16+

«Бала табар идем синнән...»

Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море». Ир-егет дигәннәре фабрикада бар, әмма күбесе салырга яратучылар. Җитмәсә, төрмәдән азат ителгәннәрне шушы фабрикага эшкә урнаштыралар иде. Бу - хатын-кыз предприятиесе, бәлки үзләренең парларын табып, тормышларын рәтләрләр, бозык...

«Бала табар идем синнән...»

Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море». Ир-егет дигәннәре фабрикада бар, әмма күбесе салырга яратучылар. Җитмәсә, төрмәдән азат ителгәннәрне шушы фабрикага эшкә урнаштыралар иде. Бу - хатын-кыз предприятиесе, бәлки үзләренең парларын табып, тормышларын рәтләрләр, бозык...

Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море». Ир-егет дигәннәре фабрикада бар, әмма күбесе салырга яратучылар. Җитмәсә, төрмәдән азат ителгәннәрне шушы фабрикага эшкә урнаштыралар иде. Бу - хатын-кыз предприятиесе, бәлки үзләренең парларын табып, тормышларын рәтләрләр, бозык юлдан дөрес юлга басарлар дип уйлаганнардыр инде. Әмма бер хатын-кыз да төрмәдә утырып чыккан ир-атка кияүгә чыгарга атлыгып тормый шул.
Беркөнне эшкә килгәч, Роза исемле ханым дус хатыны белән яныма килеп бастылар да, хәлемне сорашып, буш вакытымны ничек уздыруым турында кызыксындылар. Икенче көнне дә шул ук хәл. Кинога да чакырдылар.
Иптәш хатыны Роза ханымны гел мактый миңа. Эштән чыгып өйгә юнәлгән идем, арттан килеп култыклап алдылар болар:
- Әйдә бүген Розаларга кич утырырга барабыз. Әнисе дә өйдә юк, сөйләшеп утырырбыз, - ди Розаның иптәше. Бу чакыруларның, миннән калмый йөрүләренең серен генә аңламыйм. Олырак кына, мине якын итеп йөрүче апа бар иде эштә. Тегеләрнең серен ул ачып бирде. Роза иреннән аерылган икән. Балалары булмаган. Тормыш иткән чорда Розаны ире гел бала таба алмауда гаепләп килгән. Иреннән киткәндә: «Мин барыбер берәр ирдән бала табачакмын. Ана була алуымны сиңа исбатлап күрсәтәм әле», - дигән икән ул.
...Иптәш хатыны белән уйлашканнар-уйлашканнар да мине донор итеп сайлаганнар болар. Кичке чәйгә чакырырга килгәннәр иде. «Гафу итегез, мин күке түгел, сез мине донор итеп сайлап ялгышкансыз», - дип әйтеп салдым боларга. Шуннан минем янымда башка йөрмәделәр.
Озакламый бу эштән киттем. Роза белән дә бүтән очрашмадык. Бер елны җәен «Пустые Моркваши» ял йортына баргач, ерактан гына күрдем мин аны. Янында 5-6 яшьлек бик матур малай басып тора иде. Теләгенә ирешкән, ана булган икән. Хатын-кыз өчен балалы булу - иң зур бәхеттер. Аңа эчтән генә изге теләкләр теләдем дә юлымны дәвам иттем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading