Ике ай элек кечкенә улы белән хастаханәгә кереп яткан хатынының хәлен белергә барасы булгач, Сергей өй тулы балаларны күрше хатынына калдырып торган. Кайтышына инде балалары юк.
Хәзер Яковлевлар Татарстандагы өйләрен сатып, Ульяновскига китәргә җыена. Аларның теркәлү урыннары да шунда икән. Балаларын тартып алганнан соң, алар моннан ике ел элек ана капиталы акчасына сатып алган йортта күренмиләр дә. Күптән түгел генә өйләрен дә талап чыкканнар. Ике компьютер, телевизор, берничә капчык азык-төлек урланган.
Балаларны гаиләгә кире кайтарырга аларга Ульяновск өлкәсе хакимияте каршындагы кеше хокуклары буенча комитет юристлары булыша. Хокук сакчылары Татарстан чиновниклары тарафыннан ата-ананың да, балаларның да хокуклары бозылган дигән фикердә.
Комментарийлар