар руслар арасында яшәгәч хәләлен шулай дип атап йөртә. ред. иск.) утырып ардыңмы? Әллә кереп  ятасыңмы?
Чәчләренә чал кергән Саҗидә апа ябыгып, бөрешеп калган бармаклары белән күзеннән аккан күз яшьләрен сыпырып алды да, Зәйнуллага карап алды. 

– Миша шалтыратмадымы? – дип сорады коляскадагы Саҗидә апа. Ир «юк» дигәнне аңлатып баш какты. Арбаны алгы бүлмәгә тәгәрәтеп кертте дә дә, карават кырыенда туктатты. 
– Әйдә, бер-ике-өч, – дип, икесенә берьюлы команда биреп, хатынын арбасыннан күтәреп торгызды. Җайлап кына караватына утыртты. 
Саҗидә апаны акрын гына мендәргә терәп яткырып, өстенә одеялын япты. Әлеге бүлмә дә арба белән йөрерлек итеп җайлаштырылган, бернинди кирәксез әйбер юк, һәр нәрсә үз урынында. Ир-ат хуҗалык итә димәссең, бар нәрсә дә үз урынында. Аш бүлмәсендә - мич, аңа каршы тәрәзә янында кечкенә өстәл куелган. Идәннәре дә әле генә юып чыгарган кебек ялтырап тора. Чиста, пөхтә, җыйнак. 

Сүземне нидән башларга белмичә, аларны күзәтәм. 
– Соня соңгы елларда гына бик биреште. 3 тапкыр инсульт кичерде, аннары микроинсульт булды. Күзләренә операция ясаттык. Шикәр диабетыннан бик нык интегә, шуңа уң аягын кистеләр. Инде икенчесенең табаны чиләп тора. Әбинең шикәрен үлчәп, инсулин кадап торырга кирәк, – Зәйнулла абый күзләрендә пәйда булган күз яшьләрен яшерер өчен аш бүлмәсенә чыгып китте. 
Ә без Саҗидә апа белән хәтер йомгагын сүтәргә керештек. 

«Урлап киттеләр»
– Балачагымны баллы-майлы дип әйтмәс идем, төрле вакыт булды, – ди Саҗидә апа. – Оренбург өлкәсендә Орск шәһәрендә 1959 елның  9 декабрьдә туганмын. Әти-әнием Әлки ягыннан, әти Югары Әлкидән, әни Түбән Әлкидән. 

Үз вакытында 19 яшьлек егет-кызлар вербовкаланып, бирегә килеп эләккән дә, тимер юлда хезмәт иткәннәр. Җелекләргә үткән инде ул. кичергән авырлыклары турында бик сирәк искә алалар... Күрше авылда яшәп тә, бер-берсен белмәгән ике яшь йөрәк бөтенләй чит-ят җиргә барып кушылганнар. Язмыштыр инде. 

– Иң әүвәл вагончикларда яшәгән әти белән әни. Иң өлкәннәре мин, аннан соң энем Илшат, сеңлем Резедә туган. 1969 елда  ике бүлмәле фатир бирделәр. Орск шәһәрендә урта мәктәпне тәмамладым. Бик яшьли  кияүгә чыктым. 19 яшемдә казах егете Оделбек Биребаев урлап китте. Аның белән танышуыбыз да бер мизгел кебек кенә, хастаханәдә ятканда күрешкән идек. Шуннан мине үз иткән күрәсең. Ә минем аның ягына караганым да булмады. Бермәлне шул Оделбек такси белән безгә килгән, сеңлемнән мине чакыртып чыгуны сораган. Бер таныш малае белән килгән иде ул, болар мине көчләп диярлек машинага утырттылар да алып киттеләр. И-и еладым, и-и гарьләндем шунда. – Саҗидә апаның тавышы тетрәп китә. Ничә еллар узса да, җан әрнүләре әле дә үтмәгән. – Ул вакытта бөтенләй башка егет Петяның артымнан йөргән чагы, җитмәсә, ул миңа бик нык ошый иде. Әмма рус милләтеннән. Озак кайтмый торгач, әнием: “Саҗидәне Оделбек кына алып китте, Петя алып китә алмый”, дигән. Мине бер бүлмәгә кертеп яптылар, и-и илерәм, үзем шүрлим. Күргән кешем булса да, аның кемлеген, күңелендә нәрсә булганын бер Ходай белә. Елап беттем, үзем өйгә кайтарыгыз, дип ялварам. Икенче көнне әни белән дәү әни килде. Мин һаман елыйм, Оделбек ялына гына бит: “Мин сине яратам, үзең ризалашмыйча сиңа бармагым белән дә тотынмыйм . Син миңа тормыш өчен кирәк, кызлар күп   ул”, ди.
 Әнисе Дания дә булачак киявен хуплый булса кирәк, “Без сине кире алып китмибез. Урладылар икән, димәк, кияүгә чыктың. монда каласың”, ди ул үксүдән күзләре шешенеп беткән кызына карап. Шулай унтугыз яшьлек кызны яратмаган кешесенә биреп калдыралар. Күнә Саҗидә, тешен кысып булса да, түзә. Язмышына буйсына. 1978 елда туй үткәрә яшьләр. Оделбекның мәхәббәттән күкнең җиденче катларында гизгән вакыты. Ә Саҗидәнең күңелендә бары бер уй бөтерелә, яратмаган, үз итмәгән кеше белән ничек яшәргә. Ничәмә-ничә тапкыр качып китәргә дигән уй да килә аның башына. Тик әти-әнисенә каршы килүдән курка. 
– Оделбек мине чиктән тыш яратты, аның янында үземне чын рәвештә яклаучы, саклаучы канаты астында яшәүнең ни икәнлеген аңлаганмындыр. 1980 елда улыбыз Руслан дөньяга килде. Мин Орскида трамвай йөртүче булып эшләдем, ә ирем Щебень заводында хезмәт куйды. Тик гомере кыска булды аның, 4 ел бергә яшәп калдык, бик яшьли йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Мин кире әниләрем янына кайтып киттем. Тормыш юлы безне янә беренче мәхәббәтем Петя белән очраштырды бит. Апрель ае, юллар бозлавык, трамвайда эшләгән чагым. Ә Петя – ГАЗ машинасында шофер, бозлавыкка эләгеп,  минем юлны томалап куйган, кузгала алмыйча тора. Шунда юлда очраштык. Шул күрешүдән соң ул мине гел күзәтеп йөргән. Мин рейска чыккан вакытта, бу да мин йөргән юлдан бара. Аның машинасын танып бетергән идем. 

10 ел йодрык астында яши
 Бер ел аралашып йөргәннән соң Саҗидә белән Петя кавыша. Яшь хатын хәрби частькә пешекче булып урнаша. 
– Эшебез шундый авыр иде. Көнозын аяк өстендә, көненә 400 кеше ашатабыз, ә 3 кеше эшли барлыгы, – дип искә ала ул. – Яратып кияүгә чыксам да, күрмәгәнемне күрсәтте Петя. Эчәргә, өстемнән йөрергә яратты. Аерылу турында еш уйласам да, янә оялдым. Ул вакытларда кияүдән кайткан хатыннар турында ниләр генә сөйләмиләр иде… Мин әнә шул сүзләрдән курыктым да, тешемне кысып, яшәргә тырыштым. Петя гел, сине генә яратам, дип тәкрарлап торса да, башка хатыннарга да күз салгалады. Иң гарьләндергәне: ул йөргән хатыннарның миннән бер генә артык җирләре дә юк иде бит. 
1983 елны икенче улы Мишаны алып кайта. Өметсез көннәр белән тулган еллар бер-бер артлы үтә тора.
– Петя улларым өчен әйбәт әти булды. Балаларым, дип үлеп торды. Аның белән бергә яшәгәндә, бер тыныч көнем булды микән. Улларым балалар бакчасында, мин эштә булганда, Петя эчеп кайткан да өйдәге бөтен әйберне балта белән тураклап бетергән. Милиция чакырттым, суд булырга тиеш иде. Ә ул вакытта Мишага 3 яшь, аягыма ябышты да: “Әни, әтине милиционерга бирмә”, дип елады. Гаризамны кире алдым. Янә яши башладык. Әтием минем нинди мәхшәрдә яшәвемне белсә дә: “Үзең сайлаган кеше, менә хәзер яшә”, дип кырт кисте. Артык коры булды шул мәрхүмнәр. Ахыр чиктә 10 ел йодрык астында яшәп, башка түзә алмыйча аерылып киттем дә,  янә Орскига кайттык. Тулай торактагы бер бүлмәдә яшәдек. Нурия исемле дустым бар иде, ә аның Зәйнулла исемле энесе булган. Куандык дигән шәһәрдә яшәгән ул. Шуннан соң бер көнне Нурия белән Зәйнулла кунакка килде, танышып киттек. Башкорт егете. Әти Зәйнулланы күрде дә: “Бу яхшы кеше, моның белән яшәргә була”, диде. 

Шул арада әңгәмәбезгә Зәйнулла абый үзе кушыла. 
– Башкортстанның Хәйбулла районыннан мин,  гаиләм, өч балам бар иде. Куандык шәһәрендә яшәдек. Мин бит аралашырга яратам, үз чагында бик чибәр идем, – дип, үзе шаяртудан көлеп җибәрде. Саҗидә апа аның бу көлкеле ишарәсенә карап шелтәләп тә алды әле. – Хатыным бик көнче булды. Күрше районда эшләдем, өйгә автобус белән кайтам. Аңа биш минут соңга калсам да, өйдә олы тавыш. Һәр көнне бит ул. 8 тапкыр китәргә теләдем. Ә бер көнне киемнәремне йорт уртасына яңгыр суларыннан җыелган күлләвеккә чыгарып ташлаган бит хатын. Түзмәдем, өстемдә ни бар шуның белән ике кул селтәп Орск шәһәренә килеп урнаштым. Бер заводка машина йөртүче булып урнаштым. 

Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә
Кешеләр авырлык белән сынала һәм алар аны үз иңнәрендә күтәргәндә ныгый. Саҗидә һәм Зәйнулла абый белән дә шулай була. Тормышларының авыр чагында бер-берсенә ярдәм кулы суза алар.  2000 елны кавышалар.   
– Тормыш юлымда киң күңелле, кешене очратуыма бәхетлемен. Аның белән кавышып, гаилә корып, яшәвемә чиксез рәхмәтлемен. Нәселемдә шикәр чиреннән китәләр. Энем Илшат 47 яшендә үлде. Сеңлем Резедә 40 яшендә гүр иясе булды. Инде менә мин ничә еллар интегәм шул чирдән. Янымда Зәйнулла бар, әти-әниемнең туган ягына кайтып төпләник дигәч тә каршы төшмәде ул. Югары Әлки авылында яшәүче туганнарыбыз белән элемтәгә кердек тә, алар безгә менә шушы йортны алырга киңәш итте. Инде менә биредә яшәгәнгә дә ничә ел булган. 
 

Зәйнулла абый һәм Саҗидә апаның йортлары

24 ел бергә
Җәй җиттеме, иртәнге әтәчләр әле уянмаган, ә Зәйнулла абый, печән чабарга, яки балыкка китә. Авылдагы бөтен кеше белән дә аралашып, ярдәмләшеп тора ул. Җәйге көнне вакытын бакчада казынып үткәрә, кичен көтү кайтканын көткән авыл картлары белән урамда сөйләшеп утыра. Ә менә кышкы кыска көннәр аңа бик озын булып тоела. Алай да төшенкелеккә бирелми алар. 

- Мартта бергә яшәвебезгә 24 ел булды, Зәйнуллага рәхмәттән кала башка сүзем юк. Тормышның җитди сынауларын аның белән кулга-кул тотынышып уздык. Катлаулы операцияләр кичергәндә миңа  ышанычлы, ныклы терәк булды. Арбага калгач, бала тәрбияләгән кебек карый ул мине. Ир кеше бит ул, үзем кече йомышка йөри алмагач, памперслар алабыз. Шуларны көненә ничә тапкыр алыштыра. Киемнәремне дә әллә ничә тапкыр алыштырып кына тора. Арбада утырып арыгач, караватка алып килеп утырта. Җәен урамга алып чыгарга тырыша. Авыл халкына да рәхмәтле мин, арба алырга акча җитмәгәч, булыштылар. Менә хәзер уңайлы арба алдык. Диета тотарга тиешле булсам да, төрле әйберне татып карыйсы килә. Әмма соңгы арада авыздан ризык үтми шул әле, – дип моңсуланып алды Саҗидә апа. 

Олы улы Руслан Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә имам булып эшли икән, әле Болгарда укый. Гаиләсе бар. Ә кечесе Миша Казанда, шабашкада, кулыннан килмәгән эше юк үзенең. Әмма һәркемнең үз мәшәкате шул. Сирәк кайталар икән. Шуңа да борчылып алды Саҗидә апа. Ара-тирә Зәйнулла абый белән әйткәләшеп алсалар да, бер-берсен яратып яши алар, бу сүзләрдән түгел, ә гамәлләрдән аңлашыла. 

Автордан: Язма басмага әзерләнгән вакытта гына Саҗидә апаның кинәт кенә вафат булуы турында билгеле булды. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Әлеге язмабыз да Саҗидә апа рухына дога булып ирешсен иде. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading