16+

Бер сүз җитә...

Беркөнне телефон шалтырый. Танышым Розалия икән. «Эльвира, бүтән болай яши алмыйм. Тагын килеп кыйнап киттеләр. Торактан куалар. Бүгеннән бала өчен түләнә торган пособием дә бетте. Эшкә урнаша алмыйм, баланы куярга урын юк. Нишлим? Тәрәзәдән сикерәм дә үләм, баланы да аларга калдырмыйм…» Үкси-үкси елаган танышымны ничек юатырга да белмәдем, аның сүзләреннән...

Бер сүз җитә...

Беркөнне телефон шалтырый. Танышым Розалия икән. «Эльвира, бүтән болай яши алмыйм. Тагын килеп кыйнап киттеләр. Торактан куалар. Бүгеннән бала өчен түләнә торган пособием дә бетте. Эшкә урнаша алмыйм, баланы куярга урын юк. Нишлим? Тәрәзәдән сикерәм дә үләм, баланы да аларга калдырмыйм…» Үкси-үкси елаган танышымны ничек юатырга да белмәдем, аның сүзләреннән...

Розалияне газета укучыларыбызның күбесе хәтерли торгандыр, аның турында беренче генә язуым түгел. Розалия белән без хастаханәдә танышкан идек, палатада аның елаганына уяндык, аннары сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңлап утырдык. Әле 25 яше дә тулмаган кызның язмышы бер язмага гына сыеп бетә алмый, китап язарлык... Ул Татарстанның Казаннан еракта урнашкан бер районыннан, бик яшьли әтисен югалткан. Мәктәпне тәмамлагач, күп яшьләр кебек, башкалага килгән. Эшкә урнашкан. Барысы да үз уңае белән барганда, тормыш юлында бер егет очраган һәм беркатлы авыл кызының башын әйләндергән. Бер күрүдән гашыйк булган кыз егетнең матур сүзләреннән эрегән, хисләрен җиңә алмаган. Яшьләр никах укытканнар, Розалия балага узган. Әмма язылышмаганнар. Розалия сөйләвенчә, беренче көннәрдән үк каенанасы аны яратып бетермәгән. Улларын әтисез үстергән ана килененә ышанып бетмәгәнме?! Розалия ире белән каенанасына тулай торактан бирелгән бүлмәдә яши башлаган, уллары туган. Әмма уртак мәхәббәт җимешләре дә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлый алмаган.
Әнисе көтмәгәндә генә йөрәк өянәгеннән үлеп китеп, бердәнбер таянычын, сердәшен, киңәшчесен югалткач, Розалия бөтенләй яшәү ямен җуйган. Җитмәсә, ире дә ярдәм итми. Акчалата ярдәм турында әйтми дә инде, кайбер көннәрдә өйгә дә кайтмый хәтта. Кайтса да, рәтле сүзе юк, йә кыйнап китә, ямьсез сүзләр әйтә, кычкыра, орыша, мыскыллый. Бу юлы да әнисе белән килеп, Розалияне кимсетеп киткәннәр. Розалия бүлмәдә рәсми теркәлмәгән. Шуңа да, бүлмәне бушатырга кирәк, дип, киленне бала белән урамга куып чыгармакчы булалар икән. Тик яшь анага кая барырга? Авылдагы өенә кайтыр иде, ялгызына гына куркыныч, эш табуы да икеле, җитмәсә, газы, суы өзелгән йортта яшь ярымлык бала белән кышын ничек яшәргә? Казанда кая барсын? Эш эзләп карады Розалия, тик баласын бакчага урнаштырмыйча, берни дә килеп чыкмас, ахры, ә бакчага юллама бирергә ашыкмыйлар. Розалия ялгыз ана буларак бернинди пособие дә алмый, чөнки ул кәгазьдә ялгыз ана булып саналмый. Ире баласына үз фамилиясен биргән, рәсми рәвештә әти бар, тик ни өчендер бердәнбер улына ярдәм итәргә генә бик ашкынып тормый. Аз керемле гаилә буларак, дәүләттән ярдәм алыр иде, документлар җыярга кирәк, иренең эшеннән дә белешмәләр сорыйлар, әмма ире гел кирегә сукалый, бернинди документ бирми. Хәер, хәзер эшләми дә бугай инде. Яшь ярымга кадәр түләнә торган пособие дә беткән. Аена 3-4 мең булса да ярап тора иде әле. Хәзер менә нишләргә, балага нәрсә ашатырга, нәрсә киертергә?
Розалиянең тарихын редакция эше буенча баргач танышкан бер укучыбызга да сөйләдем. Ул исә, танышымның хәленә кереп, аңа ярдәм итәргә алынды: ярмалар да бирде, акчалата да булышты. Берничә көннән Розалия шактый тынычланган иде. «Бер белмәгән чит кешеләр булыша миңа, алмашка берни сорамыйча бит әле, гомердә дә шулай була ала дип уйламаган идем. Дөньяда изге күңелле кешеләр бар икән әле», - ди Розалия. Әйе, кайчакта әнә шулай гади генә сүз белән юату, кулыңнан килгәнчә ярдәм итү дә кешенең гомерен саклап кала икән шул. Бары тирә-ягыбызга игътибарлырак кына булырга кирәк, бәлки янәшәбездәге берәү нәкъ менә безнең ярдәмгә мохтаҗдыр, бәлки аңа бер җылы сүз дә җитәдер...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading