16+

“Баланы дөньяга чыгару – бәхет бит ул”, ди 15 бала анасы Әлфия апа

Ятим балаларның күңеле гел икенче төрле, ди 13 баланы гаиләле иткән Әлфия ханым.

“Баланы дөньяга чыгару – бәхет бит ул”, ди 15 бала анасы Әлфия апа

Ятим балаларның күңеле гел икенче төрле, ди 13 баланы гаиләле иткән Әлфия ханым.

Җир йөзендә әллә нинди олы йөрәкле кешеләр бар. Безнең белән автобуста бергә барган яисә кибеттә кассада чиратта торган кешеләрнең үз гомерләрендә күпме яхшылык эшләвен уйлап та карамыйбыз шул. Хәзер кеше күбрәк үзен кайгырта, үзе турында уйлый...

Бүгенге героемның үзе хакында уйларга, борчылырга вакыты да юктыр, мөгаен. Чөнки ул 13 ятимне канаты астына алган ханым. Үз балалары да икәү. Күз алдыгызга китерегез, бер йөрәккә – 15әү бит алар!
Азнакай районыннан Шәйдуллиннар гаиләсе өчен ятим бала юк. Алар барысы да гаиләдә үсәргә тиеш, ди 44 ел буе педагог булып эшләгән Әлфия ханым.

– Сез ник ятим балалар аласыз дип сорыйлар. Ул сорауга, дөресен генә әйткәндә, җавап бирә алмыйм. Һәр бала гаиләле булырга, әти-әни белән үсәргә тиеш, – ди ятимнәрне сыендырган ханым. Шәйдуллиннар гаиләсенә тәрбиягә беренче булып Әлфия апаның энесенең улы килеп эләгә. Юл һәлакәтенә очраганнан соң, баланың әнисе һәлак була. Ә Әлфия апаның туганы ишетми торганга әйләнә. Баланы Шәйдуллиннар ала.

– Балаларны тәрбиягә алучылар өчен бернинди дә дәүләт программалары юк иде. Опека бүлеге мине үзләренә чакырды да, әйдәгез баланы тиешенчә рәсмиләштерегез дип киңәш бирде. Аннан тәрбиягә алырга ике кыз тәкъдим иттеләр. Ул вакытта балалар йортларында үзгәрешләр башланды. Балаларны коррекция мәктәпләренә тарата башладылар. Үзем башта балалар йортында, аннан коррекция мәктәбендә эшләдем. Балалар “әни” дип арттан йөгерә иде. Ике кызны алдым да кайттым. Аннан тагын өчесе арттан йөгерә башлады. Аларны да алдым. Узган ел апрель аенда 5 яшьлек бала белән 9 яшьлекне тәкъдим иттеләр. Опека җитәкчесе мине чакырып алды да, алты айга гына алыгыз инде, ди.

Минем яшем дә бара бит инде, мин әйтәм. Алдым инде. Үземне тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Булсын, аларның сүзенә карамыйм, – ди Әлфия ханым.

Ул үзе дә ятим үскән бала. Әнисе бала тапканда вафат булгач, әтисе балаларын туган ягына – Себергә алып китә. Анда үзе дә вафат була. Әлфия апа балалар йортына эләгә. Аннан аны әбисе үзенә тәрбиягә ала.
– Балаларны бик нык яраттым. Беркайчан да кеше сүзенә карамадым, тавыш күтәрмәдем. Ничә ел бергә яшәп тә, ирем белән дә тавыш куптарганым юк, – дип сөйли герой ана.

Бу гаилә 13 кызга тәрбия бирә. Кызларның кием-салымына акчаның күпме киткәнен бала тәрбияләгән әти-әни генә белә. Ир балага да күп кирәк, әмма чыгымнар ул кадәр үк түгел барыбер. Өстәвенә, балаларның өчесе физик яктан сәламәт түгел. Төрле бала – төрле милләттән, төрле холыклы.

Балаларга 18 тулгач та, үз фатирлары булганчы, Шәйдуллиннарда торалар икән.
Дәүләттән торак алу бик авыр, ди тәрбиягә алган ана. Моның өчен бик күп документлар, имзалар тупларга кирәк. Балаларның барысы да һөнәр үзләштерә.

– Ятим балаларның күңеле гел икенче төрле. Алар артык кешелекле. Авызларыннан өзеп, соңгы ризыкларын да бирергә әзерләр. Кеше сөйли инде ул: акча өчен аласың, башка нәрсә өчен... Баланы яратмасаң алып булмый аны. Бер баланы тәрбияләп, дөньяга чыгару үзе нинди бәхет бит ул, – дип хисләре белән уртаклашты Әлфия Шәйдуллина.

P.S. Шәйдуллиннарга ияреп, башка гаиләләр дә балаларны тәрбиягә алган. Унар бала алучылар да бар икән. Алай гына да түгел, Әлфия апаның үз кызы да тәрбиягә балалар алган. Димәк, аның изге гамәлләрен дәвам итүчеләр аз түгел.

Лилия Локманова.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading