16+

Бакыр йөзекләр

Мәктәп аларга белем генә биреп калмыйча, мәхәббәт тә бүләк иткән. Һәм менә 30 ел алар бергә, иңне-иңгә куеп яши. Ике кызлары, дүрт оныклары бар, һәм теге бакыр йөзекләр турында Йолдыз әле дә елмаеп искә ала.

Бакыр йөзекләр

Мәктәп аларга белем генә биреп калмыйча, мәхәббәт тә бүләк иткән. Һәм менә 30 ел алар бергә, иңне-иңгә куеп яши. Ике кызлары, дүрт оныклары бар, һәм теге бакыр йөзекләр турында Йолдыз әле дә елмаеп искә ала.

...Йолдыз белән Кәрим танышканда, аларга нибары 7 яшь иде. 1“В” сыйныфына очраклы рәвештә генә килеп эләктеләр, балаларны сыйныфларга бүлгәндә, бер урын буш калган иде. Йолдызны шул урынга билгеләделәр. Ә Кәрим, беренче чирек тәмамланганнан соң, башка сыйныфтан күчте.

Мәктәп еллары уза торды, һәм бердәнбер көнне Кәрим сөйгәненә әллә ничә кат бөкләнгән хат кисәге тапшырды, бу язуда ул үзенең хисләре турында белдергән икән. Кыз хатны кат-кат укыды да, оялып куйды. Ул вакытта аларга нибары 12 яшь иде.

Алтынчы сыйныф тәмамлаганнан соң алар вакытларын бергә үткәрә башлады, урамда йөриләр, кинога баралар. Балаларча чын самими мәхәббәт иде бу. Ә сигезенче сыйныфта Йолдыз белән Кәрим бер парта артында утыра башлады. Сыйныфташларының берсе дә “яшь пар”ны котыртмады һәм үртәмәде дә, аларның мөнәсәбәтләренә сак һәм аерым игътибар белән карый иделәр, хәтта укытучылары да каршы төшмәде.

Җиденче сыйныф аларның булачак гаилә тормышында мөһим роль уйнады – ул вакытта 13 яшьлек ике үсмер кичләчәктә һичшиксез өйләнешәчәкбез дигән карарга килде. Кәрим әтисенең гаражыннан бакыр гайкалар табып алды да, шулардан никах балдаклары ясады. Сөйгәненә бүләк итте.
Аларны, әлбәттә, киеп йөрергә ярамый иде, әмма бу бүләк турында Йолдыз әлегә кадәр аеруча бер җылылык белән искә ала һәм кадерләп саклый.

Гадәттә, мәктәп елларында дуслашып йөргән яшьләрнең “Соңгы кыңгырау”дан соң юллары аерыла. Әмма аларның хисләре ныгый гына. Йолдыз авылдан шәһәргә китеп университетка укырга керә. Кәрим исә райондагы автотехник көллияттә белем ала. Ә бер елдан соң егетне армия сафларына алалар. Ике ел аерым була яшьләр, ләкин бу да гашыйклар арасындагы мәхәббәтне сүндерә алмый. Хезмәт итү чорында Йолдыз үзенең сөйгәне янына сигез тапкыр килә.
Ә армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң гашыйклар гөрләтеп туй ясый. Һәм менә 30 ел алар бергә, иңне-иңгә куеп яши. Ике кызлары, дүрт оныклары бар, һәм теге бакыр йөзекләр турында Йолдыз әле дә елмаеп искә ала.

Лилия Әминова.
Фото: https://pixabay.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәхетле озын парлы гомерләр телим сезгә

    Мөһим

    loading