Бер чарада очраклы гына өлкән яшьтәге ханым белән очраштым. Орчык кадәр генә үзе, ә күкрәгендә нинди генә орден-медальләре юк.
Яңа танышым Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 93 яшьлек Рокыя Сәхәбетдинова. “Аллаһ яраткан кешесенә сынаулар бирә”, – диләр. Рокыя апаның тормышындагы һәр сынауга тукталсаң, китап язарлык. Ничек түзгән? Кайдан көч алган ул? “93 яшьтә булсам да, бернәрсә дә онытылмый. Үткәннәрне искә төшерү тагын бер кат йөрәктәге яраларны яңарта”, – дип күз яшьләрен тыеп кына, язмышын сөйли башлады.
– Мин Ленинград өлкәсе Кронштад шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә тудым. Без алты бала идек. Сугыш башлангач, Әбүбәкер абый фронтка китә, ул дөньялар тынычлангач, өйгә кайтты, әмма алган яралары үзенекен итте. Абый вафат булды. Ленинград блокадасы вакытында, шәһәрдә коточкыч ачлык иде. Миңа ул вакытта 11 яшь. Ашыйсы килү хисен әле дә онытырлык түгел. Әни: “Сезгә нәрсә ашатыйм инде?”, – дип елый иде. Шәһәрдән эвокуацияләү башлангач, әткәй һәм абый ачлыктан юлда үлеп калды. Без аларны Ладога вокзалында калдырдык. Һаман аларның кайда җирләнгәнен таба алмыйбыз. Дүрт архивка мөрәҗәгать иттек. “Ул көнне бик күп кеше үлгән, туганнарыгызны таба алмыйбыз”, – диләр. Кечкенә булсам да, әнинең документларны биреп калдырганы исемдә. Әти белән үлгән абыема 17 яшь иде. Әнкәй дә озын гомерле булмады, әткәй белән абыйның үлемен йөрәге күтәрә алмады. Казанга юлыбыз бик авыр булды. Адым саен бомбага тоталар, ашыйсы килә, салкын... Казанга кайтып җиткәч, әни вафат булды. Безне сеңлем белән Арча районына Субаш аты авылындагы балалар йортына илттеләр. Абыйны Яшел Үзән районына җибәрделәр. Менә шулай ятим калдык, кызым, – ди Рокыя апа.
Рокыя ханым 5 ел балалар йортында яши. “Ярый әле, балалар йортында безне һөнәрле итеп чыгардылар. Бөтенләй югалып калган булыр идек”, – дип искә алды ветеран. Балалар йортыннан чыккач, Казанда заводка эшкә урнаша. Шунда тормыш иптәшен очрата. Рокыя ханымның ире дә балалар йортында үскән булган. Башкалада 12 ел яшәгән.
– 1958 елларда Казан бик кечкенә иде бит. Хәзер зур биналарга карыйм да, шаккаттам. Кем уйлаган, Казан шундый булыр дип? Гаилә коргач та, тормышыбыз җиңелләрдән булмады. Кечкенә бер салкын баракта яшәдек. Ирем дә, мин дә әти-әни җылысына сусап үстек. Иремнең дә гомере озын булмады шул. Ике баламны да югалттым... Берсе туганда ук буылып үлде, икенчесе дә бик тиз китеп барды шул. Мин бер үзем, бер ялгызым, – ди Рокыя ханым.
Кызгандым, чын мәгънәдә кызгандым. Рокыя апаның күңелендә күпме сагыш, юксыну. Шушы озын гомере дә туганнары бик иртә киткәнгә бирелгән бүләктер, мөгаен. “Апрельдә 94 яшь тулачак, барысын да сөйләр идем, кызым. Әмма барысын да искә төшерә башласам, елармын дип куркам. Хәзер дә күз яшьләремне чак кына тыям. Район җитәкчелеге онытмый, шөкер. Мәктәпләргә очрашуларга чакырып торалар. Аякларым гына бик авырта, таяк белән йөрим”, – ди.
Ленинград блокадасын кичергән Рокыя апа махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә дә ярдәм итә. Ул хәрбиләргә 250 мең сумлык ярдәм күрсәткән.
– Мин сугышның нәрсә икәнен беләм. Йортларыбызны ут астына тоттылар, барысы да күз алдымда тора. Хәзер илне саклаучы егетләргә дә җиңел түгел. Аларга бераз ярдәм иткәч, күңелем бушанган кебек булып китә. Егетләрне бик кызганам, сугыш кыры беркемне дә жәлләми. Аз булса да, ярдәм итәсе килә, – ди.
Рокыя апа белән очрашу тагын бер кат мул өстәлләргә, тыныч күк йөзенә, сау-сәламәт, әти-әниле тормышка рәхмәтле булырга кирәклеген искәртте. Рәхәткә чыдый алмаучылар өчен менә дигән тормыш дәресе. Бернинди психолог һәм коучларга түләргә кирәкми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар