16+

“Бу мөмкин түгел” дип кырт кисүчеләргә киресен исбатлый

Сабый чагыннан ук 90 процентка ишетү сәләтеннән мәхрүм малай, “Бу мөмкин түгел” дип кырт кисүчеләргә киресен исбатлый.

“Бу мөмкин түгел” дип кырт кисүчеләргә киресен исбатлый

Сабый чагыннан ук 90 процентка ишетү сәләтеннән мәхрүм малай, “Бу мөмкин түгел” дип кырт кисүчеләргә киресен исбатлый.

Арслан Гыйбадуллинның бармаклары фортепьяно клавишалары буенча “йөгерә”,  аккордлар һәм гаммалар искиткеч көйгә әверелә. Музыка белән шактый соң – 12 яшьтә генә шөгыльләнә башласа да, ул 4 ел эчендә шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешергә өлгергән, инде төрле бәйгеләрдә җиңүләре белән мактана ала. 
Арслан Гыйбадуллин Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә туган. Әнисе Светлананың карыныннан аны 4 кешегә кысып чыгарырга туры килгән. Ишетү сәләте бозылуга нәрсә сәбәп булуын – туганда шуның өчен җавап биргән нервларына зыян салынганмы, сабыйның вирус эләктереп еш чирләүләренең тискәре йогынтысы булганмы, табиблар төгәл җавап бирә алмаган. Аннары ире ягыннан ишетү сәләте бозылган туганнары да бар, бәлки Арсланга шулай ук бу нәселдән күчкәндер, дип тә уйлыйлар. 

Балага 6 ай тулганда, табиблар аның ишетү сәләте бик зур тизлек белән кимүенә игътибар итә. Шулай, көтмәгәндә-уйламаганда “ике яклы 4нче дәрәҗә нейросенсор ишетмәү” дигән диагноз килеп чыга. Светланага һәм иренә моны кабул итү җиңел булмый, билгеле. Әмма ничек кенә булса да, нәни Арслан да, аның әти-әнисе дә шушы чынбарлыкта яшәргә өйрәнергә мәҗбүр була.

7 айлык сабый, колагына беренче ишетү аппаратын киерткәч, исе китеп бабасының баянда уйнаганын тын да алмыйча тыңлый торган булган. Әнисе шул чакта ук улын музыка мәктәбенә бирермен дип ниятләп куя. Әмма гамәлдә моны тормышка ашыру алай җиңел түгел икән.

Арсланга 7 яшь тулып килгәндә, Гыйбадуллиннар гаиләсе Татарстанга күченә. Максатлары – Арсланга белем алу өчен иң уңайлы шартлар тудыру. Алар, Казаннан тыш, әллә ничә тапкыр Уфада да, Иҗауда да булып кайткан, шундагы ишетү сәләте бозылган балалар белән эшли торган мәктәпләрне, алар янындагы фатирларны караган. Нәтиҗәдә, Казанны ошатып, шушы вариантта тукталганнар. Ласточкина исемендәге ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар өчен мәктәп-интернат янында ук торак сатып алганнар. Башкалада яңа төзелгән Су спорты төрләре сарае булуы, биредә ишетмәүче тренер, Паралимпия чемпионы эшләве шулай ук өстенлек буларак кабул ителгән. Малайны спорт йөзүенә бирү шулай ук әти-әнисенең хыялларының берсе. Казанга күченгәч үк, Арслан шунда  йөри башлый, яхшы гына нәтиҗәләргә дә ирешә. Әмма тора-бара сәламәтлеге аркасында аңа бу шөгыленнән баш тартырга туры килә.

Малайның тагын бер омтылышы – фортепьянода уйнарга өйрәнү хыялы да, әйткәнебезчә, башта чынга ашмас булып тоела. Музыка белән шөгыльләнү колагы 100 процентка ишеткән кешеләрнең дә һәркайсына да бирелми әле – музыкаль ишетү сәләте мөһим икәнен беләбез. Әллә ничә музыка мәктәбе ишеген шакыган Светлана Гыйбадуллинаны да укытучылар шулай дип күп тапкырлар кире бора. Ишетү сәләте бозылган бала белән ни рәвешле эшләргә икәнен берәү дә белми. Арсланның ике колагына да киертелгән 200әр меңлек ишетү аппараты да ишетү мөмкинлеген тулысынча кайтара алмый. Аңа хәтта кеше сөйләмен аңлап бетерү дә авырдан бирелә. 

Әмма 5 ел элек “Теләкләр чыршысы”нда Арсланның музыка белән шөгыльләнү хыялын тормышка ашырып, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов синтезатор бүләк иткәннән соң, аны уен коралында уйнарга өйрәтергә риза укытучы табылган. Хәзерге вакытта малай Дәрвишләр бистәсендәге музыка мәктәбендә 4 елын укый һәм, әйткәнебезчә, яхшы гына уңышларга ирешә.

Гомумән, Арсланның омтылучанлыгына, тырышлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит әле. Арслан Гыйбадуллин кечкенәдән нинди генә шөгыльләрне үзләштереп карамаган. Әнисе аны башкалар янында кимсенмәсен дип, төрле яклап үстерергә тырыша. Әтиләре гаиләләрен туендыру өчен акча эшләү белән мәшгуль булса, әнисе улларын тәрбияләүгә бөтен көчен сала. Аның тырышлыгы белән Арслан үзен иҗатта да, техникада да, спортта да сынап карый. 

-    Ул укырга, яңа шөгыльләр үзләштерергә ярата. Аңа барысы да кызыклы. Мин нинди генә юнәлешне тәкъдим итсәм дә, ул берсеннән дә баш тартмады. Арслан 3 яшеннән шахмат уйный, 6 яшеннән без аны биюгә бирдек, сәнгать мәктәбенә йөреп алды. Йөзү белән озак кына шөгыльләнде, әмма сәламәтлеге аркасында аннан баш тартырга туры килде. Шулай ук тхэквандо буенча үсмер разряды һәм яшел билбавы бар. Әмма бар түгәрәкләргә дә вакыт җитми башлагач, аны ташларга туры килде. Робототехника белән яратып шөгыльләнә. Бу юнәлеш буенча “Абилимпикс” чемпионатында җиңүләр яулый. Кеше сөйләмен аңлауны яхшырту өчен вокалга йөри башладык. Шулай ук улыбыз Корея, Кытай илләре белән кызыксына, анимэ ярата, манхвалар укый, үзлегеннән корея телен өйрәнеп маташа. Мәктәптә дә отличник. 9 сыйныфны кызыл аттестатка тәмамлыйбыз, - дип сөйләде Светлана.  

Хәзерге вакытта инде Арслан киләчәге турында уйлана. Укуын робототехника, программалаштыру юнәлешендә дәвам итәргә ниятли. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading