16+

“Бәхетле булыйм дисәң – сабыр бул!”

Әлки районы Карга авылында Гафиятуллиннарның йорты тау башында, зур хан сарае сыман балкып тора. Ул йортка керәсемне белгәч, байлардыр инде болар, сөйләшеп тормас минем ише журналист белән, дип уйладым.

“Бәхетле булыйм дисәң – сабыр бул!”

Әлки районы Карга авылында Гафиятуллиннарның йорты тау башында, зур хан сарае сыман балкып тора. Ул йортка керәсемне белгәч, байлардыр инде болар, сөйләшеп тормас минем ише журналист белән, дип уйладым.



Ялгышканмын. Бик гади, ачык кешеләр булып чыкты алар. Байлыклары да – үз көчләре, хәләл хезмәт белән тапкан милек. Бу якларда күп кеше кебек үк алар да терлекчелек белән шөгыльләнә, сөт сата.

- Бүген маллар янына сәгать алты тулганчы чыккан идем. Авыл җирендә эшләмәсәң, булмый бит. Исәнлек булганда эшләргә инде, - ди Рәхилә апа.
Гафиятуллиннар бик ур гаилә булып, берничә буын бергә яши. Иң өлкән гаилә әгъзалары – Миннегөл әбигә быел 95 яшь тулган!

Миңа гына шундый “яшь әби-бабайлар” очрыймы, әллә инде озак яшәүнең бер сере бармы, әмма 95 яшьлек әби, мин көткәннән күпкә яшьрәк күренә булып чыкты.

Миннөгөл әби, яшьтәшләре кебек үк, авыр чорда яши. Бик ярлы, әмма төпле гаиләдә туып-үсә. Әти безне ач-ялангач итмәде, дип искә ала балачагын Карга авылының иң өлкән кешесе.
- Сугыш башлангач урман кистек, торф, окоп казыдык. Шунда кызлар җыеыштык та, уйлашып, укырга барырга ниятләдек, - ди Миннөгөл әби. Аңа кадәр Чаллыга да укырга кергән була. Әмма ярлылык сәбәпле әтисе аны укыта алмыйм бит кызым, дип килеп ала.


Үзе ул Түбән Әлки кызы булса да, Алпар авылы мәктәбендә укыган. Аннан юллама белән Каргага җибәргәннәр. 1943 ел була бу. Шул елны ук яшь белечне Куйбыштагы педагогия көллиятенә белем өстәргә җибәрәләр.

- Сугыш елларында укытуы бер хәл. Ач-ялангач балаларны ашатып-эчереп, урманнан утын ташып, бинаны җылыта идек. Югары сыйныфтагы балаларның үткенрәкләре белән чана тартып, күрше авылдагы өч чакрым ераклыктагы урманга барып утын кисеп, утын алып кайтабыз. Кояш баегач кына китәбез, чөнки урман кисәргә ярамый. Алып кайтабыз да, тизрәк мәчет эченә тутырабыз. Ул вакытта балаларны мәчеттә укыта идек. Балалар кич соң кайта да, иртән тагын укырга килә. Сигез мич ягылса да, салкын була иде. Балакайлар озын фуфайка киеп киләләр, кулларын, аякларын шуның эченә тыгып утыралар.
Шунда 137 бала укыттык. 12 укытучы идек. Үзебезгә дә анда 16-17 яшь иде. Укучыларым  үз балаларым кебек булды. Үзем дә яшь, тегеләр дә әтисез калган балалар, 12 ел укыттым, - дип искә ала сугыш елларында укытучы булган ак әби. - Укучыларым бик әйбәт булды. Хәзер дә Коръәннәр багышлап, намазлар укып йөриләр.
- ди Миннегөл әби.  


Карты Сафа бабай белән алар 1948 елда очраша. Яшь кызны Сафа агага димләп бирәләр. Димләп өйләнешкәннәр яратып яшәми, диләр.
- Бик яратып алды ул мине. Бик яхшы яшәдек. Әмма колхоз рәисе булгач, әллә ни яратышырга вакыты гына булмады инде. Иртә чыгып китә, кич кайта.  Халыкка хезмәт итте, өйгә кайтып та кермәде диярлек. Кайтып итеген алыштыра да, тагын чыгып китә. Кешеләргә бик нык булышты ул, - ди Миннегөл әби тормыш иптәше хакында.

Алар 47 ел бергә гомер итә, әзрәк яшәдек шул бергә, ди әби картын искә төшереп.  Бабай кырык ел колхоз рәисе булып эшләсә дә, балда майда йөзмиләр. Бик намуслы була ул вакытта колхоз рәисләре.

- Ирем колхоз рәисе булгач, төрле авылларга җибәрәләр иде. Соңгы тапкыр Иске Сарманда дүрт ел укыттым. Аннан Каргага кайттык,ә авыл мәктәбендә укытырга урын юк. Аннан районнан сорап килгәч, кибеткә эшкә кердем. Анда сигез ел эшләдем. Шуннан пенсиягә чыктым, - ди Миннегөл әби.


Карганың ак әбисе бик бай. Биш баласы, 30 оныгы, оныкчыгы бар аның! Бер кызы әнисе юлын сайлый. Башта укытучы була, аннан кибеткә сатучы булып урнаша. Иң өлкән уллары да әтисе кебек колхоз рәисе булып 16 ел эшли. Кызганыч, Тәлгатенең гомере генә кыска булып чыга. Аннан алда Миннегөл әбинең килене дә дөнья куйган. Шундый сынаулар узса да, үзен бик бәхетле карчык дип саный. Намазын калдырмый, Коръәне кулында.


- Бәхетле булыйм дисәң, сабыр булырга кирәк. Бернинди нужа күрмичә, кеше озак яши алмыйдыр. Барысына да сабырлык кирәк. Тормышыңны матур гына яшим дисәң, нинди авырлык булса да түз, сабыр ит. Кияргә киемем юк, ашарга ризыгым үзем теләгәнчә түгел димә, сабыр бул, - дип киңәш бирә яшь буынга унынчы дистәне ваклаучы әби.

                                                                                                                                                                                                             Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading