16+

Беркөнне каената мине...

Үзем язам, үзем елыйм. Мин бу турыда беркемгә сөйләмәдем, сөйли дә алмыйм. Андый коточкыч, башка сыймаслык әйберләрне кешегә сөйләп булмый. Йөрәгем елаганга күрә генә сезгә язарга булдым. Ләкин үтенеп сорыйм, исемемне күрсәтмәгез.

Беркөнне каената мине...

Үзем язам, үзем елыйм. Мин бу турыда беркемгә сөйләмәдем, сөйли дә алмыйм. Андый коточкыч, башка сыймаслык әйберләрне кешегә сөйләп булмый. Йөрәгем елаганга күрә генә сезгә язарга булдым. Ләкин үтенеп сорыйм, исемемне күрсәтмәгез.

Без ирем һәм балам белән Татарстанның бер авылында каенана-каената йортында яшибез. Улыбызга инде 10 яшь, авыл мәктәбендә укый. Мин шул ук мәктәптә укытам. Ирем районга барып эшли. Каенана белән каената лаеклы ялда, хуҗалык эшләре белән мәшгульләр. 

Ирем белән өйләнешкәннән бирле каената бәйләнә миңа. Икәү генә калсак, бетте баш. Үбәргә үрелә, күкрәкләремне капшый башлый. Бар көчем белән каршылык күрсәтәм, ләкин куллары гаять көчле. Бу турыда өйдәгеләр белми. Иремә әйтергә куркам.

Беркөнне каената мине... Ул көнне дәресләрем булмагач, өйдә калдым. Улым мәктәптә, ирем эштә. Каенана күрше урамда яшәүче дустына хәл белешергә китте. Каената белән өйдә икәү генә каласымны белгәч, йөрәгем “жу” итте. Керләр юам дигән сылтау белән мунчага кереп киттем. Ә ул мунча келәсен ватып кереп, миңа бәйләнә башлады һәм... үзенекен итте. Бу мизгелдә үләселәрем килде.

Алга таба бу йортта, бу җир йөзендә ничек яшәргә миңа? 

Исемем редакция өчен генә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беркемгэ сойлэмэ. Гайлэнне ал да чыгып кит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый телэгенен белгэч, бакчага,урамга китерге иде,э Син мунчага....

      • аватар Без имени

        1

        0

        Чынлапта ниге ирегезне алып башка жирге чыкмыйсыз.Эгер ул ойдэ калсагыз ул хэллер тагын кабатланачак.Шуна башыгыз жилкеде тиз гэне чыгып айрым яшерге.Монын ахыры бик начар бэтечек сез гаепле булып калачаксыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Куркыныч заманада яшибез,кызым Ләкин бар да су кебек агып китә... Жир йөзендә ничек яшим,дисен? Яшәргә,матур итеп-яратып һәм яратылып Оныт бу зур бәләне,наныем Ләкин Бу ойдән чыгып китәргә кирек... Ирене бер суз эйтмә- алар барыбер эти яклы була Каената сине тынычлыкта калдырмый. Йомшак кунелле кешегә охшагансын Ләкин ни эшлик,кайчак узен,тик узен генә нәтижә ясарга тиешсен. Авыр чаклар куп -ләкин синен хәл аерым тора Шулай да башын ны югары тот.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ууужжасссс((((бер кен дя тормагыз анда, ул бит сезгне гаепле ясап калдырырга может, разве можно такое скрывать от мужа.

            Мөһим

            loading