40 елдан артык гомерен Татарстан мәдәниятенә, бу юнәлештә кадрлар әзерләүгә һәм фәнгә багышлаган Ривкат Йосыпов шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Хезмәт юлын ул заводта башлый. Әмма гомер буе, дөресрәге бала вакыттан, тарихчы булырга хыяллана һәм шуңа омтыла. Тик язмыш кына бераз башкачарак «уйлый».
Белем эстәп...
– Сигезенче сыйныфта укыганда, беренче тапкыр археологик экспедициягә бардым. Мәктәпне тәмамлагач, ул вакыттагы Казан дәүләт университетының кичке бүлегенә тарихчы булырга укырга кердем. Көндез «Теплоконтроль» заводында эшләдем. Ул вакытлар өчен ярыйсы ук яхшы хезмәт хакы ала идем — 200 сум чамасы, инженерлардан ике тапкыр күбрәк, – ди Ривкат Рәшит улы.
Шуннан соң ул хәрби хезмәткә алына. Иң бәләкәй һәм ябык гәүдәле булса да, Ривкат әфәнде десант гаскәрләренә эләгә.
– Хезмәт иткәндә, бер тәҗрибәдә катнаштым. Ул тәҗрибәнең беренчесендә очкыч бәрелеп, экипаж тулысынча һәлак булган иде. Миңа исә шул тәҗрибәнең икенчесендә катнашырга туры килде. Бәхеткә, безнең бар да уңышлы үтте, мине һәм тагын бер сержантны «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Бу беренче бүләгем иде, – дип сөйли Ривкат әфәнде.
Хәрби хезмәттән соң ул Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, аспирантурада укый. Гомумән алганда, Мәскәү университетында ун ел белем ала. Шул вакыт эчендә булдырылган танышлыклар, дуслар, элемтәләр аңа киләчәктә, Казан дәүләт мәдәният институтын җитәкләгәч, бик нык ярдәм итә.
1996 елда билгеләнә Ривкат Йосыпов әлеге вазифага. Ул чагында югары уку йортында 4 факультет, 7 белгечлек һәм 13 юнәлештә махсуслашу була. Рифкат Рәшит улы белем бирү программасын 10 факультетка җиткерә. Анда 80ләп белгечлек буенча укыта башлыйлар. Моннан тыш фәнни инфраструктура булдырыла, диссертация советлары, аспирантура, докторантура барлыкка килә. Ривкат Йосыпов югары уку йортында 22 ел ректорлык итә.
– Мин ректор булып эшли башлагач, без Марсель абый Сәлимҗанов һәм Туфан абый Миңнуллин белән очраштык. Алар минем белән танышып, мине тикшереп карарга булган. Туфан абый миңа: «Син яхшы малай, Ривкат. Дөрес сүзләр сөйлисең, программаларың да, фикерләрең дә дөрес. Әмма татарча сөйләшә алмыйсың», – ди. Мин аларга: «Абыйлар, баш мием — татарныкы, йөрәгем— татарныкы, шундый шартларда бер кимчелегемне генә гафу итәрсез инде», – дидем. Әкренләп барысына да өйрәндем, – ди Ривкат әфәнде.
Исем белән җисем мәсьәләсе
Ривкат Йосыпов Мәдәният институтыннан Идел буе федераль округына кадрлар әзерли торган мәдәни үзәк булдыру хакында хыяллана. Аның теләкләре берникадәр дәрәҗәдә тормышка аша да, чөнки берара уку йорты университет исемен дә ала.
– Без моңа бик җитди әзерләндек. Моның өчен фәнни һәм матди яктан да база булырга тиеш. Мин эшли башлаганда, институтның бурычлары бик күп иде. Түшәмнәре тишек, яңгыр ява башласа, сулар ага. Мин хәтта үзем, төнлә килеп, чиләк белән су түгеп йөрдем, – дип искә ала элеккеге ректор җитәкчелек итә башлау чорын.
Шул ук вакытта уку йортының дәрәҗәсен күтәрергә, башка киңлеккә чыгарырга һәм белем сыйфатын арттыру максаты да куела.
– Уку йортына мин һәрвакыт танылган, профессиональ кешеләрне укытырга җәлеп итәргә тырыштым. Венера Ганиева, Салават... Бу, беренчедән, яшермим, престиж. Икенчедән, аларның осталыгы һәм сәләте. Әгәр дә янында чын укытучы, оста булмаса, студенттан сәләтле артист тәрбияләп булмый. Сәләтле, белемле педагоглар бар. Әмма кешедә очкын кабыза белергә кирәк. Бу мөмкинлек искиткеч сәләте булганнарга, гениаль кешеләргә генә хас, – ди элеккеге ректор.
«Куркытып кол тәрбиялисең»
Ул, чәч бөртегенә кадәр, фән дип яши. Инде җиде дистәне тутырса да, хәзер дә эшчәнлеген туктатмый. Ректор булмасам, фән белән ныклап шөгыльләнер идем, ди. Ә җитәкчелек итү ул – җаваплылык, административ эшләр һәм башка мәшәкатьләр дә.
Шулай булуга да карамастан, Ривкат әфәнде үзе дә лекцияләр укыган. «Студентлар сездән курка иделәрме», – дип кызыксынам ректордан.
– Кешеләрне куркырга мәҗбүр итәргә ярамый. Әгәр дә студентлар ректордан курка икән, алар – кол була бит инде. Син шәхес түгел, ә тыңлаучан кол тәрбиялисең, дигән сүз. Бигрәк тә фән, сәнгать өлкәсендә мондый әйбер була алмый, – дигән фикердә Ривкат Йосыпов.
Белем бирү системасына БДИ килеп керсә дә, ректор сәләтле балаларга өстенлек биреп, имтихан билгеләре бик югары булмаса да, аларга ярдәм итәргә тырышкан.
– Безнең абитуриентларның 30-40 проценты авылдан иде. Әгәр баланың БДИ билгеләре югары булмаса да, сәләте булса, иҗади имтиханнарыннан югарырак билге куярга тырыштык. Тик студентларның 60 процент чамасы гына үз һөнәре буенча эшли. Бу, әлбәттә, күңелгә бик тия торган әйбер. Авыл җирлекләреннән килгән абитуриентларның бары өчтән бере генә туган якларына кире кайтачакларын белдергән. Мин аларны аңлыйм да. Әгәр дә ул актер икән, авылда нәрсә эшләсен инде?!
«Лекцияләремне оныгыма укыйм»
Ривкат әфәнде хәзер – лаеклы ялда. Әмма һич тик тора торган пенсионер түгел ул.
– Эшемне бик яраттым һәм сагынам. Хәзер дә студентларга сөйләгән лекцияләремне оныгыма сөйлим. Балалар бакчасыннан барып алганда, бабай, ә бүген нәрсә хакында сөйләшәбез, дип тотына ул да. Мин бик бәхетле дәү әти, – дип сөенә дәвамчыларына Ривкат Йосыпов.
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар