16+

«Бер-береңне якларга һәм сакларга кирәк»

Ни өчен бүгенге яшьләр зурлап туйлар үткәрәләр дә, бер ел да бергә яшәмичә, аерылып куялар? Бөтенесе дә дип әйтмим, әмма андый очраклар күбәйде бит. Сәбәп табу җиңел ул, ә менә гаиләне саклап калырга күпләрнең көче җитми. Үрнәк гаиләләребез, 25, 30, 50, 60 ел бергә яшәгән парларыбыз булу нинди сөенеч! Шул...

«Бер-береңне якларга һәм сакларга кирәк»

Ни өчен бүгенге яшьләр зурлап туйлар үткәрәләр дә, бер ел да бергә яшәмичә, аерылып куялар? Бөтенесе дә дип әйтмим, әмма андый очраклар күбәйде бит. Сәбәп табу җиңел ул, ә менә гаиләне саклап калырга күпләрнең көче җитми. Үрнәк гаиләләребез, 25, 30, 50, 60 ел бергә яшәгән парларыбыз булу нинди сөенеч! Шул...

Бөек фикер иясе Лев Толстой: «Һәрбер бәхетле гаилә бер-берсенә охшаган, һәрбер бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез», - дигән. Менә бу бәхетле гаилә нигезендә тырыш хезмәт, сабырлык, бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итеп яшәү, олыны - олы, кечене кече итә белү кебек тормыш кагыйдәләре ятканын һәркем беләдер. Һәм аларны җиренә җиткереп үтәп яшәүчеләр соклануга лаек. Мәрзия апа, Габделхәмит абый Минһаҗевлар шундый бәхетле гаиләләрнең берсе. Аларның бер гаилә булып яши башлауларына быел инде илле ел! Бүгенге яшь буын өчен үрнәк булган әлеге гаилә биш бала - ике малай, өч кыз тәрбияләп үстерә. Балалары барысы да Казанда яши. Һәммәсе дә югары уку йортларын тәмамлаган. Хәзер инде Габделхәмит абый белән Мәрзия апа кадерле ун оныкларының яраткан әбисе белән бабасы да. Яшь вакытларга әйләнеп кайтсак, Габделхәмит абый да, Мәрзия апа да башта Арча педагогия училищесын тәмамлыйлар, соңрак исә Казан дәүләт университетында белем алалар. Аннары яшь белгечләр Арча районының Ашытбаш авылында укытучы булып хезмәт юлларын башлап җибәрә һәм 40 елга якын вакытны алар балаларга белем бирүгә багышлый. Мәрзия апа татар теле һәм әдәбиятыннан укытса, Габделхәмит абый яшьләрне тарих серләренә төшендерә һәм күп еллар буе мәктәп директоры булып эшли. Хәзер Габделхәмит абый белән Мәрзия апа кыш көне Казанда яшәсә, җәй җитүгә, туган авылларына кайтып китәләр. Инде икесе дә сиксәнгә якынлашып килсә дә, әби белән бабай әле дә тик утырырга яратмый. Авылдагы бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп мәш киләләр.
Мәрзия апа да, Габделхәмит абый да хезмәт ветераннары. Бүген балалар, оныклар белән һәрдаим аралашып һәм күрешеп, күңелле генә яшәп яталар. «50 ел узды да китте, сизелмәде дә», - диләр, узган елларны хәтердән уздырган вакытта. Мәрзия апага да, Габделхәмит абыйга да, гаилә нык булуның һәм шулай озак еллар буе бергәләшеп яшәүнең сере нәрсәдә соң, дигән сорауны бирәм. «Дөнья булгач, төрле вакыт була. Һаман саен сөешеп кенә дә тормыйсың. Иң мөһиме - юк-барга бер-береңне борчымаска, кайбер сүзләрне алды-арты ничек булачагын уйлап әйтергә кирәк. Мин үзем сабыр булдым. Хатын-кыз сабыррак булса, гаиләне сакларга була», - ди Мәрзия апа. Габделхәмит абый да: «Тормыш корып җибәрәсең икән, вак-төягенә игътибар итмәскә, һәрвакыт бер-береңне якларга, сакларга һәм бер-береңнән читләшмәскә кирәк. Аннары эштән аерылмау мөһим. Эш күп булгач, вак-төяккә игътибар итәргә вакыт та булмый ул. Балалар да эшләргә, эшләп яшәргә кирәклеген аңлап үстеләр, Аллага шөкер», - диде, яшьләргә үз киңәшләрен биреп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading