16+

Бер мәхәббәт тарихы: яшьлектә бергә була алмаган Тәнзилә белән Рәхил Әхмәдуллиннар 20 елдан соң кавышкан

Рәхил абый Әхмәдуллин яныннан кешенең өзелгәне юк. Ул якын-тирәдә инде онытылып барган һөнәр - итеккә олтан салучы бердәнбер оста буларак билгеле. Тубыктан аягы булмаган Рәхил абый: «Аякка басарга мәхәббәт ярдәм итте», - ди.

Бер мәхәббәт тарихы: яшьлектә бергә була алмаган Тәнзилә белән Рәхил Әхмәдуллиннар 20 елдан соң кавышкан

Рәхил абый Әхмәдуллин яныннан кешенең өзелгәне юк. Ул якын-тирәдә инде онытылып барган һөнәр - итеккә олтан салучы бердәнбер оста буларак билгеле. Тубыктан аягы булмаган Рәхил абый: «Аякка басарга мәхәббәт ярдәм итте», - ди.


20 елдан соң очрашу

Тәнзилә апа белән Рәхил абый Әхмәдуллиннарның мәхәббәт тарихы турында китап язарлык.

- Без Рәхил белән мәктәп яшеннән үк таныш. Мин Яшел Үзән районының Кече Өтәк авылыннан, еш кына җәйге каникулларга Бәчеккә кунакка кайтып йөри идем. Бер-беребезне бер күрүдән үк яраттык. Очраша башладык. Тик өйләнешер вакыт җиткәч, әни мине Рәхилгә бирмәде. Сәбәбен үләр алдыннан да әйтмәде. Аерылыштык. Мине башкага кияүгә бирделәр. Тора-бара Рәхил дә өйләнде. Безнең юллар шулай аерылды, - дип искә ала яшьлек елларын Тәнзилә апа.

Сөйгәне белән аерылышуны ул бик авыр кичерә. Поезддан да сикерә. Шөкер, исән кала. Күрешмәсәләр дә, бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре сүрелми. Гаиләдә парлы ялгыз булып яшиләр. Мәхәббәтсез никахлар озын гомерле була алмый, күрәсең, икесе дә аерылыша.



Соңгы тапкыр күрешүдән соң 20 ел узгач, Тәнзилә апа белән Рәхил абыйны язмыш кабат Норлат авылы хастаханәсендә очраштыра. Ирнең хастаханәдә икәнен очраклы рәвештә белеп алган хатын, тәвәккәлләп, ул дәваланган палатага керә.

- Күзләребез очрашуга, икебездә дә хисләрнең сүрелмәвен аңладым. Без бер-беребезне һаман яратабыз икән бит. Бик озак сөйләшеп утырганнан соң, Аллаһыдан бирелгән бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, дип, барысын да яңадан башларга булдык. Рәхил миңа: «Аякларым юк бит, Тәнзилә», - ди. «Аякларың чурт с ним, башка җирләрең исән булсын», - дидем дә көлдем генә, - дип сөйли Тәнзилә апа.

Ирнең аяклары тубыктан киселгән булуын, табибларның аның беркайчан да йөри алмаячагы турында әйткәннәрен белми әле ул чакта хатын.
Телефон аша аралашулар, хат алышулар... Менә йортка килен төшә.
- Ишек турыларына килеп җиттем, керергә оялам. Рәхил чыгып та алмый. Минем килгәнемне күреп, «Кер!» - дип кычкыра. «Ничек керим инде, чыгып ал», - дим. Ул аның саен: «Кер!» - ди. Үгетли торгач, өйләренә уздым. Карасам, ике аяк башы да юк. «Йөри алмыйм бит, Тәнзилә», - ди. Ни дияргә дә белмәдем, бакча башына чыгып еладым, үзенә берни сиздермәдем. Туганнарына: «Каршы булмасагыз, Рәхилне аякка бастырыр идем», - дидем. Шуннан бирле менә инде 17 ел без бергә, - дип сөйли Тәнзилә апа.
Җиңел булмый, әлбәттә, яраткан кешесен шундый хәлдә күреп, Тәнзилә апа да азаплана. Рәхил абый да сөйгәне каршында сер бирергә теләми. Мәхәббәт иң зур авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Тәнзилә апа ирен ләгәндә сөйрәп мунчага да алып бара, үлән сулары белән дә дәвалый, иңбашына таяндырып, урамнарга алып чыга. Башта аз-азлап йөриләр. Аннары чакрымнар уза башлыйлар. Табигатькә еш чыгалар. Ходайның рәхмәте, ир аякка баса.
Бүген тормышлары сокланырлык. Рәхил абыйның туганнарына да бик рәхмәтлеләр. Алар алып биргән йортта яшиләр. Тәрәзәсез, ишексез йортны төзекләндергәннәр, заманча җиһазлаганнар.

- 45 яшьлек юбилеема Рәхил өйгә газ кертте, тагын бер туган көнемә кер юу машинасы алып бирде, - дип сөенә Тәнзилә апа.



27 баш сарыклары бар, 30лап куян асрыйлар. «Суганны 17 түтәл утыртам», - ди Тәнзилә апа. Рәхил абый үзенә махсус аяк киеме җайлаштырган. Мичләр чыгара, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә, итеккә олтан сала, хәтта шабашкага да йөри.

- Хәрәкәт кирәк. Әзерне көтеп утырып кына тормыш бармый. Тәнзиләмә рәхмәт. Ул минем таянычым, коткаручым. Шөкер, тормыштан бик канәгать без, - ди Рәхил абый.

Ирең белән тату яшисең килсә

- Бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Сүзгә килгәнсез икән, юл куя белегез. Ирең кычкырамы - чыгып кит, тавык куып кер, башка эш белән шөгыльлән. Каршы әйтмә, барыбер җиңә алмыйсың. Беркайчан да өметеңне өзмә, бер-береңне аңлап яшәгәндә, арада ярату булганда, иң зур авырлыкларны да җиңәргә була. Ирләрегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез, - ди Тәнзилә Әхмәдуллина.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading